Тургай. Фоат Садриев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Тургай - Фоат Садриев страница 16

СКАЧАТЬ бармагы авызыннан сирәк чыга. Дөньяда алай тәмләп конфет суырган кебек бармак имгән берәү дә юктыр. Аның ул ике бармагы туктаусыз суырганлыктан әле генә биш кат сабынлап юган төсле ап-ак һәм юеш. Бармагы гел авызында булганлыктан, Зөлфәт аз сөйләшә. Күп вакытта сөйләшкәндә дә бармакларын авызыннан чыгармый. Ә нигә аны чыгарып мәшәкатьләнәсең? Барыбер сузмыйча кире кабасы бит.

      Тургай, төшендә пәри белән булган маҗараларын төгәлләп, яңасына күчте:

      – Беркөн без йокларга яткач, өйгә черки керде, – дип башлады ул. – И оча, и оча, тавышы Бүсмәннеке кебек нечкә генә. Сиздерми генә әле беребезгә, әле икенчебезгә угын батыра. Миңа килгән иде, тегенең борыныннан шушылай итеп кысып алдым! – ул Зөлфәтнең борынын кысты. Зөлфәт, бармакларын авызыннан чыгарып, өстән ике теше төшкән авызын олы итеп ачты. Аның тирән чокыр кебек авызына карап, барысы да туйганчы көлгәч кенә, сусыл борынын ычкындырды Тургай. – Шуннан соң бу күрше бүлмәдә йоклап яткан бабайның борынына кунган да канын туйганчы эчкән. Бабай зар елый, борыны комган чаклы булып шешкән. Бабайның борынын күргәч, әбинең ачуы чыкты. «Туктыйсыңмы син безнең канны эчүдән, юкмы?!» – дип, черкине ачуланырга тотынды. Черки бу вакытта, кан эчә торгач, тилгән кадәр булган иде инде. Җитмәсә, әтине үрти: «Син мине барыбер тота алмыйсың, апай!» – дип чи-чи, без-без килә. Әти тегенең яңагына чабып торып җибәрде менә шушылай итеп – ул Фаилнең кызыл битенә суккандай итеп куйды.

      Алар инде Тургайлар турына кайтып җитеп, көлешеп торалар иде. Шунда әбисе, капкадан чыгып:

      – Әйдәгез, ашарга керегез! – дип дәште.

      Малайлар, бүген бер мәртәбә ашап чыккангамы, Тургай кыстап-кыстап караса да кермәделәр.

      – Төштән соң килеп йөрмәгез, – диде Тургай. – Ихатада эшләрем бар.

      Малайлар, ярар, дип өчесе өч якка йөгерде. Ул өйгә кергәндә, барысы да табынга утырып маташа иде. Тургай түргә узганчы ук кулларын як-якка җәеп җибәрде.

      – Галимҗан абый бүген менә шушының буе җәен каптырды! – диде тантаналы төстә.

      Бу сүзләрне ишетүгә, бөтенесе аның янына килеп җитте.

      – Йә, йә, сөйлә әле, улым, – диде әнисе.

      – Ул кадәр үк олы балык безнең Ыкта булмастыр ул, – диде бабасы, хәйләкәр елмаеп.

      – Тау башында булса гына инде, – диде әтисе, төрттереп.

      Тургай, бер сүз әйтмичә, тышка чыгып китте дә малларны көтүгә куа торган чыбыкны алып керде.

      – Ул иң элек менә болай итте, – дип, Тургай кече яктан бер бәләкәй савытны эшләпә итеп башына киде.

      Аннары Галимҗан абыйсы булып, банкадан суалчан алды, аны учына салып шапылдатты, иреннәрен бөрә-бөрә бик тырышып, бик җентекләп кармакка «саплады». «Тфү, тфү, балык кап, яр башында ялтырап ят», – дип, кармагына төкергәч, теге мал куа торган чыбыгын тәрәзәгә таба селтәде, балык чирткәнен көтә башлады. Шуннан телевизор янындагы ярты карандашны авызына тәмәке итеп капты, аны кабызып, авызының әле бер ягына, әле икенче ягына күчерде, пуф-пуф дип, имеш тә төтенен чыгарды, төтен кергән төсле СКАЧАТЬ