Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке). Ахмет Файзи
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке) - Ахмет Файзи страница 44

СКАЧАТЬ язды. Кайчандыр мәдрәсәдә алган «гыйлемен» искә төшерү аның өчен җиңел эш булмады. Мәшәкатьле һәм озак язылуына карамастан, хат кыска гына иде:

      «Сез ки гыйззәтлү вә хөрмәтлү улып торгучы имамнарның галиме һәм галимнәрнең остазы мелла Зиннәтулла хәзрәтләренә үземез вә барча ию җәмәгатемездән вә янә сезнең газиз углыңыз Габдулла мәхдүмдән бик күптин күп дога вә сәламнәремезне ирсал вә тәблигъ[26] әйләдекемез соңында, сүземез ошбудыр. Заманалар бик авырга килде, үзем вә җәмәгатем сырхау булып урын өстендә ятмактамыз. Икемез дә бу дөньяны куйсак, углымыз Габдулла мәхдүм кем кулында калыр дип бик куркамыз. Инде эш Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәтенә һәм сезнең шәфкатеңезгә тапшырылды. Берәр кеше җибәреп, Габдулланы үз яныңызга кайтарсагыз, бик зур шәфкатеңездән булыр иде дәю, сезнең хәер-фатихаңызны өмет итеп калучы Мөхәммәтвәли бин Хөснетдинуф».

      Шул көнне кич хәл белергә дип кергән Сәхип солдат, авылдан килүчеләрне эзләп табарга өстенә алып, хатны куен кесәсенә тыкты һәм яңа хәбәрләр сөйләп алып китте:

      – Сәгыйтьҗан байны очратып, Нигъмәтҗанның ятимнәрен сораштым, – диде ул. – Башта сөйләшәсе килми ык-мык итеп торды. Сөйләттем. Әптелбәрен Акком астындагы бер йортка барып таптым. Сәгыйтьҗан байның иске йорты икән. Шунда кырыклап ятим бала яши… Әптелбәр үз сәләмәсеннән бик әз генә чыккан, тамакларына ашаганнары ачтан үлмәслек кенә икән. «Нишлисез монда, укыталармы сезне?» – дип сораштым. «Укырга вакытыбыз юк. Сәгыйтьҗан байның чәй төрү заводында яшнекләр ташыйбыз, кәнүшнә тазартабыз, йомышка йөгерәбез», – диде. Нәсимәсенең хәлен дә белешим дигән идем, адресын бирмәде Сәгыйтьҗан бай. «Тыныч булыгыз, мин аны шактый хәлле һәм бик диндар бер карчыкка тегү-чигү һөнәре өйрәтергә бирдем», – ди. Ничава, анысын да табарбыз. Ул Сәгыйтьҗан жуликны карап кына торырга кирәк. Аңа юл бирсәң, ул әллә ниләр эшләр… Кешеләрнең ачлыкларыннан файдаланалар бит ул каруннар. Әле сез ишеттегезме, безнең Садыйк бай янган йортына бик зур страховой алган бит. «Язга чыгу белән, заводымны ике өлеш зурайтып салдырып җибәрәм», – дип әйтә, ди. Икмәксез калган авыл хәзер юк бәягә мал-туарын сата башлаган. Менә дигән атларны авылдан алтышар сумнан җыеп алып кайткан бит Садыйк. Менә нишлиләр алар… Ничава, озак күбенә алмаслар, җыйган маллары беркөн бугазларына утырыр… Әт-дөнья куласа ул… Алафузовта әнә имчеләр забастовка ясаганнар. Атлы полиция килеп берни эшли алмаган. Шуннан соң администрация эш хакын арттырмый, завод кибетләрендәге икмәкне арзанайтмый нишләсен?! Халык – ут бит ул. Ут белән уйнарга ярыймы соң? Их, Гөргери кайда икән хәзер?..

* * *

      Апрель ахырларында, арба юлы төшү белән, Вәли абзыйларга Өчиледән әлеге чыптачы килеп төште.

      Ул әле һаман шахтага китә алмаган, әмма барыбер китәчәк. Әле ул өметен җуймый. Өчиледә хәлләр җиңелдән түгел, ләкин картлар үз тәҗрибәләре белән, быел туклык булыр, дип өмет итәләр. Бирсен инде Ходай, фәрештәнең «амин!» дигән чагына туры килсен!..

      Вәли абзый да, Газизә апа да чыптачының кинәт килеп төшүенә аптырап калдылар. Алар инде авыруларыннан терелгән, язның җылысы СКАЧАТЬ



<p>26</p>

Ирсал вә тәблигъ – җибәрү һәм хәбәр итү.