Китап (җыентык). Марат Кабиров
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Китап (җыентык) - Марат Кабиров страница 34

СКАЧАТЬ салкынлык… Илдарга бу күренеш таныш сыман тоелды. Моны аның күргәне, тойганы бар иде. Тик кайда икәнен генә хәтерли алмады. Ул күзләрен ачты һәм, үзенең кайда икәнен ачыкларга теләп, тирә-юньгә күз ташлады… Көтелмәгән күренештән коты алынып кычкырып җибәрде, тик тавышы чыкмады. Ул күзләрен ачып-йомып алды. Күренеш үзгәрмәде.

      Ул шәһәрнең кайсыдыр урамында иде. Автомобиль юлының буеннан буена диярлек хуҗасыз машиналар тезелеп киткән. Кайсыларының тәрәзәләре ватылган, кайсының ишеге каерылган, ә кайберләре бөтенләй дүрт тәгәрмәчен күккә каратып ята. Һәм болар борынгы заман машиналары иде. «Волга» лар, «Мерседес» лар, «Тойота» лар… Хәзерге урамнарда андыйларны күрермен димә. Кызыл кирпечтән һәм цемент блоклардан салынган тугызар катлы йортларның да тәрәзәләре ватылып беткән, кайберләре яртылаш җимерелгән, кайберләрендә әле булса янгын эзләре төтенләп тора. Урам буйлап кулларына балталар, торбалар һәм тагын әллә нәрсәләр тоткан гарип кешеләр атлый. Боларның күзләре пыяла сыман салкын, хәрәкәтләре курчакныкы шикелле. Һәм һәркайсының өстендә пычрак сәләмә киемнәр, хәтта йөзләренә кадәр пычракка һәм канга батып беткән, һәммәсе дә яралы, кайсының муены умырылган, кайсының аркасында сабы сынган пычак серәеп тора. Араларында ирләр дә, хатыннар да бар. Хәрәкәтләрендә дә, күз карашларында да, гомумән, бөтен барлыкларында адәм балаларыннан аерылып тора торган ниндидер салкынлык, җансызлык чагыла. Алар сөйләшмиләр дә, бер-берсенә игътибар да итмиләр. Кемнеңдер күзгә күренмәс кулы белән идарә ителүче машиналар сыман, бер юнәлештә хәрәкәт итәләр. Һәм… Нинди генә тарлавыкка барып керсәләр дә, бер-берсенә бәрелмиләр дә, өелешеп тә тормыйлар, болар бер организм шикелле.

      Илдар аларның нәрсә эшләп йөрүләрен тоя иде. Болар түбән катлам җан ияләрен, кешеләрне эзли һәм юлларында очраган һәрберсен юк итәргә тиешләр. Җирдә бер генә бөртек адәми зат та калырга тиеш түгел, чөнки кеше – йогышлы чир кебек, тамырыннан йолкып ташламыйча торып, аннан котылып булмый. Хәлиткеч сугышлар булып узды инде. Адәм баласы асылда кыйратылды. Хәзер аның калдык-постыкларын табу һәм юк итү чаралары бара.

      Илдар, ишетү, иснәү һәм күрү органнарының бөтен сәләтен җыеп, кеше эзләде… Юк, аның өчен кемдер эзли иде… Ул үз акылы белән идарә итүче затның көчәнүен генә сизде. Һәм ул затны күрергә теләгәндәй, тирә-ягына күз салды. Артында да, янында да тере әрвахлардан башка беркем дә юк иде. Һәм ул кинәт туктап калды. Ул нәрсәнедер аңлап туктап калды. Бик мөһим нәрсәне. Тик аның ни икәнен шундук онытты. Онытудан бөтен булмышы белән тетрәнеп куйды. Һәм уянып китте. Бары тик шунда гына, төштән өнгә кайткан юлда гына, ул теге уйны хәтерләде. Бер мизгелгә генә. Әмма шул җитте. Моны аңлау искиткеч авыр иде.

      «Мин аларның берсе, – дип уйлады ул, күзләрен ачканда. – Мин дә теге тере әрвахларның берсе идем».

      Күзләрен ачу белән, бүлмәдә якты музыка уйный башлады. Урынның ул яткан өлешендә генә күзәнәкләрне тынычландырып җибәрерлек җылылык барлыкка килде. Бераздан Илдарның күңелендәге хәвеф тойгысы бөтенләй юкка чыкты. Һәм ул СКАЧАТЬ