Юл. Романнар, хикәяләр. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Юл. Романнар, хикәяләр - Ахат Гаффар страница 37

СКАЧАТЬ төште, әле үргә күтәрелде. Бөтен җир аны, арбаны, атны кояш астына элеп куелган бишектә тирбәтә сыман. Солдатлар күздән югалды инде. Әле ярый ике авыл арасындагы юлга төшмәде. Югыйсә аларны күрми каласы икән. Ә трактор шул юлдан гына килә ала, димәк, трактор йөртүче аларны күрми калыр. Шулай яхшырак, эш ашыгыч, илтифат итеп, вакытны әрәмгә җибәрмәс. Балык көтә, аны коткарасы бар. Әлегә Солтанның килеп чыкмавы гына кызганыч. Ярый, озакламас.

      Чаныш уй уйламады. Күчәрдәге алкалар чыңлавын, үрәчә шыгырдавын, чикерткәләр зыңын, тургай сайравын тыңлады.

      Олы юлда тузан заты юк. Ә Чаныш юл тузанында, яр комында, буразна туфрагында, чыклы үләндә үз эзен калдырып йөрергә яратып яшәде. Кешеләр эз калган җирдән барырга күнеккән. Белмиләр диярсең: башкалар эзеннән барганда, һични тапмыйсың, чөнки эзләмисең. Чаныш юл тузанында үткән еллар мәгънәсен, яр комында мәңгелек хәрәкәт бәрәкәтен, буразна туфрагында җан азыгын, чыклы үләннәр арасында меңнәрчә кояш таба иде.

      Ә бүген Чаныш үзе күкләр астындагы, олы юл өстендәге тузан бөртеге булып кына калган шикелле.

VIII

      Кабер эченә юл, ниһаять, ачылып бетте. Чокылган тишеккә сыгылмалы гәүдәле Солтан гына түгел, авыр сөякле һәм итләч тәнле Степан да сыярлык. Кем беренче булып керергә тиеш – бу сорау алдында алар икесе дә тигез иде әле. Алдан кергәне икенчесен дә ияртәчәк. Алар акыл һәм акылсызлык, ярамаган эш һәм яманлыкны сайлап алу каршында калдылар. Тып-тын. Аркалары кояш җылысын сизмәс булды. Тишектән үзләре сайлап алган чарасызлык салкынлыгы бәреп тора. Хәзергә аларны саклык кирәклеге, шикләнү тотып торды. Бу тойгылары әкренләп сизгерлеген югалтты, аларны битарафлык һәм гамьсезлек җиңде.

      Ком һәм ташларны кыштырдатып, дәшмичә генә Степан кузгалды. Солтан, зур гаеп сизеп, хәтта җирәнеп, курку һәм борчылу белән кызыл кирпеч тузанына баткан, тирләгән дустының аяк табаннарын ялтыратып тишек караңгылыгына кереп киткәнен карап калды. Эчтән аның:

      – Монда полковничек, монда! – дигән тавышы ишетелде.

      Солтанның йөрәге кага башлады, тамагын сусау көйдерде. Әмма, кешеләрнең үлгәннәр дөньясына кагылмаска кушкан мәңгелек тыюын читкә тибәреп һәм санга сукмыйча:

      – Китсәнә! – дип җавап бирде.

      – Әйе! Караңгыда күрмәгәнбез – монда табут та бар икән!

      Солтан алга атлады да башын киртләчле тишеккә тыкты, йөзен кар сарган бәке суына тидердемени! Беренче тапкыр монда карап та, икенче тапкыр карамаска тиеш булган нәрсәләр артка чикте, ул Степанның күз карашы белән очрашты. Әнә башын ия төшеп, иңе белән башка дөньяны терәтеп баскан. Солтанга ул сәер, биредәге барлык үлеләрдән дә үлерәктер сыман тоелды. Әйтерсең лә Степан яңа гына каршысында яткан кара табуттан чыккан да, табут капкачы аның артыннан шапылдап ябылган…

      – Нәкъ әби сөйләгәнчә! – диде Степан. – Шул табут бу, шул… Ә монда берәү кергән инде. Башымны кисәргә бирәм – кергән.

      – Каян СКАЧАТЬ