Юл. Романнар, хикәяләр. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Юл. Романнар, хикәяләр - Ахат Гаффар страница 42

СКАЧАТЬ бөтенлеген ниндидер икеләнү, шикләнү хисе кимерә башлавы тынгысызлый иде. Бу нәрсә аны кофе белән коньяк арасында гына туктатып калмады. Ул нәрсә үзенең эш бүлмәсе уртасында болганып, адашып йөрергә дучар итте. Кайчандыр берәү, Голгофага менеп, үзен хакыйкать корбаны иткән һәм яңадан туачакмын да хөкем итәчәкмен дигән. Ул – ялгыз, ә хөкемен ярты дөнья көтә. Болар исә бүген дә сигез, тик хөкемгә каршы хөкем белән янамыйлар. Шулай да алар үзләрен бөтен дөнья пролетариаты ишетәчәгенә һәм үзләренә иярәчәгенә ышаналар. Нинди тәкәбберлек!

      Голгофага менгәне катгый кисәткән: «Мне отмщение, и Аз воздам»15.

      Болары янамый, ә тегесе кисәткән…

      Үз җанын икеләндергән сәбәпнең нәкъ шушы икәнен ачык сизсә дә, аңы белән шуны кире кага алмавын тою полковникны тинтерәтә, борчый, җавап эзләп, бүлмә буенча арлы-бирле йөренергә мәҗбүр итә. Аның бу борчуга төкерәсе дә килә: эш күп. Вак-төяге дә, зурысы да.

      Тукта!

      Полковник үз күңелендә аермачык тавыш ишеткәндәй булды һәм кадаклангандай туктап калды. Эш! Бөтен хикмәт эштә. Болар да, Христос та үзләрен эш һәм хакыйкать аша яратырга өнди, ә сүз яисә тел белән түгел. Аерма фәкать шунда һәм зур аерма: Голгофага менгәне үзен яратырга куша, ә болары – үзләренең ышанычларын. Беренчесе үзеңнең якыныңны ярат дигән, ә болары үз-үзеңне, үзеңнең кешелегеңне ярат, хөрмәт ит диләр. Беренчесе сине үзенең колы итәргә теләгән, ә болары кешегә азатлык дәгъвалый.

      Полковникны коточкыч моңсулык биләп алды. Аның кемнедер чакырып кертәсе, сөйләшәсе килеп китте.

      «Әллә барысын да шайтаныма олактырып, Мария янына китеп барыргамы соң?» – дип уйлады ул. Мария – аның никахсыз хатыны, сердәшчесе, киңәшчесе. Ләкин Мария үзенә караганда да аны – үз ирен ярата бит: шул яратуы хакына ул аңардан башка беркемне күрмәскә, беркемне тыңламаска әзер һәм нәкъ шуңа күрә иренең башкалар турындагы теләсә нинди сүзе, хөкеме белән килешеп, баш кына кагачак. Ни туры да ни кәкре икәнен ул иренең күзенә карагач кына әйтә. Башкача икән, яши алмый, башкача икән, үләргә әзер. Һәрхәлдә, полковникка шулай тоела.

      Капитанны чакырып сөйләшсенме соң әллә? Мәгънәсе юк. Эт тугрылыгы белән хезмәт иткән солдафоннан «Чего изволите?» яки «Так точно!»дан гайре ни көтмәк кирәк?

      Армия офицерлары арасында полковникның дуслары байтак. Аны хөрмәт итәләр, аның белән горурланалар да, ахрысы. Ләкин күбрәк шикләнәләр, хәтта куркалар да бугай. Курку булган җирдә эчкерсезлекне көтмә инде.

      Полковник хөкем ителгәннәрнең берәрсен чакыртырга карар кылды. Кемнәр алар? Эчләрендә нинди Иблис ята? Чыннан да, алар, хөкем карарында әйтелгәнчә, немецлар тарафдары, шпионнары түгел ич инде!

      Кулунчаков аларны берәм-берәм күз алдыннан үткәрде. Алласызлар булсалар да, алар, мәҗүсиләр шикелле, күп сүзле түгелләр. Үзләрен тыңлата һәм башкаларны ияртә алу сыйфатлары шуңа бәйле, күрәсең.

      Әйе, ялгызлыкта коточкыч СКАЧАТЬ



<p>15</p>

«Миңа үч, вә мин дә алырмын» (Библиядән).