Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4 - Ахат Гаффар страница 7

СКАЧАТЬ яшьнәгәндәй хәтер-хатирәләрен җан-бәгырьләре аша үткәреп өлгерү – боларның һәммәсе бәгырьдә, йөрәктә, җанда, аңда, зиһендә.

      Моның ише фаҗигане, кайгы-хәсрәтне язмыш, тәкъдир, Ләүхелмәхфүз без татарларга йөге-йөге белән, бастырыклап, бөгәрҗәләп биргән.

      Уйлап, фараз кылып карагыз: шул унбер кешенең (урта- ча 35 яшьлекләрнең) алтысы татар шагыйре һәм язучысы иде бит.

      Бер үк көнне, нибарысы ярты сәгать дигәндә – өч минут саен бер үк халыкның алты шагыйре үтерелүе тарихта булмаган. Ахыр килеп, Кояш тирәли әйләнгән Җир шарында андый хәл булмаган. Һәрхәлдә, XX гасырда.

      Өч минут саен шагыйрьләренең башы чабылган халык бу дөньяда бүтән юк. Алар – ошбу шагыйрьләр – төрмәдә үлем көтеп торганда, Казан, Чистай, Алабугадагы эвакуацияләп мыжлаган урыс шагыйрьләре, язучылары арасында Марина Цветаева бишек җыры яза:

      – Спи, – ди, – а то псу татарину и Гитлеру отдам…

      Берлинда татар шагыйрьләренең башларын гильотинада чабалар (гаять привилегияле җәза!), ә без татарлар Татарстанның кыл уртасына шулай дип язган шагыйрьгә һәйкәл бастырып куйдык.

      Бу хурлык кына түгел. Бу – кормашчыларның, җәлилчеләрнең битләренә лычкылдатып төкерү.

      Дөнья мәдәниятендә моннан да хакәрәтлерәк башка мисал, үрнәк бармы? – Юк!

      Булмаган. Булмасын иде. Берүк бүтән була күрмәсен.

      Әйдәгез әле, җәлилчеләр дип, шигъриятебезгә, тарихыбызга, Татар энциклопедияләренә кергән олуг каһарманлыкның башында торган Гайнан Кормаш аша Фоат Сәйфелмөлеков, Абдулла Алиш (Геббельс министрлыгында листовкалар чыгарып кара син!), Фоат Булатов, Муса Җәлил, Гариф Шабаев, Әхмәт Симай, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Галләнур Бохараев исемнәрен түбәтәйләребезне киеп, ак яулыкларыбызны ябып искә алыйк. Рухларына багышлап, бел- гән догаларыбызны укыйк.

      Урыннары оҗмахта булсын.

      Әлеге вакытта испан шагыйре Федерике Гарсия Лорка да атып үтерелгән инде. Чех Юлиус Фучик та (Муенымдагы элмәк килеш язам…) җәзаланып үтерелгән.

      Ә бу – псу татарину и Гитлеру отдам…

      Куркыткан. Курыккан. Шуңа күрә элмәккә менгән дә инде.

      Ә җәлилчеләр… үлемнәре белән каһарман калучылар.

      Өч минут саен – бер татар башы. Дөнья хәле хәл ителеп яткан бәгъзе мизгелдә.

      Сүз иясеннән: өч көн рәттән Советлар Союзы Герое һәм өстәп Ленин ордены бирелү хакында Мәскәү телевидениесе и сөйләп тә күрсәтте инде. Советлар Союзы Каһарманы данына фәкать урыслар да еврейлар гына ирешкән, имеш. Ичмаса, бер татар, казах, осетин, кырым татары, грузин, үзбәк, каракалпак, балкар, карачай, якут (снайперлар!), бурят, башкорт… исемнәре аталмады. Бу – коточкыч нәрсә.

      Кыскасы, яшәгез, урыслар. Муса Җәлилләрсез, Александр Матросов (Мөхәммәтҗан Шакиров), Газинур Гафиятуллин, Гази Заһитовсыз.

      Р.S.

      Җәлилчеләрнең башы киселү минутын, сәгатен немец-фашистлар сәгате белән санау без Казан татарларына килешмидер инде. Берлинда иң әүвәл Гайнан Кормашның башы СКАЧАТЬ