Тургай. Фоат Садриев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Тургай - Фоат Садриев страница 15

СКАЧАТЬ минем белән фермага барасыңмы? – диде ул, елмаеп.

      Тургайның уе җитди иде. Шуңа күрә:

      – Бүген бармыйм әле. Әти белән әни сине чакыра иде, – диде.

      – Нәрсәгә?

      – Белмим, – диде ул, алдашканын яшерү өчен башын читкә борып.

      – Соң… ярый алайса, киттек, – диде Галимҗан абыйсы һәм үзе дә чанага менеп басты. – Миңа тотын, юкса егылып төшеп калуың бар!

      Чаптар юртып китте. Акбай, шатлыгыннан нишләргә белмичә, ат артыннан сикерә-сикерә чапты. Чананың эзе артта матур булып сызылып калды. Күз ачып йомганчы капка төбенә килеп тә җиттеләр. Галимҗан абыйсы өйгә кереп исәнләшү белән:

      – Фермага ашыга идем. Нәрсәгә чакырдыгыз? – дип сорады.

      – Нишләп сине чакырыйк без? – диде әтисе белән әнисе, гаҗәпләнеп.

      – Әҗәткә нур сорагыз әнә, – диде дә Тургай эре генә чыгып китте.

      Әмир белән Зөһрә эшнең нәрсәдә икәнен сөйләп биргәч, өчәүләшеп көлештеләр.

      Бөтенесе мине чакыра…

      Ишегалдындагы җан ияләрен ашаткач, Тургай сикерә-сикерә бөтен дөньяны бер итеп гизәргә тотына. Аны ярты авыл халкы җыелышып куса да тота алмый. Ул әле генә яшелчәләргә су сибеп йөри, икенче карасаң, инеш буендагы тал башында сыбызгы ясап утыра, өченче караганда тавыкларның яңа салган йомыркаларының бер-икесен тәмләп эчеп маташа, дүртенче караганда тау битендәге йомраннар белән сызгырышып утыра. Кыскасы, аның каян килеп чыгасын, кайда йөгерәсен, җирдәме, һавадамы, судамы икәнен белү мөмкин түгел. Ул әле бер җирдән, әле икенче җирдән гөлдер-гөлдер көлеп килеп чыга, сикергәләп барып ишегалды уртасында мәтәлчек ата, бәбкәләр, чебиләр, Акбай, песи белән сөйләшә, койма башларына, лапас түбәләренә үрмәли, болытларга, кояшка ике кулын сузып нәрсәләрдер кычкыра, кычытканнарга бармак янап уза, абзардагы бозауга кесәсеннән алып ипи каптыра, аның тамак астын кашый, колагына «әниең кайткач имезермен» дип пышылдый, йонлы бүксәсенә бармагы белән төртеп ала һәм рәхәтләнеп көлә. Үзе генә белгән мең төрле мәшәкатьләре белән йөргәндә дәшсәләр, кайчакта кулын гына селтәп китеп бара яисә бер сүз белән генә җавап биреп, сикерә-сикерә шаркылдап юлын дәвам итә. Кояшлы җылы көннәрдә урамда, Бормалы суда, Ык буйларында, әрәмәдә, тауда аның кыска кызыл ыштаны, кояшта янган шәрә гәүдәсе генә чагылып кала, күләгә, җилле көннәрдә зәңгәр күлмәге җилфердәп сәлам бирә.

      Быел аның янына иптәш малайлары да җыела башлады. Араларында Тургайдан олыраклары да бар. Тик барысы да аңа буйсыналар, аның артыннан иярәләр. Кайчакта аларны әти-әниләре көндез чыра яндырып эзләсә дә таба алмый. Чөнки малайларның елга ярларында, урманда, тауда, әрәмәдә үзләре генә белә торган яшерен чокырлары, куышлары, биләмәләре бар. Андый урыннарын алар штаб дип йөртәләр.

      Бүген алар ярты көн буе Галимҗан абыйлары янында көтүлектә булдылар. Дүрт малай – Тургай, Фаил, Рөстәм, Зөлфәт – шаулап-гөрләп авылга җитеп киләләр. Тургай юл буе аларга тауда йомраннар белән ниләр сөйләшкәнен, Акбай белән ничек уйнаганын, төшендә пәри күргәнен сөйләде, малайлар көлделәр дә көлделәр. Күп көлә торгач, Фаилнең кабак СКАЧАТЬ