Юл. Романнар, хикәяләр. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Юл. Романнар, хикәяләр - Ахат Гаффар страница 32

СКАЧАТЬ басты инде. Моннан тәмам гарык булгач, генералдан кыска вакытка кайтарып җибәрүен сорады һәм максатын әйтте. Ә хәзер атасы Чаныш сүзләреннән соң, пистолеты чемәгенә чынлыкта басмаса да, көпшәдән бер ядрә атылып чыгуын күргәндәй булды. Ядрә беркемгә дә, шул исәптән Шапалакка да төбәлмәгән иде инде. Шулай да Кадрәкнең җаны бушанып, күңеле җиңеләеп калды. Аның җаны гынамы соң? Дөньяда бер ядрә юкка чыкты. Күпме үлгәннәрне кочаклап яткан зират тынлыгы сискәнмәде. Тугай ягыннан тезелешеп менеп килгән ак казлар куркынып кычкырмады. Кадрәк үзләре яныннан күз иярмәс тизлек белән очып киткән ниндидер бер кошның канат тавышын ишетте. Тугайның бер ягыннан икенче ягына җайдаклы ат чабып узды һәм офык өстендә җиз сәгать теледәй асылынып торган кояшка таба юл алды.

      Чаныш Кадрәкнең күзенә карады. Ә ул сыерчыкныкыдай чиста, дымлы, һични белгертмәде. Кадрәкнең җилдә, кояшта каралган йөзе, купшы төстә бөтерелгән мыегы чигә чәчендәге чал бөртекләрне тагын да көмешләтебрәк күрсәтә. Чаныш улын кызганды. Ләкин аның моңа мохтаҗ түгеллеген аңлый иде. Әнә ничек тора: аягын җәеп, нык итеп баскан, фуражка козырёгы күләгәләгән йөзе кырыс, кулын артка кушырган, күкрәге горур киерелгән. Бер генә дошман да үзенә аның улы кебек дошман теләмәс иде, мөгаен. Ә Чаныш һәр дуска үз улы шикелле дус теләде.

      Шунда ул Ревоның:

      – Ник кыйшайган бу? – дип, иңбашы белән авыш тәрене турыларга тырышуына игътибар итте.

      – Җилләр кыйшаткан аны, олан, – диде Чаныш. Сүзен дәвам итеп, эченнән: «Җилләр, – дип кабатлады, – җилләр…»

      Чыннан да, җылы җил исеп куйды. Алар басып торган урында бөтерелде дә басылды. Әллә төпсез күккә чумды, әллә Чанышның күңеленә кереп эреде. Җил тынды. Ләкин Чаныш тагын бер тапкыр: «Җилләр», –дип уйлады. Һәм ул җилләрнең, көзге коры яфракларны тузгыткан кебек, үз гомерен тәшкил иткән елларны актаруын күргәндәй булды. Менә җил кисәк туктады. Чанышның гомер китабы ничәнчедер бите белән ачылып калды. Әнә шушы кабер төбендә нәкъ хәзергечә үк өч кеше басып тора. Аның урынында – атасы Наймуш, Кадрәк урынында – ул үзе, Чаныш, Рево урынында – Кадрәк. Юк, ул боларны күз алдына китермәде. Боларның һәммәсе бер мизгелдә әлеге «җилләр» дигән сүзгә сыеп беткән кебек иде. Гүя гомер китабының кинәт ачылган битен шул сүз генә тутырган: «җилләр»… Йөз тапкыр, мең тапкыр кабатлап язылса да, мәгънәсе бер генә: җилләр. Ә шул сүздә гүя Чаныш язмышының бетмәс-төкәнмәс сөенечле хәлләре, куркынычлы вакыйгалары кайнап тора. Әгәр дә хәзер ниндидер кодрәт белән йөз еллык йокыга талса, шунда йөз елга җитәрлек төш күрсә, уянганнан соң әлеге йөз елның бер генә мизгелгә сузылганын белсә, Чаныш бу мизгелнең «җилләр» дигән сүз икәнен күрер һәм ишетер иде9. Әллә соң бөтен дөнья шул сүзгә керер өчен генә яшиме?

      Әнә кемнеңдер кайдадыр «җилләр, җилләр, җилләр» дип кабатлаганы ишетелә. Чаныш бу өннең үз күкрәгеннән чыккан тын икәнен тойды.

      …Чаныш кычкырып куйды: аһ! Күкрәгенә килеп кергән кургаш ядрә аны бер адым артка алып атты һәм җиргә бәреп екты. «…Ваше высокородие! Революция!.. Государь-император тәхетеннән ваз кичкән…» «Ишеттеңме?.. СКАЧАТЬ



<p>9</p>

Һәм Алла аны йөз елга үтереп торды, аннары терелтте. Һәм әйтте: «Син анда күпме булдың?» Тегесе җавап бирде: «Бер көн яисә көннең бер өлеше» (Коръән, II).