Китап (җыентык). Марат Кабиров
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Китап (җыентык) - Марат Кабиров страница 37

СКАЧАТЬ булмый, һәм бер-ике роман язган арада, өйдәге бөтен нәрсә таралып төшә яза иде. Шайтан алгыры!..

      Мин фатир буйлап бер әйләндем дә йокы бүлмәсендәге телевизорны кабыздым. «Дивандагы кибет» ерактагы кешеләрнең сөйләшкәнен тыңлау өчен уңайлы җайланма сата. «Зәңгәр дулкын» телевидениесе җенси бәйләнешләр вакытында куллана торган мазь рекламалый. «Шәхесләр» программасында эстрада йолдызы кемнәр белән түшәк бүлешүе хакында бәян итә. Кызыклы тапшыру – фотолар да, видеороликлар да күрсәтәләр. «Яшьләр» каналында хатын-кызларны аздыру буенча фән докторы чыгыш ясый. Танышу, җенси бәйләнешкә керү буенча файдалы киңәшләр бирә. «Спорт» каналында танылган боксёрның бер яшь кызны көчләве турында сөйлиләр. «Авыл хуҗалыгы» нда яңа төр техника рекламалана. «Гаилә» каналы полигамия буенча бәхәс алып бара. Берничә ир белән яшәгән хатынны да, берничә хатын белән яшәгән ирне дә хуплыйлар. «Бәхетеңне сынап кара!» тапшыруы һаман бетмәгән. Анда һаман шул – ГОДОРО. Тагы берничә каналдан акча отуга корылган тапшырулар бара. «Тәрбия» каналында баланы өйдә үстерү яхшымы, әллә туу белән махсус балалар йортына урнаштырумы дип баш ваталар. Күпчелек балалар йортына урнаштыруны яклый. Беренчедән, ата-анага мәшәкать кими, икенчедән, балага тиешле шартларда, махсус белгечләр кул астында тәрбия алу мөмкинлеге ачыла. «Медицина» каналы соңгы вакытта берничә тапкырга күбәйгән наркоманнарны дәвалау ысуллары турында сөйли. «Виртуаль дөнья» тапшыруы үз сафларының көчәюе белән мактана. Соңгы вакытта хәтта тоташ отпускларын виртуаль сәяхәттә үткәрүчеләр күбәя икән. «Сез җәннәткә бармыйсыз, җәннәт сезгә үзе килә!» – дип кызыктыра ул…

      Йа, Ходай! Барлыгы биш йөзгә якын канал. Рәхәтләнеп карарлык, рухыңа азык алырлык бер генә нәрсә дә табып булмый. Телевидение халыкны мәгълүмат белән тончыктыра. Ул шул тиклем күп, илдә ниләр баруы турында уйлап торырга да вакытың юк. Кешенең аңы шултиклем мәгълүматны эшкәртеп өлгерә алмый. Хәер, моны мәгълүмат дип атап та булмыйдыр әле. Псевдомәгълүмат. Кешенең аңын мөһим нәрсәләрдән читкә юнәлтү. Зомбификация.

      Бер телевидение генә түгел бит әле ул. Моңа эреле-ваклы радио каналлары да, төрле киностудияләр төшергән примитив сериаллар да, музыкаль язмалар да, кесә телефоннары, Интернет челтәре аша һөҗүм итүче төрле чаралар да өстәлә. Һәм менә шундый дәвердә кешеләрнең наркоманиягә, азгынлыкка, виртуаль дөньяга тартылулары бер дә гаҗәп түгел. Туктаусыз рәвештә һөҗүм итүче псевдомәгълүматтан котылырга, ял итәргә теләгән аң чынбарлыктан качу юлын эзли. Йа, Хода!

      Мин Гуля яратып караган каналда тукталганмын икән. Сериал инде беткән иде. Ишектә Гуля күренде. Аның кулында телефон иде.

      – Кичә кичтән генә өч йөз сум салган идем, – диде ул, – акчасы беткән дә. Син сөйләшмәгәнсеңдер бит?

      Мин кинәт кенә ни дип әйтергә дә белми тукталып калдым. Авызымны ачам гына дигәндә, ул тагын телгә килде:

      – Син дә «Иделия» не карадыңмы?! – Ул минем сериал каравым өчен шатлана сыман иде. Һәм әле генә биргән соравын оныткан иде инде. – Мин СКАЧАТЬ