Китап (җыентык). Марат Кабиров
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Китап (җыентык) - Марат Кабиров страница 29

СКАЧАТЬ бик тиз арада язуым турында әйткән идем инде. Әмма бу роман озакка сузылды. Ни өчен икәнен аңлата алмыйм, мин ул әсәрне яздым да сыздым, яздым да сыздым. Иртән язганым кичкә беркатлы һәм тапалган булып тоелды, һәм мин аны җуйдырып ташладым да яңадан язарга мәҗбүр булдым, әмма икенче көнгә анысы да пүчтәк шикелле күренде… Шул рәвешле бик озак вакыт үтте. Ниһаять, мин бу әсәрне тулысынча күз алдына бастырдым. Хәзер инде нәрсә эшләргә кирәген дә, ничек эшләргә икәнен дә яхшы белә идем. Тик, клавишлар артына утыру белән, аңны әллә нәрсә томалады да куйды һәм мин, көннәр буе этләнсәм дә, бер-ике җөмләдән артык берни яза алмадым. Роман җөмләләп кенә туды, һәм, аның соңгы ноктасын куйганда, мин чиктән тыш нык арыган идем.

      Әмма тынычлап йоклап булмады, базардагы карчык төшемә кереп интектерде. Ул ниндидер алама сүзләр кычкыра-кычкыра куып йөртте дә, мин абынып егылгач, ертык кәлүшләре белән типкәләргә тотынды, әле, пулемёттан аткан сыман, төкерекләрен чәчте, әле кай арададыр җыелган төркем уртасына чыгарып бастырды да, ни өчендер эчен тотып көләргә кереште, аңа башкалар да кушылды, һәм мин үземнән хихылдашып-хахылдашып көлгән кешеләрнең тавышына уянып киттем. Уянгач торып утырырлык, каядыр барырлык хәлем юк иде. Мин, күзләремне ачып, үз өемдә икәнемә ышандым да кабат йокыга талдым. Һәм теге карчык кабат эләктереп алды…

      Бу коточкыч иде. Аптырагач, мин торып утырдым. Юынып алдым. Балконга чыгып, тәмәке кабыздым. Урамда ниндидер капчыклар күтәргән кешеләрне күреп, елмаеп куйдым. Алар барысы да каядыр бер юнәлешкә атлыйлар… Хәтта кайбер йөк машиналарының әрҗәсендә дә шундый ук капчыклар өелгән… Бу хәлне башка вакытларда, яңа әсәремне язган арада тәмәке тартырга чыкканда да күзәткәнем бар иде, әлбәттә, тик ул чакта моңа тамчы да игътибар бирмәгән идем. Әле бу миңа кызык булып тоелды.

      Тәмәке тартканда шулайрак уйласам да, өйгә керү белән мин бу хакта оныттым. Яңа әсәрне укып чыгаргамы әллә дип, компьютерга күз салдым да, әле тамчы да ял итә алмавымны уйлап, кабат урынга аудым. Бу юлы шундук йокыга киттем һәм бернинди дә төш күрмәдем. Ниндидер тирән һәм татлы йокы булды бу, кабат уянгач, мин яңа туган кеше җиңеллеге белән урыннан күтәрелдем. Кәефем дә искиткеч яхшы иде.

      Соңгы вакытта әсәремне тәмамлауга, бурыч кәгазьләре көтеп тормый иде инде, хәтта андый язулар булса да, мин бер кыенсынусыз түләп кайта идем. Шулай да мин мондый көннәрдә почта тартмасын карап керергә гадәтләнгән идем. Язганда, аның кайгысы булмый, тормыш белән бәйләнеш өзелеп тора. Телефоннар сүнгән, почта – йозакта… Ә язып бетергәч… Мин почтаны карап кердем, һәм килгән язулар кәефемне тагы да ныграк күтәреп җибәрде. Анда башлыча китап кибетләреннән акча күчүе турындагы хәбәрләр иде. Һәм ул хәбәрләр бер вакытта да булмаганча якты иде. Мин башта үз күзләремә үзем ышанмыйча тордым. Аларда язылган сүзләрнең хаклыгына ышангач, күңелне әллә нинди сәер хис биләп алды: бер үк вакытта, күккә талпынып, канатларымны җәеп очып китәсем дә, җиргә ятып, ауный-тәгәри елыйсым да килде. Һәм бу – гаҗәп тә түгел. Мин үз дигәнемә ирештем. СКАЧАТЬ