Китап (җыентык). Марат Кабиров
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Китап (җыентык) - Марат Кабиров страница 31

СКАЧАТЬ дидем мин. – Дәреслекләр дә чыгармыйсызмыни?

      – Юк. Киләсе уку елына дәреслекләрне алыштырачак махсус җайланмалар кайтарачаклар дип сөйлиләр. Алар блокнот зурлык кына булачак, ә үзләрендә меңәрләгән китапның текстын сыйдырачаклар икән…

      – Аңлашыла…

      – Сез заказ бирергә дип килгәнсездер инде… – диде ул гаепле тавыш белән, – гафу итегез инде…

      Мин моңсу елмайдым.

      – Сезнең гаеп түгел бит…

      Ул баш какты.

      – Әгәр корылмаларны алып китмәсәләр… – Ул тагын пышылдауга күчте: – Корылмалар үзебезгә калса, без яшерен юл белән сезнең әсәрләрне нәшер итәргә тырышырбыз. Мин ярата идем сезнең романнарны. Кызганыч, әлбәттә.

* * *

      Даутов, гадәттәгечә, якты йөз белән каршылады, ишектән мин күренү белән, өстәл артыннан торып, яныма килеп күреште. Һәм, теге вакыттагыча, ике чынаяк куелган өстәлгә ымлады.

      – Мин сезне күптән көткән идем инде, – диде ул, үз урынына утырып. – Рәхим итегез!

      Мин бертын басып тордым. Шулай да утырырга мәҗбүр булдым – өстәл өстендә минем «ПётрI» ята иде. Шундук диярлек бер сигарет алып кабыздым.

      – Сезнең эшме?

      Даутов елмайды.

      – Үз өстемә андый ук зур җаваплылыкны алырга теләмим, – диде ул, чынаягыннан бер йотым уртлап. – Бу хәлгә халык күптән әзер, ул күптән моны тели иде. Мин бары тик аның теләген чынга ашырырга ярдәм генә иттем.

      – Ләкин…

      – Аңлыйм сезнең хәлне. – Даутов эш өстәленнән бер китап үрелеп алды. – Менә бу китапны күрәсезме?! «Рус классикларының әсәрләре». Монда рус классикларының өч гасырлык иҗаты сыйган. Бер генә әсәр дә төшеп калмаган. Берни дә онытылмаган. Бары тик кыскартылган гына. Һәм бөтенесе бер китапка сыеп беткән. Бу нәрсә турында сөйли?

      Мин дәшмәдем.

      – Без тизлек заманында яшибез, – дип дәвам итте Даутов. – Кешеләрнең китап укырга вакыты юк. Хәтта иң яхшы язучыларның иң яхшы әсәрләрен дә укырга вакыты юк аларның. Һәм менә бу китап әнә шул вакыт дефицитын канәгатьләндерү максатында нәшер ителгән. Сине, әйтик, Достоевский кызыксындыра икән – рәхим ит – менә аның берничә җөмләдән генә торган биографиясе, менә әсәрләренең кыскача варианты. Ун-унбиш битлек «Идиот», шундый ук күләмдә «Җинаять һәм җәза»… Һәм ярты сәгать эчендә син Достоевский хакында ярыйсы ук мәгълүмат туплый аласың…

      – Ләкин бу – бөтенләй башка нәрсә… – дидем мин. – Достоевский турында ярты сәгать эчендә бернәрсә дә белеп булмый. Бу бөтенләй белем түгел, ә ниндидер белешмә генә була. Аның әсәрләрен бөтен тирәнлегендә аңлау өчен…

      – Ә бүгенге кешеләргә белем дә, тирәнлек тә кирәкми, – дип бүлдерде мине Даутов. – Үзләрен шыр наданга исәпләмәс өчен, аларга шушы китаптан алган мәгълүмат тә җитеп ашкан. Ә тирәнлек бөтенләй хаҗәт түгел. Чөнки бүгенге халыкның нәрсәгәдер артык игътибар бирергә, аның турында уйланырга вакыты юк, ул ашыга, кабалана. Аның эше күп. Минем сүзгә ышанырга теләмәсәң, бүгенге популяр җырларның СКАЧАТЬ