Китап (җыентык). Марат Кабиров
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Китап (җыентык) - Марат Кабиров страница 35

СКАЧАТЬ нәрсә бу булмады. Кешеләр төрле булган сыман, аларның тавышлары да төрле. Хәтта әлегедәй гариплек үрнәге булырдайлары да бар. Мине хәтта шундый тавышлы җырчының сәхнәгә менүе дә түгел, ә халыкның аны яратуы гаҗәп иткән иде. Миңа һәрвакыт кешеләрнең күңел халәтен, җанын аңлыймдыр сыман тоелды, һәм һәрвакыт диярлек бу уемның дөреслектән никадәр ерак торуын күрергә туры килде. Мин кешеләр турында бернәрсә дә белмим булып чыкты. Адәм балалары мантыйк кануннары буенча гына яшәми иде. Хәер, моны «китап» дигән төшенчәнең бөтенләй юкка чыгуы үзе үк дәлилләп тора. Ә китапсыз калгач, мин кешеләрнең мантыйк дигән нәрсәне бар дип тә белмәвенә кабат-кабат инандым.

      Итта-ритта-риттата…

      Бөтен халык шәһәр көнен бәйрәм итә иде. Бу бәйрәм элек тә киң билгеләп үтелә иде, әллә кайлардан танылган җырчыларны чакыралар, шәһәрнең төрле урыннарында бушлай концертлар, тамашалар оештырыла, һәм тантаналы авазлардан бөтен тирә-як яңгырап тора. Хәтта ачтан үләр чиккә җитсәң дә, бу көндә үзеңне бәхетле итеп тоясың: җыр-моң, шатлык авазлары үзенә ияртә, һәм син хәтта нәкъ шушы мизгелдә җан бирсәң дә, теге дөньяга елмаеп барып керерсең шикелле тоела иде. Соңгы елларда ул тагы да шау-шулырак булып китте. Концертларга, җырлы-моңлы тамашаларга спортчылар бәйгеләре өстәлде, шәһәрнең бер урамында ат чабышлары, автомобиль узышлары үтсә, икенче урамында йөгерешчеләр бәйгесе уза, мәйданлы урыннарда һәртөрле көрәшләр, гимнастларның, циркачларның чыгышлары оештырыла, күктә аэропланнар гүелди, Агыйдел белән Караиделдә көймәләр, эреле-ваклы катерлар ду килә. Кыскасы, бәйрәмнән җирдә дә, суда да, һавада да качып булмый, һәм син качарга теләмисең дә – кырык эшең кырылып ятса да, иң бәхетле кешеләрнең берсенә әйләнеп, күңел ачарга керешәсең.

      Ул көнне мин дә бәйрәмчә кәефтә идем. Моның төп сәбәбе, әлбәттә, шәһәр тантанасыннан бигрәк, янымнан атлаган гүзәл иде. Гуля. Суга батып барган адәм саламга ябыша, диләрме әле? Мин – нәкъ шул батып барган кеше, һәм Гуля минем табыныр Аллам да, тотыныр саламым да иде бугай. Һәрхәлдә, кыска гына буйлы, ябык кына шушы кыз белән мин яшәвемнең мәгънәсезлеген оныта ала идем шикелле.

      Әдәбият дигән нәрсә юкка чыккач, данлыклы язучыдан мин гади бер бәндәгә әйләнеп калдым. Юк… Гади кешеләргә күпкә җиңелрәк булгандыр, чөнки алар бернәрсә дә югалтмадылар. Югалткан хәлдә дә югалту ачысын сизмәделәр. Ә мин… Мин бөтен нәрсәдән колак кактым. Мин хәзер чын-чынлап беркемгә дә кирәкми идем. Алай гына да түгел, кайчандыр танылган язучы булуымны һәм әдәбиятны яклап чыгышлар ясавымны хәтерләүчеләр миңа ниндидер бер сантыйга караган шикеллерәк карый иде. Һәм бер урында да сүзем үтми, фикеремне санга сугучы юк. Шул рәвешле мин җәмгыятьнең читкә тибелгән бер үги баласына әверелдем. Бу, әлбәттә, җиңел түгел иде. Әмма иң авыры – үзләренең ни кылганын да аңламыйча, ниндидер упкынга атлаган адәм балаларына ярдәм итә алмау булгандыр. Хәер, бар җирең дә чамасыз әрнегәндә, кайсы төшең ныграк авыртканны дөрес билгеләп булмыйдыр да әле. Мин әрнүдән генә тора идем.

      Гуля миннән унбиш яшькә кечерәк иде. Әдәбият аның өчен бөтенләй диярлек СКАЧАТЬ