Юл. Романнар, хикәяләр. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Юл. Романнар, хикәяләр - Ахат Гаффар страница 40

СКАЧАТЬ тере кебек уяу, – дип төзәтте.

      – Тереләр белән үлеләр белгече шушы инде – полковник! Күпме кешене теге дөньяга озаткан да, исән калдылармы икән дип, алар артыннан инспекция ясарга киткән. Әбинең сөйләгәне искә төште: нәкъ Февраль революциясе көнне ул сигез большевикны аттырган. Шуларның берсе беләсеңме кем булган? Моның утарында управляющий булып торган бер татарның малае!

      – Соң ул татар минем дәү бабайның атасы ич инде! Чаныш бабайның атасы! Бу полковник минем бабайны аттырган булып чыга түгелме соң?! Моны миңа әти дә сөйләгән иде…

      Степан кычкырып көлеп җибәрде. Башта тыелып, ялгыш кытыкланган шикелле генә, аннары бөтен яр буен яңгыратып. Чырае салкында кабарынган кызылтүштәй кызарынып бүртенде. Үзе көлә, ә йөзе хәрәкәтсез, җансыз, тиресе киерелеп тартылган, ә зәп-зәңгәр күзе ачу чәчә. Көлүе күбрәк мыскыллауга тартым. Гүя ул полковникның тере кебек ятуына шулай мыскылланган, хурланган.

      – Ну, яшьти! – диде ул. – Бәхетле кеше син!

      – Бәхетле? Нәрсәне әйтәсең?

      – Соң хәзер Чаныш картны чакырабыз. Кадрәк бабайны да. Күрсеннәр! Безнең БМПга гранатомёттан аткан дошманны каршыма куйсыннар иде әле! Хет тере, хет үле килеш…

      – Нигә син минем бабайларны үлмәс борын кабергә кертмәкче буласың әле?

      – Полковниктан куркып, йөрәкләре ярылыр дисеңмени?

      – Полковниктан түгел, синең белән миннән куркып, туган.

      – Бездән?

      – Бездән. Тик торганда кабер актарган кешеләр мәетләргә караганда да куркынычрак түгелмени, Степан?

      Степан дәшмәде. Йөзе сагайды. Инде ул көлми, очкылык тоткандагы сыман сулкылдап кына ала. Шуны басарга теләгәндәй, ташка утырды, калтыранган кулы белән аракы салып эчте, тагын салып, Солтанга сузды:

      – Эч.

      Солтан кире какты. Саруы кайный иде. Эчсә укшытыр сыман.

      – Соңыннан, – диде ул.

      Степан, ярсып, урыныннан купты.

      – Кайчан ул «соңыннан», кайчан?! Шушының кебек, мәңгелеккә командировкага киткәчме? Ярый, үзеңә кара. Миңа бу полковник та җиткән. Шулаймы, полковник? – дигәч, ул, стаканны мәеткә тоттырырга теләп, кителенең җиңеннән тарткан иде, материя ертылып китте. Аның кулы тәненә ябышкандай каткан иде, кымшанмады да. Степанның бирешәсе килмәде. Нидер чамалап торды. Ул үлгәннәргә мәрхәмәттән, вөҗдан газабыннан ваз кичкән кебек иде. Бөтен кыяфәте киеренке, бөкре кешенеке шикелле. Һичнинди өн-тавыш ишетми диярсең. Фәкать эчке тавышына гына колак салган, шуңа гына буйсына.

      Менә ул агач тәрене сөйрәп китерде, ярга сөяп куйды. Көтелмәгән кунак килеп төшкәч югалып калган, ләкин моны сиздерергә теләмәгән хуҗа сыман, нишләргә кирәген онытты, кабаланды, ашыкты.

      – Булыш әле, – диде ул Солтанга.

      – Нишлибез? – дип сорады Солтан ризасыз рәвештә.

      – Каретасыннан чыгарып бастырыйк әле. Аннары күз күрер.

СКАЧАТЬ