Юл. Романнар, хикәяләр. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Юл. Романнар, хикәяләр - Ахат Гаффар страница 38

СКАЧАТЬ style="font-size:15px;">      Степан шулай сөйли-сөйли тишекне зурайтты. Бер-бер артлы эчкә керделәр. Бер мәлгә караңгылыктан сукырайган Солтан төрбәнең кирпеч белән түшәлгән идәненә аяк басты. Кызыксынып, тиз-тиз каранды, һич тә алай кабердә кебек түгел болай. Тишек турысындагы кирпеч ватыкларын исәпкә алмаганда, монда чиста. Ниндидер гадәти подвалга кергән ише генә. Солтанның гүргә мәет иңдергәне бар: анда, баш өсте ачык торса да, күпкә шомлырак була иде.

      Уртада басып торырлык. Гөмбәзгә баш тимәс өчен, бераз иелергә генә кирәк. Эңгер-меңгердә түшәм белән стеналар ачык күренми, тишектән бәреп торган яктылык комачаулый. Әкренләп күз ияләште. Идәндәге кием-салым калдыклары астында беленеп яткан сөякләр аша атлап, табут янына бастылар. Ул, дөрестән дә, кара пианиноны хәтерләтә, өстенә юка тузан эшләпәсе кунган, уртасы буйдан-буйга күп урыннан череп, асылынып төшкән кара хәтфә белән каймаланган, капкачына бакыр тәре беркетелгән, почмаклары саен җиз бизәкләр. Табут зиннәтле, хәтта матур һәм игътибарны җәлеп итәрлек.

      Солтан үзләрен читтән күзәткәндәй булды. Суйган да каплаган Мөнкир белән Нәкир12. Бил тиңентен шәрәләр, тазалар, гайрәтлеләр. Аркаларында фәрештә канатлары гына юк.

      Әмма ният һәм шөгыльләренең башыннан ук яхшылык кылу хисе аларга хыянәт итте. Полковникның үткәне аларга әшәкелеге, явызлыгы ягыннан гына билгеле. Алар хәзер тереләр һәм үлеләр дөньясы очрашуы, тыелган чикне атлап чыгып, үзләрен зур гөнаһка – бар кешелек кануннарында вәхшилек дип аталган, ә гади генә итеп әйткәндә, явызлыкка дучар итүләрен уйламадылар…

      Табутны баш-баштан күтәреп карадылар. Ул авыр иде. Аңламыйча, бер-берсенә караштылар. Черегән сөяк-ләр һәм кипкән табут болай авыр булырга тиеш түгел бит! Әле генә төшереп куйганнармыни! Таш тутырмаганнардыр лабаса?

      Гаҗәп: икесе дә бертөсле уйлаганнар икән. Сүз куешкандай, яктылык төшкән яктан капкачы белән яткычы арасын тикшерделәр. Алар какканнан соң кузгатылмаган, тыгыз беркетелгән иде.

      – С Богом! – диде Степан һәм табутны, баш ягыннан күтәреп, тишеккә каршы бора башлады.

      Солтан аяк башына тотынды. Борылырга ара җитәме-юкмы икәнен уйламаганнар иде. Табутның аяк башын почмакка этеп терәгәч, баш ягын күтәрә төшкәч кенә тишеккә туры китерделәр.

      – Син чык, – диде Степан, – ә мин күтәрермен. Син кабул итәрсең, мин арттан этәрмен.

      Тишеккә иелгәч, Солтан озак авырудан соң һавага чыккан һәм үзенең көчсезлегеннән шәүлә булып күренүеннән оялган кеше шикелле әллә нишләп китте. Кеше авырып ятамы, үләме – дөнья бөтен, тулы кала, үзгәрми. Шуның шикелле, Солтан үзенең анда – тышкы дөньяда – бөтенләй хаҗәт булмавы ихтималын уйлап алды. Куркып, ул үзе басып торган кабер дөньясының һәм тышкы дөньяның бер генә мизгелгә аерып булмастай рәвештә кушылуларын, шәүлә генә төсле булып күренүләрен аңлады. Димәк, ул үзе дә – шәүлә генә. Бу минутта аның хакында уйлаган кеше алдында да ул шәүлә генә булып чагыла түгелме соң? Ул яшәде, яши, ләкин бу шул ук вакытта, бәлки, кемнеңдер төшенә керүгә СКАЧАТЬ



<p>12</p>

Мөнкир белән Нәкир – теге дөньяда мәрхүмнең гөнаһларын үлчәүче хөкемдар фәрештәләр.