Юл. Романнар, хикәяләр. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Юл. Романнар, хикәяләр - Ахат Гаффар страница 33

СКАЧАТЬ барлык сүзләрнең бөтен мәгънәсен үзенә сыйдырган җилләр. Ком бөртегеннән алып Җир шарын да әйләндергән җилләр. Кешеләр язмышыннан башлап Галәм мәңгелеген урап искән җилләр… Кемдер «җилләр, җилләр, җилләр…» дия сыман. Җил мәңгелектән мәңгелеккә аккан елга суын шадралатып югары күтәрелә дә Чанышның керфек очларына эленеп торган күз яшьләрен киптерә, Кадрәкнең чигә чәчендәге чал бөртекләрне тарый, Рево турыларга азапланган агач тәрене авыштыра, чәчәк орлыкларын кабер өсләренә тарата, чиркәү манарасындагы кыңгырауның итәк астында бөтерелеп чыккач, Благодатное дигән урыс авылына сузылып кергән бәләкәй көтү исен җир астындагы төлке, әрлән ояларына тутыра, өйләренә кайтып барган өч кешенең уйларын бәпкәләрдәге бодай бөртекләренә пышылдый. Алдан Рево бара, уртада – Кадрәк, Чаныш арттан ияргән. Рево тегене дә моны сораша, Кадрәк җавап бирә: улын яшәргә өйрәтә.

      Ә Чаныш эндәшми инде. Ул берзаманны улы Кадрәкне дә, оныгы Ревоны да үләргә өйрәтергә кирәк10 булачагы турында уйлый. Яшәргә өйрәтүнең иң олысы кешене үлә белергә өйрәтү икәнен аңа һичкем әйтмәде. Моңа һәркем үзе төшенә. Чаныш уйлый һәм искән кичке җылы җилләрне тыңлый. Ә ишеткәннәрен хәтеренә сала.

      Алар өйләренә кайтып баралар. Үр кашына күтәрелгәч, Кадрәк туктады, Чаныш узып киткәч, чалбар кесәсеннән пистолет чыгарды да артка – бушлыкка атты. Затвор ачык калды. Анда башка патрон юк иде.

      Кадрәк анда – баржада ниләр булганын атасы Чанышка энәсеннән җебенә кадәр җентекләп сөйләмәде. Ул анда кеше сыйфатын югалтмады – менә ни мөһим. Ахырынача кеше булып калу өчен, кайбер очракларда дәшмәскә дә кирәк. Югыйсә ары таба яшәүнең мәгънәсе калмый. Башкалар белергә тиеш булмаган соң дәрәҗәдәге кешелексез газап турында сөйләү – бала кулына кылыч тоттыру белән бер.

VII

      Балык койрыгын селкетеп алды. Әйтерсең лә Чаныш белән Кадрәкнең хәтерен истәлекләр сөлгесе буенча кире кайтарды. Сөлгенең бер очы аларның гомер бишекләренә ябылган, икенче очы каберләренә асылынып төшкән кебек иде. Чаныш моны бик ачык төстә күз алдына китерде. Ул сөлгенең баш-башлары, канга манып алган сыман, кызыл киҗедән тукылган. Чаныш хәтерендәге җилләр сөлге башларын байрак шикелле җилфердәтте. Чаныш белән Кадрәкнең күпме гомере шундый байраклар астында йөреп үтте. Сөлгенең кызыл башлары аларның вөҗданнары шикелле үк ак һәм керсез чуптар тукыма белән тоташкан. Чаныш тар, озын чуптарның нык киндер җепләрен аермачык күргәндәй булды. Киндер җепләрнең үзара аерылгысыз, ишелеп-ишелеп үрелеше аның һәм улының таза гомерләре, рухлары тукымасын тәшкил итә.

      Ул үзен, балыкка атланып, шул гомер сөлгесе буенча барган улының артында тора дип түгел, бәлки аны соңгы чиккә җитүдән саклап, аның каршысында тора дип күз алдына китерде. Кадрәкнең үз янына килеп җитүенә шатланган сыман:

      – Ничек суң? – дип сорады.

      Кадрәк җиргә шуып төште, чалбар артын каккалады да:

      – Күнекмәгәнгә күрә бераз арытты, – диде.

      – Ярый. СКАЧАТЬ



<p>10</p>

Борынгы Рим фәлсәфәчесе Луций Анней Сенекадан.