Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути…. Ринат Мухамадиев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути… - Ринат Мухамадиев страница 26

СКАЧАТЬ булса – ул кеше бәхетсез, мескен дигән сүз түгел әле. Бәлки, бар нәрсәдән элек безне шул моңлана белү, олы кичерешләрдә яши белү кеше итәдер. Яхшыны үз итәргә, матурлыкны яратырга өйрәтәдер дә әле ул моң дигәннәре, кем белә. Күңелендә олы бер хис, моң булмаган һәм ярата белмәгән кешегә яшим дип тә торасы юк. Яшәсәң дә, ямьсездер андый тормыш.

      – Нәрсә, әллә син дә яратасыңмы? – дип ычкындырганымны абайламый калдым. Чынлап та гаҗәп, бик гаҗәп тоелды миңа аның сүзләре. Болары инде иң тәрбиясез, иң урынсыз сүзләрем булгандыр. Әмма ул чакта нигәдер шуны тоймаганмын. Зөфәр абый да аны-моны сиздермәгән. Күп еллар үткәч, менә хәзер генә аңлыйм: ул сорау аның болай да яралы йөрәгенә хәнҗәр булып кадалгандыр…

      – Шулай ук гаҗәпмени? Зөфәр абыеңның кемнедер яратуы сәер тоела инде, ә?.. – диде ул, аны-моны сиздерми генә.

      – Сәер түгел дә бит…

      – Сиңа шул гына җитмәгән дисеңме?.. Юк шул, җитмәгән! Гаҗәпсенсәң гаҗәпсен, энем, беркемгә әйтми, хәтта аның үзенә дә сиздерми генә… өзелеп, бөтен җанымны бирердәй булып… Кемне диген әле, авылның беренче гүзәлен, иң сылуын…

      Уйламаганда шулай чишелеп китүенә соңыннан үкендеме икән, ләкин ул чакны серен уртаклашудан Зөфәр абыйга җиңелрәк булып киткәндер төсле иде. Хәтергә бары бер күренеш уелып калган: ул, нидер эзләгәндәй, капшый-капшый, янәшәдә генә үскән тузганакка үрелде. Бармакларының җиңелчә кагылуыннан ук тузганак таҗлары һавага очып бетте. Ләкин Зөфәр абый моны сизмәде, шәрә тузганакны кулына алып, бармак очларында бөтерә-бөтерә өреп уйнады. Рәхәт тапты кебек ул үзенең әлеге шөгыленнән. Күңелемнән генә Зөфәр абыйның «сылу» дип әйткәнен эзли идем… Кем икән? Күз алдымнан бер-бер артлы авылның буй җиткән кызларын уздырам. Тик берсенә дә туктала алмадым. Сылулар бит санаулы гына була, булганнарының да озатып йөргән егетләре бар. Бу мәсьәләдә үсмер малайлардан да мәгълүматлырак кеше юктыр ул авылда. Ә менә кичләр буе янында бөтерелсәк тә, Зөфәр абыйның кемгәдер күңел атуын башыбызга да китереп карамаганбыз. Сорасам да, аның кем икәнлеген әйтмәсен беләм, югыйсә, шулай да түзелмәгән. Авылыбызның буй җиткән, чибәрлекләре ташып торган кызлары исемен саный башлаганмын: «Миңлегөл, Нурзидә, Сөмбел, Айсылу…» Туры китергән булсам, ничек тә сиздерми калмас иде, җиде-сигез исем атадым. Икеләнеп тә тормастан, барысына да юк дип баш чайкап торды Зөфәр абый. Гаҗәпсенүемне яшерә алмаганмын…

      – Авылның беренче кызы дигән идең… Берәр кунак кызымы соң әллә үзе?..

      – Юк, эзләп азапланма, якын да килмәдең.

      – Нигә килмәсен, сылу дисең ич. Кичке уеннарга йөриме соң ул?

      – Йөрмәсә, мин каян белим ди…

      – Бии дәме?

      – Ничек кенә әле… Инеш буен гына түгел, йөрәкләрне дер селкетә аның биюләре. Ирексездән гармун елый башлый, йолдызлар атыла, энем, ул әйттергәндә.

      – Ә кем белән бии соң ул?

      – Парлап бии, энем, парлап… – диде ул һәм тагы нидер әйтергә дип ачкан авызын ябып туктап калды. Тирән сулыш алганнан соң, инде бөтенләй бүтән иде аның тавышы. – СКАЧАТЬ