Тургай. Фоат Садриев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Тургай - Фоат Садриев страница 8

СКАЧАТЬ кайткан чакларда, әбисенең йөзе бозыла, әтисенең авызына тагын шайтан кергән, ди. Кеше авызына кереп-чыгып йөрмәсә, ул шайтанга башка җир бетте микәнни? Шайтан күренми бит ул. Күренсә, беркем дә аны авызына кертеп тормый инде. Якын килә башлауга, чебен куган кебек куып кына җибәрәсең. Шайтанның күренә торганы да бар икән. Беркөн әнисе түбән очтагы Сәрия апаларга барып кайткач, карт шайтаны өйдә иде, юньләп сөйләшеп тә утыра алмадык, дип зарланды. Ул нинди карт шайтан, яше дә бармыни, дип әнисеннән сораган иде, бәләкәй кешегә шайтаннар белән эш итәргә иртә әле, диде. Нишләсәң дә, син бәләкәй әле, дип авызны томалыйлар. Ә ничек тизрәк үсәргә? Туйганчы ашарга, тышта уйнарга, озак итеп йокларга кирәген белә, шулай эшли дә бит инде ул. Кеше йоклаганда үсә, ди. Үсәм дип, гел йоклап кына торып булмый шул. Син йоклаганда, күпме кызык үтеп китә. Юк инде, анысы булмас. Бер кызыкны да җибәрәчәге юк Тургайның. Йокы үнәр түгел, дип бабасы дөрес әйтә. Йокласаң, берни дә күрмичә каласың.

      Әбисе аңа чүпрәк букчасын алып килде.

      – Шушы җитәрме, тагын өстимме, улым? – дип, букчаны аңа сузды.

      Тургай аның эченә үрелеп тә, кулын тыгып та карады. Бармакларына ипи кыерчыклары, бодай, ярма, вакланган йомырка кабыгы ише нәрсәләр тиде.

      – Итне оныткансың бит, – диде ул, әбисенә күтәрелеп карап.

      – Ай, шушы хәтеремне! – Ул кече яктан ит алып килде. – Үзең ашамыйсыңмы?

      Әбисе болай гына әйтә. Ишегалдына чыгып кермичә ашамаганын белә ул аның. Туктале, онытып тора икән, ул бит бүген төш күрде. «Төш сөйлим» дигәч, бабасы да килеп җитте, тизрәк сөйлә әле, улым, дип тезенә утыртты.

      – Мин ишегалды уртасында чирәмгә тезләнеп КамАЗ машинамны йөртеп маташканда, артымда чытырдаган тавыш ишетелде. Борылып карасам, үзебезнең койма өстеннән урамга ук асылынып торучы шомырт агачы артымда басып тора.

      – Әстәгъфирулла! – диде әбисе, күзләрен чет-чет йомып.

      – Шуннан, шуннан? – диде бабасы, аны ныграк кочаклап.

      – Шуннан бу кулым ягында гөж иткән кебек булды. Борылсам – әнә теге иң олы алмагач болдыр янына килеп баскан. Ныгытып карасам – карлыган, чия, слива, груша агачлары уратып алган. Бөтенесе акрын гына чайкала, «син безне яратмыйсың, безнең янга сирәк киләсең, без сиңа үпкәлибез» дип шаулашалар.

      – Авызлары бармыни шулай әйтергә? – дип сорады әбисе үтә дә кызыксыну белән.

      – Авызлары юк. Күзләре дә юк. Яфраклары шулай дип шаулый.

      – Син бит инде аларга гел су сибеп торасың, улым. Ник зарландылар икән?

      – Аларның иркәләр кешесе юк бит. Шуңадыр.

      – Хак әйтәсең, – диде бабасы. – Моннан соң үпкәләтмәссең инде син аларны, яме?

      – Агачлар нишләп йөри алмый икән ул? – диде Тургай, әле әбисенә, әле бабасына карап.

      – Алар җирдән аерылса үлә шул, улым, – дип, бабасы сүзне йомгаклап куйды.

      – Аларның СКАЧАТЬ