Тургай. Фоат Садриев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Тургай - Фоат Садриев страница 11

СКАЧАТЬ кенә иягенә үк тиде. Аннары томшыгы белән Тургайның яңагына төртеп алды. Әллә кабып карамакчы, әллә торырга кушуы. Тургай аның кыланмышыннан рәхәтләнеп көлеп җибәрде. Җылак Пипи салкынча тәпие белән аның муенына ук басты, битенә үк менмәкче булды, тик аксак аягы таеп-таеп киткәнлектән менә алмады. Тургай аны, йомшак кына тотып, яшел чирәмгә куйды да торып утырды. Шушыны гына көтеп торган бәбкәләр, аларның әниләре муеннарын сузып аңа якын ук килделәр, ишегалды пипелдәү, гыйгылдау тавышлары белән тулды. Тургай аларның сөйләшүләренә һаман ныграк төшенә бара, алар булып төрлечә дәшеп карый, кайчакларда аңлап буйсынуларын күреп, шатлыгыннан нишләргә белми. Ана казга охшатып усалрак итеп кы-кы-кы дисә, бәбкәләр дәррәү йөгерешеп аның янына җыелалар. Тургай аларны буйсындыра алуына шундый сөенә. Тик ул аларның ничек сөйләшүен күпме генә тыңласа да, күпме генә аңларга тырышса да аңлап бетерә алмый. Озаклап карап торсаң, хәйран калмалы инде алар. Әнә Җылак Пипи бер үләнне эләктереп тарта да тарта, әмма һич өзә алмый. Ниһаять, үлән өзелеп тә чыкты, бәбкә арты белән егылып та китте. Ул торып маташканда, бер олы юан бәбкә кай арада килеп җиткәндер, тегенең томшыгыннан чыгып торган үләнен тешләп алды да читкә йөгерде. Ул юанша иртәдән кичкә кадәр иптәшләренең алдына төшеп, аларны куркытып җибәреп, алар турыннан ашап йөри. Гәүдәсе олы булгач, аңардан барысы да курка, курыкмасалар, Җылак Пипи ишеләрен этеп кенә җибәрә. Гел бер урында тормый, әле берсенә, әле икенчесенә барып, бөтенесен бимазалап, көченә масаеп тик йөри. Тургай ана казның шуңа ачуланып бер сүз дә әйтмәвенә шакката. Бәбкәләрне елатып йөргәнен күреп, бөтенесенең аңардан зарланганнарын ишетеп тора югыйсә. Ата каз да ләм-мим, кисәтергә, тыярга уйлап та карамый. Шулай да юаншага ике-өч бәбкә каршы торып маташса да, калганнары курка шул. Алар курыккан саен, олы бәбкә азына бара. Аның җим ашаганда кылануын күрсәң! Берсен дә китерми үзе тирәсенә. Бүксәсе тулганчы тыгынгач кына, улак яныннан китә, анда да бәбкәләрне тынычлап ашатмый, улак янына әледән-әле йөгереп барып куып җибәрә. Ул моны ашыйсы килгәннән дә эшләми, инде бит аның бүксәсе әйләнеп чыккан, бер кабарлык та рәте юк, ә шулай да үрелеп бер булса да кабып киткән була. Имеш, ул башкаларны борчыр өчен килмәгән, ашар өчен килгән. Тургай үзе барында аны бик иркенләтми, тыеп кына тора да бит. Ләкин көне буе аны гына саклап утыра алмый шул. Бер ул гына түгел, аның эше болай да муеннан. Тургайның тагын бер нәрсәгә ачуы килә. Юанша тирәсендә әче тавышлы бер бәбкә барлыкка килде. Юаншаның кая таба атлавын күрүгә, ул аны узып йөгерә, алда очраган иптәшләренә әче итеп кычкыра, аларны чукый, этеп җибәрә. Тегеләр моның артыннан олы гәүдәсе белән юанша килгәнне күргәч, каршы торырга куркалар. Хәзер шул әшәке тавышлы бәбкә үзенең иптәшләрен юаншадан да әшәкерәк талый, куркыта, җимнән читкә куа. Юанша аның үзе янында булуына бер сүз дә әйтми. Аның белән янәшә иптәшләренең дә өлешен ашый торгач, ул башкалардан калкынып та китте, тавышы да бөереннән чыгарга тотынды. Җылак Пипи кебек нык куркак булганнарына җим дә азрак эләгә, СКАЧАТЬ