Юл. Романнар, хикәяләр. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Юл. Романнар, хикәяләр - Ахат Гаффар страница 36

СКАЧАТЬ мин нишлим? – дип сорады ул.

      – Балык янында кал. Каргалар күтәреп китә күрмәсен үзен.

      – Андый каргалар буламыни? Көлмәле, әти!

      – Көлмим. Моның ише зур балык булган дөньяда аны күтәреп апкитәрдәй каргалар булуы да бик ихтимал.

      – Мин хәзер каргалар куарга гына ярыймдыр шул инде.

      – Кемдер карга да куарга тиеш, – диде Чаныш, кояшка карап. Кояшның үзенә караганда ул андагы тапларны ачыграк күрә иде.

      Чаныш артка борылып карады. Балыкның койрыгы янтайган. Чыннан да, җилсез һавада шәлперәйгән җилкәнмени. Җил юк. Шулай да елга суын вак дулкыннар шадралаткан. Су яктырып тора. Уйланып утыручы кешенең маңгае диярсең. Судагы дулкыннар уйлы кешенең маңгай сырларын хәтерләтә.

      Алар арба артын күтәреп, кендекне кигерткән арада, сыерчык, атка кунып, тагын бер чеметем ябага йоны йолкып китте, бүтән күренмәс булды.

      – Чәй эчеп алмыйбызмы соң? – дип сорады Кадрәк.

      Җавап урынына Чаныш:

      – Мылтык алып чык, – диде. – Балык күтәрерлек каргалар синең чал сакалыңнан гына курыкмаслар, шәт.

      – Кирәксә корырмын. Миңа мылтыкка күнегәсе түгел.

      – Әйе, без аны күп тоттык шул, улым. Бу дөньяның ирләргә мылтык тоттырмый калдырганы юк әле… Капчыклар җитмәсә, балыкка юрган ябарсың. Суны мул сип, мул!

      – Ярый, сибәрмен.

      – Мин кузгалыйм, булмаса. Пчо, Тимер! – диде Чаныш, атка чөңгереп.

      Үр кашыннан алдагы үрләр, үзәннәр, утыртылган урман тасмалары, ерганаклар, елга аръягындагы офыкка тоташкан киңлек ачылды. Умарталык юлы ярты чакрым тирәсе елгага янәшә, аның агымына каршы, сары чәчәк аткан кыргый сәрви куаклары һәм кар көртләрен хәтерләткән шау чәчәкле шомыртлар буенча барды. Турыга да суктырып булыр иде. Моннан ерак түгел, алар авылыннан күрше удмурт авылына юл бар. Ләкин ул тузанлы һәм каты. Тигез дә түгел, арбаны калтырата. Умарталыкның йомшак, өч сукмаклы юлыннан баруы атка җиңелрәк. Ике авыл арасындагы юл арырак әйләнеш ясый, шуңа өстәп, нәкъ яртысы чамасында үргә каршы.

      Аягын үрәчәдән салындырып, Чаныш йөзен агачлар арасыннан пыяладай чагылып-чагылып киткәләгән елга ягына куеп барды. Авылга борылыш ясар алдыннан, сәрви һәм шомырт куаклары артта калды дигәндә, ачык кыр башланды, ерак үрдән сузылып төшкән асфальт юл ачылды. Шоссе, бормаланып, киң үзәнгә сузылып керә, бераздан Чаныш аны аркылы кистереп чыгачак.

      Шоссеның соңгы борылышында Чаныш берничә автомашина төшеп килгәнне күрде. Колоннаның яртысы юлдан яшел кырга чыгып, калган яртысы аның артыннан, чиратлашып, шулай ук юл читенә төшә башлады.

      Чаныш илтифатсыз гына: «Нефтьчеләрдер», – дип уйлап куйды. Аларның эшләренә күпчелек очракта исе китмәсә дә, вакыт-вакыт елыйсылары килә. Бигрәк тә алар басуларның тишелеп чыккан чәчүлекләрен, өлгергән игеннәрен ерта-ерта траншеялар, канаулар казыганда. Әйтерсең закон аларга нипачум. Бозылган җирләр өчен колхоз-совхозларга тиешлесен СКАЧАТЬ