Китап (җыентык). Марат Кабиров
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Китап (җыентык) - Марат Кабиров страница 33

СКАЧАТЬ яшәгән шәһәрендә танышларының шулкадәр аз булуын ачыклагач сискәнеп китте. Ничек алай булырга тиеш инде?! Болай булырга тиеш түгел, ул бит башка кешеләр белән дә таныш булырга тиеш иде…

      Таныш… Танышу… Ә Ләйлә белән кайчан таныштылар?

      Илдар моны һәрвакыт исендә тотадыр шикелле иде. Әмма әле хәтерли алмады. Хәтта елның нинди вакытында икәнен дә… Җәй көне идеме ул, язмы, көзме, кышмы?.. Кайда булды бу хәл – урамдамы, эштәме, яки башка җирдәме? Аларның Ләйлә белән беркайчан да бу хакта сөйләшкәннәре юк иде. Әмма Илдар үзенең Ләйлә турында бөтен нәрсәне дә белүенә тамчы да шикләнми иде. Әле менә төрле сораулар биреп карады да берсенә дә җавап таба алмады.

      Ничә ел бергә яшиләр алар?

      Туйлары кайчан булды?

      Ләйлә – кайсы як кызы?

      Бу коточкыч иде.

      Илдар курку катыш кызыксыну белән кулындагы китапка карап куйды. Бәлки, китап аның хәтерен алгандыр? Ә моңа кадәр ул боларны белә идеме соң? Белә иде. Һәрхәлдә, белүенә ышанычы нык иде. Ләкин әлеге китап аның танышларын, аралашкан кешеләрен оныттыра алмый ич инде. Илдар сагаеп калды. Әгәр аның хәтерен китап алган икән, Ләйлә хәтерләргә тиеш. Ул белергә тиеш. Ул бит китап укымады.

      – Илдар, син бүген җитәрлек шөгыльләндең, – диде ягымлы тавыш, – ял итәргә вакыт.

      Ләкин Илдарда ял кайгысы түгел иде инде. Башында кайнаган сорауларга җавап табарга кирәк иде. Һәм моңа бары тик Ләйләне уятып кына ирешеп була.

      – Илдар…

      Тавыш хаклы иде. Чынлап та, китап укудан әле туктап торыргадыр. Монда язылганнарның һәммәсен берьюлы кабул итсәң, чиргә сабышуың да ерак түгел. Илдар китапны урынына куйды да системадагы дискны алыштырырга әзерләнде. Һәм кинәт миенең кайсыдыр өлешендә бер уй ялтлап китте. Әйе!.. Хәзер ул дискны алыштырачак һәм… барысын да онытачак. Автоматик хезмәтләндерү системасы, аның бөтен уйларын да таратып, йокларга яткырачак. Бәлки, тагын мәхәббәт назларына күмелерләр, бәлки, тыныч кына йокыга талырлар. Әмма ул Ләйләгә бирергә теләгән сорауларын бирә алмаячак. Нишләргә соң?

      – Илдар, сиңа ял итәргә кирәк…

      Ләйләнең үзен монда чакырырга. Бары тик шулай иткәндә генә… Ә монда кергәч, хатыны да үзе белән нәрсәләр булганын онытмасмы? Монда сорау алышу да шикләрдән азат итмәячәк.

      – Илдар, сиңа ял итәргә кирәк.

      Тавыш дөрес сөйли иде. Чынлап та, бүгенгә җитеп торыр. Һәрнәрсәнең – үз вакыты. Вакыты җиткәч, бөтенесе дә үзеннән-үзе ачыкланыр. Ашыгырга ярамый. Сабыр итәргә кирәк. Һәм әлеге китаптан алган белемнәрне, ул кузгаткан хисләрне ныклап яшерергә, онытып торырга… Алар система күзенә чалынырга тиеш түгел. Әмма моңа ничек ирешергә соң?

      Илдар бер мәлгә уйга калды. Һәм Рамил Әхмәтович биргән кечкенә флаконны исенә төшерде. Кайчан, кайда, ничек кулланырга кирәген үзең белерсең. Шкаф янына килгәндә, Илдар боларның берсен дә белми иде әле. Әмма флаконны кулына алу белән, СКАЧАТЬ