Юл. Романнар, хикәяләр. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Юл. Романнар, хикәяләр - Ахат Гаффар страница 35

СКАЧАТЬ менә-менә шартлап өзелер кебек иде; күрәсең, майланган булгангадыр инде, нык торды.

      Аягына терәлеп, Кадрәк балыкның койрыгын үзенә таба тартып турыларга теләде, ләкин күн итекләре ләмдә тотнак тапмыйча, ялтыравыклы эз калдырып, үлән тамырларын шәрәләндереп шуды да шуды. Балыкның койрыгы җәя булып бөгелде. Аның көтмәгәндә бушавыннан һәм Кадрәкне чөеп атудан шикләнеп, Чаныш атны тизрәк арткарак чигендерергә теләде. Әмма ат тамырлары шартлап өзелерлек рәвештә көчәнеп киерелгән. Тешләре ыржайган, ирен арасыннан куе сары күбек сузылып чыккан, яңагындагы һәм корсагындагы кан тамырлары бүртенгән, муены тирләп каралган, аяклары калтырана иде.

      Чаныш югарыга, кояш үтәли яктырткан сирәк болытларга күтәрелеп карады. Аңа үзләрен кемдер өстән күзәтеп торадыр шикелле тоелды. Аннары ул шуннан, кеше ышанмастай югарылыктан карагандай, аска, аяк астына текәлде. Әйтерсең лә монда, җирдә, аның белән Кадрәк басып тормый, балык белән ат тартышмый, бәлки ниндидер билгесез затлар кирәкмәс эш белән шөгыльләнәләр кебек иде. Ул карашы белән шул ук биеклектән җиргә якыная һәм үзен, Кадрәкне, балыкны, атны – бәләкәй, көчсез җан ияләрен таный башлады шикелле.

      Балык үз койрыгын кайтарырга кереште. Бу юлы инде Кадрәк койрыкны үзеннән этеп каршы торды. Әгәр хәзер балык, койрыгын айкап, Кадрәкне ләмгә китереп сыласа, аны тере килеш һичкем кубарып алалмаслыгын ул белә иде. Аның күн итек табаннары элеккеге шома эз буенча кирегә шуа иде инде.

      Ә балык үз көчен күрсәтергә теләмәде: койрыгын әкрен генә, тыныч кына турайтты. Ат ике адым артка чикте. Аркан асылынып ләмгә буялмасын дигәндәй, ашыкмый, кабаланмый гына чикте. Аннары туктады, яшьле керфекләрен какты, тәртә башы ирек биргәнчә, балыкка каерылып карады, гаҗәпсенгәндәй пошкырып куйды, аннары, бушанып калып, башын иде. Элеккеге көче юк, авыр йөк аты дигән даны аңа хыянәт итте. Бүгенге акылы да ярдәмче түгел икән инде. Аркан шәлперәеп асылынып төште.

      Маңгаендагы тирне сөрткән атлы кыланып, Чаныш күзен кулы белән каплады, якты дөньядан яшерде, бармаклары арасыннан Кадрәккә карап алды. Кадрәк балыкка суккалады, гүя аны тынычландыра, юата иде.

      Чаныш аның балыкка:

      – Зур балык, син нигә дип карышасың, ә? Аңлыйсыңмы, без сине олы суга җибәрергә телибез ләбаса, җүләр. Син безгә булыш, булыш, – дип сөйләнгәнен ишетте.

      – Балык артка таба йөзә алмый шул, менә хикмәт нидә, – диде Чаныш. Аның атны яклыйсы, аклыйсы килде. – Җитмәсә, авышлык зур. Корсак канатының баскыч ташына терәлүе дә ихтимал. Шуңа якорьдагы шикелле тора да инде ул. Ә баш ягыннан Тимер аны тәгаен тарта ала. Беләсеңме нигә?

      Кадрәк аркан төенен чиште, Чаныш каршы килмәде.

      – Сиңайтәм, нигә икәнен беләсеңме? Алдый дип уйлыйсыңмы? Мин дөресен әйтәм. Ник дигәндә, ялганлый белмим, – диде Чаныш. Аның атка ышанганын раслыйсы килә иде. – Хикмәт балыкны якорь сымак тоткан ниндидер канатта түгел. Атка балыкның тәңкәләре комачаулый. Алар ләмне сука төрәне сыман сөреп бара, күрәсең. Сука булган җирдә трактор кирәк. Аңладыңмы, СКАЧАТЬ