Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке). Ахмет Файзи
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке) - Ахмет Файзи страница 45

СКАЧАТЬ нык кына кыскалап алды.

      Аннушка йөгереп чыкты һәм кәгазьгә төргән юл күчтәнәчен китереп Габдуллага сузды.

      – Прощай, Абдулка, – диде ул…

      Ат кузгалды. Габдулла, әтисен, әнисен, Аннушканы, күршеләрне, бөтен йортны – һәммәсен үзе белән алып китәргә теләгән кебек, гәүдәсе белән артка каерылды, әйтерсең әллә никадәр ычкынмаган җепләр аны кире тарттылар…

      Ат, язгы ташуны урап, Яңа бистәнең арткы урамнарыннан чыгып бара иде инде. Шунда гына Габдулла аерылуның нәрсә икәнен төшенде булса кирәк, аның кечкенә күкрәге авырттырып кысылып куйды, күзе әллә каян килгән яшь белән томаланды, яшь аркылы дөнья кырыкка сынгаланып китте, урам, ташу, кешеләр, агачлар салават күпере сыман аллы-гөлле төсләргә күмелделәр…

      II өлеш. Кырлай

      Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,

      Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.

Г. Тукай

      Беренче бүлек

      2

      Габдулланың кайтып төшүе өйгә һәм өйдәгеләрнең үзара мөнәсәбәтенә икенче төс кертте.

      Балалар өчен бу шактый зур яңалык булды. Алар аңардан каланы сораштылар. Габдулла аларга алтын тимгелле яшел «бәхет кошы» турында, Әптелбәрнең күлгә чумып, аның төбеннән тәңкә алып чыгуы турында, сукыр хәлфәнең күңел күзе һәм башкалар турында сөйләде.

      Аннан алар, чыгып, инештә бакаларга таш атып уйнап йөрделәр. Кояш баегач, мәчетнең идән астына колакларын куеп, анда «мөселман җеннәренең намаз укыганнарын» тыңладылар. Берни ишетмәсә дә, Габдулла балаларның сүзенә ышанды.

      Икенче көнне алар, җуа чыкмаган микән дип, урманга менделәр, ләкин буш кайттылар. Габдулла аңа да күнде. Аңа боларның һәммәсе яңа һәм тансык иде.

      Сүзләр сөйләнеп, уеннар уйналып, йөрисе җирләр йөрелеп бетте. Балалар Габдулла белән инде кызыксынмый башладылар. Алар аналарының Габдуллага тискәре каравын да сизеп алганнар иде инде.

      Беркөнне балалар, өйдә үзләре генә калгач, Габдулланы «кала карачкысы», «килмешәк» дип үртәргә тотындылар.

      Кәшфинур, Габдулланың кулын тотып:

      – Китәнме, бүзме? – дип сорады.

      – Китән, – диде Габдулла.

      – Бер чеметәм дә китәм, – диде Кәшфинур һәм Габдулланың кулын бик нык чеметеп китеп барды.

      Габдулланың күзеннән яшьләре чыга язды, тик ул, сер бирмәскә тырышып:

      – Юк, китән түгел, бүз, – дип үчләште.

      Кәшфинур, яңадан килеп:

      – Алайса, мин чеметәм, син түз! – дип, Габдулланың кулын тагы да ныграк чеметеп алды.

      Балалар, рәхәтләнешеп, бик озак көлделәр. Габдулла, кулының авыртуына чыдый алмый, почмакка барып утырды һәм, чеметелгән җирен авызына кабып, еларга тотынды. Балалар аны «елак, елкы колак» дип үчекләделәр. Әле дә ярый сабагыннан Саҗидә кайтып керде. Ул Габдулланың яшен сөртте, юатты һәм үзенең энеләрен бик нык битәрләп алды. Шул көннән алып ул Габдулланы кемнең генә булса да җәбереннән сакларга, СКАЧАТЬ