Юл. Романнар, хикәяләр. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Юл. Романнар, хикәяләр - Ахат Гаффар страница 41

СКАЧАТЬ кояшка якынрак җиргә. Тик аякларын җирдән аера алмас шикелле. Алда шулай ук Галәмдәге «кара тишек» сыман каралып торган төрбә. Артта елга, әмма аргы яры йөзеп чыгалмастай ерак. Каршысында полковник Кулунчаков. Тозакка капканмыни!

      Кинәт ул:

      – Степан! – дип кычкырды. – Карале!

      Җитмеш елның теге ягыннан аларга полковник Кулунчаков төбәп карап тора иде!

IX

      …Шәһәрчек ике тапкыр немецлар кулында калды. Кан коюлы алыштан соң менә тагын икенче тапкыр русларга күчте.

      Төштән соң шәһәр өстеннән немец аэропланы очып үтә. Рус позицияләре аша узганда, аңа барлык кораллардан – башлыча винтовкалардан һәм туплардан – шрапнель белән тәртипсез рәвештә дә, залп белән дә ут ачалар, ә шәһәр турысында ул, үз биләмәсендәге бөркет шикелле, иркенлектә, биектә оча. Кайчагында гына урамнардан, мәйданнан ачулары килгән офицерлар да, солдатлар да шәхси коралларыннан түзмичә атканда, ул читкә янтая, ә бераздан түбәнәеп әйләнеп кайта. Очучысы, үлем белән шаяргандай, башын чыгарып аска карый-карый, кешеләр күбрәк укмашкан урынга бер-ике бомба ташлап китә, туп сөйрәп барган атларга, биналарга зыян сала. Ә кешеләр, бомба төшеп җиткәнче, кайсы кая чәчелергә, посарга өлгерә. Фәкать шәһәрчеккә рус гаскәрләре кергән көнне генә, немец очучысы, бомба ташлап, яралылар белән тулы бөркәүле, ике тәгәрмәчле санитар арбасын туздырып ыргытты. Армиядә аңа каршы чыгарлык самолёт юк иде, ә җирдән яңгыр булып очкан пулялар, шрапнель ярчыклары немец очучысына тими. Әйтерсең лә ул үзе дә, аэропланы да имләнгән. Икенче көн инде шәһәр өстендәге аяз, кояшлы күккә шул немец хуҗа. Аңа алдагы көннәрдәгечә җан ачуы белән карамыйча, игътибар да итми башладылар бугай инде.

      Полковник Кулунчаковның эш бүлмәсе калкулыкка урнашкан төрмәнең өченче катында – комендатура бинасының шәһәрчеккә караган почмак ягында. Ул аэропланны бүлмә уртасына басып, аяк очыннан үкчәсенә чайкала-чайкала карап торды. Паркетка кушылып, хром итеге дә шыгырдады, авыр уйлары аңа моны ишетергә ирек бирмәде.

      Ул күптән түгел генә армиянең хәрби кыр суды утырышыннан кайтып керде. Адъютанты аңа кайнар кофе ясап керткән иде, әмма ул аңа орынмады. Почмактагы карел каеныннан эшләнгән бюрода коньяк та бар барын. Ул, капитан чыгып киткәч, кофе чынаягын читкәрәк этәреп, шунда юнәлгән иде дә, тәрәзәдән аэропланны абайлап, шулай бүлмә уртасында басып калды һәм ирексездән суд утырышы турында уйланды.

      Суд озак бармады – ярты сәгать чамасы. Сигез большевикны хөкем иттеләр. Катгый карар чыгарылды – һәркайсына үлем җәзасы. Ул дезертирлык, талау, шпионлык, үз-үзләренә атып зыян салган өчен чыгарылган күпсанлы хөкемнәрдән бер ягы белән дә аерылмады. Россиянең бөтенлеге һәм бүленмәслеге хакына калкан белән кылыч хөкеме карарларын, намусына көч китермичә, полковникның байтак раслаганы бар. Бүген дә ышанычы какшамады. Нихәл итәсең: сугыш вакытының законнары кырыс. Хаклык монополиясе аның кулында. Кулында гына түгел, йөрәгендә дә. Дәүләт һичкай-чан булмаганча ныклы тәртипкә мохтаҗ. Ул тәртип аның, полковникның, көчле, каты йодрыгына да бәйле. Идея бөтенлеге таркалган СКАЧАТЬ