Тургай. Фоат Садриев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Тургай - Фоат Садриев страница 17

СКАЧАТЬ ук менеп утырды. Әтисе һәркемнең йомрысына шешәдән сөткә охшаган ак сыеклык салып чыкты да:

      – Әйдәгез, башкорт кымызыннан авыз итик әле, – диде.

      Тургай кабып караган иде, әчкелтем тәмен ошатмады, читкә этеп куйды.

      – Эч, улым, үсәсең килсә эч, – диде әтисе. – Ат сөтеннән ясалган ул. Әнә Чаптарның колыны ничек тиз үсте.

      Алай булгач, эчмиме соң инде! Тамчысын да калдырмады. Әтисеннән әле тагын әз генә кымыз салдырып алды. Әнисе табын уртасына мичтән алып кайнар бәлеш китереп куйды. Капкачын ачкач, аксыл бу күтәрелде, бөтен өйгә тәмле бәлеш исе таралды, борыннарны кытыклады, авыз суларын китерде. Әллә колакка да керде инде дип, агач кашыгының сабы белән колак тишеген дә тикшереп карады хәтта. Бәлеш бик тәмле иде. Барысы да тавышсыз-тынсыз гына, телләрен йоткандай ашарга керештеләр.

      Ул арада Тургай өстәл астына кереп китте, бабасы ялгыш төшереп җибәргән бәлеш кисәген, алып чыгып, тавыклар җименә ташлады. Әтисе янына утырып, ике генә мәртәбә бәлешен капты да аягын селки-селки болай дип сорады:

      – Бәлешнең тәмле исен баздагы тычканнар да сизә микән ул?

      – Алар исне бездән алданрак сизә, – диде бабасы.

      Тургай кыбырсып куйды.

      – Төкерекләрен йотып, идән ярыгыннан ымсынып утыралардыр инде, әйеме? Әйдәгез, әзрәк аларга да бирик…

      – Алар болай да, капчыкларны тишеп, ларга кереп, бодайларны, ярмаларны күп ашыйлар, – диде әтисе, сүзгә нокта куеп.

      Тургай тиз генә төште дә ишеккә атлады.

      Ул чыгу белән ишегалды уртасына чирәмгә чалкан ятты. И, рәхәтлеге бу чирәмнең! Йомшак юрган өстендә кебек. Аны әтисе әллә кайчан болыннан кәс ташып җәйгән. Кояш битләрне өттерә, болыт әсәре юк. Әнә Баһадир килеп җитте, Тургайны куркытырга теләгәндәй, корт-корт килеп йөри. Чебиләре дә абзарга күләгәгә кереп тулганнар бугай. Ул чебиләр хәзер тавык булып җитеп киләләр. Тавык йомыркасыннан да бәләкәй нәрсәләр үстеләр дә җиттеләр. Бозау да, Галимҗан абыйсы Чаптарының колыны да үсте. Тургай гына бәләкәй. Менә шуңа эче поша инде аның. Ул сикереп торды да агач бакчасына керде, тәрәзә каршындагы алмагач янына килде. Аны әтисе Тургай тугач утырткан. Аларны икесе бер яшьтә дип кем әйтә. Алмагач хәзер тәрәзәдән дә биек. Быел ап-ак булып чәчәк атты, хәзер күп булмаса да, алмалары күренә. Әнә теге чияләрне әтисе белән бергә утыртканнар иде. Ике кыш үтүгә, Тургайны узып киттеләр. Ул гел алар янында югыйсә, нишләптер үзләренә ияртеп үстермиләр. Ул яшелчә бакчасына күз атты. Кара инде көнбагышларны. Аларны яз көне әбисе белән җиргә төртеште бит Тургай. Хәзер Тургайны узып китеп, сап-сары чәчәкләре белән кояшка карап утыралар. Кыяр-помидор, кабаклар да күзгә күренеп олая. Бәләкәй генә орлыктан ничек шулай була ала ул? Мал-туарлар да тиз үсә.

      Ул тагын бер нәрсәгә аптырый. Барлык җан иясенең тиресе, йоны, каурые бар. Хәтта менә бу агачларның да кайрылары, яфраклары бар. Кеше генә шәп-шәрә. Өстенә кияргә әллә нинди киемнәр кирәк. Киемен сатып алып була, ә СКАЧАТЬ