Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4 - Мухаммет Магдеев страница 37

СКАЧАТЬ йокыдан айнып бетмичә, елап шешенгән Фәргатьне кочаклап, Асия җиңги тора иде.

      Шулвакыт бакча капкасыннан Рәсимә килеп керде һәм әле бер төркемгә, әле икенче төркемгә карап алды да:

      – Әти белән әнигә кагылмагыз! Оятсызлар! Монда хуҗа булмагыз! – дип кычкырды һәм шашып елап җибәрде.

      – Ву-ву! Ву-ву! – диде Кәшфи, Ахияр белән Гыйлфанның нык кочагында килеш.– Ву-вы!

      Унбер йортлы авылның көтүе чыга икән, урман кырыеннан быргы тавышы ишетелде:

      – Вы-вы-ы! Вы-вы-ы-ы!

      Асия җиңги, Фәргатьне җитәкләп, сыер саварга абзарга кереп китте. Ул арада «сыек малай» Кәшфи янына килде һәм сөякле-сөялле кулын аңа сузды:

      – Исәнме, Кәшфи абый, – диде. – Мин инде Тәслимәнең танышы. Ну безнең танышлык инде…

1980–1981

      Бәхилләшү

      (Роман)

      «Миңа калса, заманнар узу белән язучылар әдәби әсәр уйлап чыгарудан, гомумән, туктарлар кебек… Язучылар, әгәр инде алар булсалар, уйлап чыгарып язмаслар, бәлки тормышта үзләре күзәткән әһәмиятле яисә кызыклы нәрсәләр турында гына сөйләрләр».

Л.Н.Толстой

      «Бәлки, сез «әхлакка моннан ни файда» диярсез. Гафу итегез – кешеләргә татлы әйберләрне җитәрлек ашаттык, моңардан аларның ашказаннары бозылды; ачы дарулар, яндыра торган хакыйкатьләр кирәк».

М.Ю.Лермонтов. «Безнең заман герое»

      I

      Исламгали – колхозның менә дигән тракторчысы – сугышта ике кулын беләзектән өздереп кайткан иде. Казанның ортопедлары могҗиза ясадылар: ике кулының икесен дә урталай ярып, җәпләкә эшләделәр һәм кашык тотарлык, каләм тотарлык уентык әмәлләделәр. Исламгали гомер буе җор булды, гарип калу да аның бу сыйфатына зарар китермәде: аның ике ордены бар, ә медальләрне гел өсти тордылар. Сугыштан да дүрт медаль белән кайткан иде, хәзер исә түгәрәк дата саен өстәп баралар. Исламгали ишетеп яши: шәһәрдә эчүчелек юлына баскан адәмнәр медальләрен саталар икән. Кайберәүләр шуны өч, ун, егерме сумга сатып алалар һәм Тугызынчы май көнне күкрәкләренә тагып урамга чыгалар икән. Исламгали сугыш гарасатын күргән кеше, бу турыда уйларга, сөйләшергә җирәнә. Ут эченә кергән өчен бирелгән медальне берәү дә сатмас; ут эченә үзе кереп, үлем белән күзгә-күз бер генә тапкыр булса да очрашкан кеше беркайчан кеше медален такмас…

      Исламгали агай сугыш, госпиталь, өйгә кайту моментларын энәсеннән җебенә кадәр хәтерли. Ул кайткан көннәрдә аларның өеннән кеше өзелмәде. Берәүләр аның җәпләкәле кул белән ничек итеп ашаганын карарга, икенчеләр сугыш турындагы хикәяләрен тыңларга киләләр иде. Ләкин үзенең ничек кулсыз калганын сөйләргә яратмый иде ул.

      Аңа һәр Ходай бирмеш җәйне район тәэминат бүлегеннән санаторийга бер путёвка җибәрәләр, Сочига тимер юл билетын өенә китереп бирәләр иде. Малае Хәмит, әтисен җитәкләп, Сочи каласына ничә тапкыр барды икән? Ун яшеннән шулай йөрде, юл йөри торгач, русчага да байтак шомарды, моның исә Хәмит биографиясендә роле гадәттән тыш зур булды СКАЧАТЬ