Название: Тургай
Автор: Фоат Садриев
Издательство: Татарское книжное издательство
Жанр: Книги для детей: прочее
isbn: 978-5-298-03777-8
isbn:
Бакчадан чыккач, Акбайның дәресен кабатлатырга килә. Башта аны, бәйдән ычкындырып, капкадан чыгара. Тыкрыкка борылып, ындыр артына тона гына Акбай. Ул беркемгә дә өрми, беркемгә дә тими, аңа туйганчы чабарга кирәк. Аның иртәнге зарядкасы шул, ди әтисе. Әнә чабып кайтып керде, тыела алмыйча ишегалдын берничә әйләнеп чыкты. Теле җиргә тиярлек булып асылынган, ых-ых килеп тын алганы, йөрәгенең ярсып типкәне бөтен ишегалдына ишетелә. Тургай аның тынычланып җиткәнен көтте дә дәресен кабатлата башлады. Үзе болдыр баскычына утырды да: «Утыр!» – дип боерды. Акбай нәкъ аның каршына килеп утырды, авызыннан тын алганы ишетелеп тора. «Бир кулыңны!» – дип, үзенең кулын сузуга, Акбай аның ал аягын учына алды. Тургай: «Молодец!» – дип, аның маңгаен, сыртын сыпырды. Икенче аягын да шулай иттерде. Аны мактап, иркәләп сыпырганда, Акбайның шатлыктан сулышы ешайды, тамак төбендә нәрсәдер ыйкы-ыйкы килде, рәхмәт әйтүедер инде. Ул арада кы-кы килеп Баһадир да аларга якынлашты, кызыгып карап торды һәм «кикрикүүк» дип бөтен дөньяны яңгыратып кычкырып җибәрде. Тургай иңбашына кулы белән шапылдатып: «Монда!» – дип кычкыруга, Акбай ал аяклары белән аның җилкәсенә таянды. Алай иткәч, аның башы Тургайдан өстә тора. Ул, әзерләп куелган иске тарагын баскыч астыннан алып, этнең колак артларын, сыртын, күкрәк, кабырга турларын тарарга кереште. Акбайның күзләрен йомгалап, койрыгын болгавыннан ул рәхәтләнеп көлә, үзе туктаусыз сөйләнә:
– Менә хәзер күләгәгә ятып тор. Мин казларны, бәбкәләрне инешкә куып җибәрәм дә ашарга керәм. Син йон араларыңдагы борчаларыңны тешең белән тот. Ашагач, тауга менәсем бар. Сине дә үзем белән алырмын.
Эткә муенсасын кидергәч, ул юынып өйгә керде. Бабасы йөзен стенага борып караватында ята. Әбисенең аскы ирене кысылып, авыз эченә үк кереп киткән. Әһә, мәсьәлә аңлашылды. Үпкәләшкәннәр болар. Әбисенең аскы ирене авыз эченә кереп, өске ирене белән кысылса – алар үпкәләшкән була. Тургай көлә-көлә керсә дә, бабасы борылып карамады. Нык үпкәләшкәннәр болар. Әллә гел талашып ук алганнар микән? Әбисе әле тары боткасын, әле каймакны Тургай алдына этеп куя, әле ипи телеме суза, тик тавышы элеккечә шат түгел, йөзе дә бик ачылып бетә алмый. Әйе, нык үпкәләшкәннәр икән. Алар гел юктан әйткәләшәләр дә китәләр. Бабасының колагы каты, әбисенең күзе начар күрә. Әбисе тавышын күтәребрәк эндәшсә, бабасы: «Ник кычкырасың, мин сиңа чукракмы әллә?» – дип, аңа үпкәли. Әбисе: «Ишетмисең бит», – дип акланмакчы була, шуннан китә инде. Аларны татуландырмый торып, Тургай үзенә урын таба алмый. Берәр нәрсә уйлап чыгарып, икесен дә көлдерә дә, шуннан татуланып китәләр. Тик ул кызык СКАЧАТЬ