СКАЧАТЬ
Елгага, инешкә төшсәң, туктаусыз су ага. Каян киләдер ул бер туктамый, бетми агарлык булып. Ул суларда күпме чүмечбаш, маймыч, балык, бака, сөлек, тагын әллә нинди кортлар, бөҗәкләр. Һавада болытлар йөзә, җил агач яфракларын шаулата, ботакларын, чәчәк, үлән сабакларын чайкалдыра. Кояш таң белән соңармыйча чыга, көн саен һавада эшли, кич басулар, урманнар артына иңеп йокларга ята. Караңгы төшкәч, ай, йолдызлар чыга, дөнья тынып калгандай була, сандугачлар гына өздереп-өздереп сайрый, чикерткәләр җырлый. Җәй көне яңгырлар, кыш көне карлар явып үтә. Бөтенесе шундый матур, син шуларның уртасында, алар белән бергә, туктаусыз нидер эшлисең, ни эшләсәң дә шундый рәхәт, кызык, матур, серле, аңлап бетереп кенә булмый. Укыгач барысын да белерсең, диләр. Ул кояш, ай, йолдызларның ничек җиргә төшмичә һавада йөзеп йөрүләрен, ничек гел янып торуларын и беләсе килә. Шуны белгән кешедән дә бәхетле кеше юктыр сыман тоела. Электрны да күп яндыртмыйлар – бетә, ди. Әнә әтисенең тракторының да аккумуляторы утыра. Ә ул кояш, йолдызлар, ай әби-бабайлар бәләкәй чакта да, аларга кадәр дә әллә кайчан булган. Яктылыклары кимергә уйлап та карамый. Аларга бит электр үткәрелмәгән. Электр үткәрелсә, баганалары, кабельләре булыр иде. Лампочка янган кебек йолдызлары да янып чыгар иде. Уйлап карасаң, гаҗәп инде бу, баш җитә торган түгел. Тизрәк үсеп, мәктәпкә укырга барса, бөтенесен белер иде дә. Бәләкәй кешене алмыйлар икән шул. Былтыр Рәшиткә ияреп барып караган иде ул, кертмәделәр. Тәрәзәләренә таш атып китмәкче булган иде, кулы күтәрелмәде. Әбисенә сөйләгән иде, ул, коты очып: «Сине таш атарга шайтан котырткан, тәрәзә пыяласын ваткан булсаң, нишләр идек?» – дип куркытты, шайтанның, кешенең ачуын чыгартып, башкаларга начарлык эшләтүе турында бик озак сөйләде, киләчәктә сак булырга кушты.
Колак төбендә ишетелгән черки тавышы аның уйларын бүлде. Карале, энә очыннан да нечкә тавышын сузып, колак эченә үк кереп маташа түгелме соң бу? «Э-э-эне-е-ем!» дип ничек гел өзмичә суза ул, ничек тыны бетми, ничек әз генә дә туктап тын алмый? Колак яфрагына канат очы да тиеп китте, эченә үк кермәкче бугай. Тургай аңа сугарга кулын кымшатырга да өлгермәде, черки әтисенә таба китте. Әллә уйлаганны белеп, тора инде алар? Хәзер сугам дип уйлау белән, чебен дә оча да китә бит. «Э-э-энем!» дип килүгә, әтисенең сукканы ишетелде, тик ул эләкмәде, әбисе белән бабасы янына чыгып китте. Анда да шап-шоп суккан тавышлар ишетелгәләде. Әмма бераздан черки кабаттан әйләнеп кайтты, әнисенең бите өстендә бөтерелә башлады. Тургай аның шәүләсен дә күреп тора. Менә күп «Э-э-нем» итә торгач тынды, кунды бугай. Шулчак әнисе битенә чәпелдәтеп сукты. Черки бу юлы да эләкмәде. Тагын әтисе ягына очып китте, нишләптер тынып калды. Әллә ял итәргә утырды, әллә боларның канын ничек итебрәк эчәргә микән, дип баш вата идеме. Гел кан эчеп кенә яши, ди, бит ул. Рәхәтләнеп ашамагач, уйнамагач, ник яши инде бу? Кан эчүдән башка үнәре юк. Барлык җан ияләре аңа канын эчереп торса, ни була, ди, ул? Галимҗан абыйсы черкиләрне үтерергә кирәк, ди. Аларны ничек үтереп бетерәсең? Әле менә нибары берсе очып йөри, аны да берни эшләтеп булмый. Үзләре тырнак
СКАЧАТЬ