Китап (җыентык). Марат Кабиров
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Китап (җыентык) - Марат Кабиров страница 30

СКАЧАТЬ якка карадым. Киштәләр буш иде. «Димәк… – Мин әлеге күренешнең нәрсә аңлатырга мөмкинлеген башыма китерә алмыйча тынып калдым. – Димәк, бу кибет эшләми башлаган…» Ләкин ул әле күптән түгел генә ачылган иде һәм ремонтка ябылуына бер дә ышанасы килмәде. Мин ишекнең сул як яңагындагы төймәгә бастым. Эчтә берәрсе булса, чыгып ачар да минем соравыма җавап бирер. Әмма озак кына шылтырытсам да, беркем дә чыкмады, һәм мин бу урыннан китәргә мәҗбүр булдым. Бер тукталыш чамасы арырак тагын «Планета» кибете бар иде.

      Кинәт светофор янында басып торган бер абзыйны күреп калдым. Ул капчыгын җиргә куйды да кул сырты белән маңгаен сөртеп алды һәм яшел ут янганын көтә башлады. Мин йөгереп диярлек аның янына килеп бастым.

      – Саумысез!

      Абзый миңа танырга тырышып карап алды да баш кагып кына куйды.

      – Капчыгыгызда нәрсә ул? – дидем мин, соравымны бәйләнүгә ошатмаска тырышып. – Соңгы вакытта капчык күтәргән кешеләр күбәйде шикелле…

      Абзый миңа сәерсенеп карап алды да елмайгандай итте:

      – Китаплар ул.

      – Нәрсә?

      – Китаплар, – дип кычкырыбрак кабатлады абзый һәм капчыгын иңенә күтәрде. – Китап ташыйбыз.

      – Кая?

      Абзый миңа сәер караш ташлады да урам аша чыга башлаган халыкка иярде. Мин дә аның артыннан калмаска уйлаган идем, үземә кирәкле автобус килгәнен күреп, тукталышка йөгердем. Бу абзый артык сүзчән кеше түгел, барыбер көткән җавапны алып булмас. Иң яхшысы – теге кибеткә барудыр.

      «Планета» кибете дә бикле иде. Ишек-тәрәзәләрендә кара төстәге пыялалар булганлыктан, мин аның эчен күрә алмадым. Проспекттагы ике зур кибетнең бикләнүе очраклы хәл сыман тоелмады. Өстәвенә, китаплар күтәреп каядыр барган кешеләр… Кыңгырауга басарга туры килде. Озак кына шылтыраткач, хәрби комбинезон кигән бер егет ишек ачты.

      Мин кемлегемне аңлатып бирдем. Һәм кибет директорын күрү мөмкинлеге белән кызыксындым. Егет директорның каядыр китүен һәм миңа берничек тә ярдәм итә алмавын әйтте.

      – Китап кабул итү пунктлары ачылгач, безнең сәүдә бермә-бер яхшырып китте, – диде ул. – Кешеләр китапны йөзәрләп алдылар. Кабул итү пунктларында бер яңа китап өчен икешәр йөз сум түләүләрен белгәч, үзебез дә шунда илтеп тапшырдык. Һәм… Нәшриятлар да үз продукциясен, безгә бирмичә, турыдан-туры кабул итү пунктларына илттеләр. Нәтиҗәдә, безнең кибет киштәләре бушап калды… Китап кибетләре яшәүдән туктады…

      – Китап кабул итү пунктлары? – дип кабатладым мин, берни аңламыйча. – Анысы нәрсә тагын?

      Егет миңа сәерсенеп карап торды да башын чайкап куйды.

      – Сез дөньядан артта калгансыз шикелле… – Ул елмайгандай итте: – Моннан берничә ай элек барлык матбугат чараларында да иске китапларны кабул итү пунктлары ачылу турында хәбәрләр булды. Башта алар искергән, беркемгә дә кирәкмәгән китапларны гына җыйдылар. Соңрак өр-яңа китапларга СКАЧАТЬ