Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4 - Мухаммет Магдеев страница 22

СКАЧАТЬ нәкъ болар йортына кагылышлы булуына борчылды. Ул кояш чыкканчы ук торды, тагын мотоциклын кабызды. Иртәнге урманга керде. Урман кош авазына яңгырап тора, салкынча май иртәсен һәр кош үзенчә сәламли иде. Менә гаҗәп! Сыеры югалмаса, Кәшфи урманның шул музыкасын ишетмәгән көе дөньядан ук китәсе булган икән. Иртәнге урман аның башын сафландырып җибәрде. Кайсыдыр куак төбеннән, көр-р! көр-р! килеп, урман тавыгы аваз сала, карт юкә башындагы күке дөнья ямьләндереп гомер саный, ниндидер кош, көмеш трубалардан гына торган бөтен бер оркестр сыман эфирны калтыратып, музыка яңгырата иде. Шулай йөри торгач, Кәшфи тынычланып китте һәм өенә борылды.

      Тыныч күңел белән эшкә китте. Дөнья матур! Табигать гүзәл! Кәшфине механизаторлар көтеп тора иде, дөньяга ул кирәк!

      Сыер булдымы бер кайгы! Дөрес, көне буе мастерскойга килгән-киткән кеше Кәшфидән сорашып торды: кая киткән булыр?

      Өч-дүрт көн шулай сораштылар да диагноз куйдылар: олы юлга чыккан булыр, узучы юньсез кешеләр бугазлап суеп, машинага салып киткән булырлар; шәһәр базарында итнең килосы биш сум; уртача ике йөз сиксән кило чыкса да, мең дүрт йөз сум саф акча; тиресе, башы-аягы, үпкә-бавыры йөз сум һәм башкалар. Иске бәя белән…

      Тагын өч-дүрт көн шулай акча исәпләделәр.

      Ә беркөнне иртүк Кәшфиләрнең капкасын Катерина какты. Катерина инде олайган, пенсиягә чыккан, тик ара-тирә ул фермага «прорыв»ка гына килгәли иде. Бу юлы исә Катеринаның кулында бау, ә бауның теге очында бура кадәр «швец» нәселле савым сыер иде.

      – Председатель иң тәмле сөтлесен сайлап алырга кушты, сөтсез утыралар икән дип ишеттем, ди, идарәнең карары булган икән…

      Кәшфи шатланды, каушады, йөгерде, Асия гына бауның очын кулына алмыйча торды. Кәшфи һаман йөгерде, сөйләнде:

      – Аның өчен чөнки… Чөнки болай ул. Алдагы базардан Мари ягыннан сыер алып кайтканчы гына. И һәм дә…

      Аны Катерина бүлдерде:

      – Юк, идарәнең карары булган: бу сыер сезгә бөтенләйгә, – дип китеп тә барды.

      Кәшфиләргә килеп чәйгә утырмыйча китүчеләрдән Катерина тарихта беренче кеше иде. Катерина инде күздән югалгач кына, бу хата Кәшфи белән Асиянең хәтеренә килде. «Швец» исә алай тәкәллефләнеп тормады, озын кытыршы телен чыгарып, Кәшфинең йонлы беләген шоштырдатып ялап алды.

      – Өм-м-м, – дип дәшеп тә куйды.

      Кәшфи әтәләнде:

      – Асия! Асия! Кая, апара ясап бир әле! Кая, ипи алып чык әле! Риза була, риза бездә калып торырга. Аның өчен чөнки…

      Йортка яңадан шатлык кайтты.

      Ә бер айдан, Сабантуйлар узгач, бер иртәне, кояш чыкканда ук, Кәшфинең капкасын егерь Минһаҗ какты.

      – Кәшфи абый, анда Торна аланы кырыенда бер кара сыер йөри, янында бозавы да бар, чисти зверьгә әйләнгән, якын да җибәрми, – диде.

      – Ә? – диде Кәшфи, чалбар каешын эләктерә-эләктерә. – Ә? Нинди кара сыер? Нинди зверь?

      – Мин әйтәм, памаему, сезнең «Дучка» ул. Маңгаенда җондызы да бар. Памаему, шул үзе ул…

      – Ә? Нинди «Дучка»? Ә?

      Нәкъ СКАЧАТЬ