Китап (җыентык). Марат Кабиров
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Китап (җыентык) - Марат Кабиров страница 26

СКАЧАТЬ – чынбарлык. Һәм Илдар үзенең сөйгән яры белән шушы чынбарлыктагы бәхет илендә яши. Моннан да зуррак нәрсә турында хыял итү дә мөмкин түгелдер сыман.

      Илдар үзенең эш бүлмәсенә карап алды. Ул аларның китүен түземсезлек белән көтә иде. Алар тизрәк китсә, Ләйләсе янына йөгерер, чиксез ләззәткә чумар… Ул сөйгәне белән бергә үткәрәчәк вакытларын тагын бер кат күз алдына бастырды. Бу юлы тагы да матуррак, тагы да ләззәтлерәк итеп. Бераздан аның эш бүлмәсеннән чыктылар.

      – Бөтенесе дә тәртиптә, Илдар әфәнде, – диде ирләрнең берсе. – Борчыганыбыз өчен гафу итегез.

      – Зарар юк…

      – Әмма без тагын килергә мөмкинбез, – диде икенче адәм. – Баштагы мәлләрдә система күзәтү астында була инде. Гаеп итмәссез.

      – Рәхим итегез! – Илдар елмаеп кулларын җәйде.

      – Сау булыгыз.

      Алар чыгып киткәч, Илдар ишек төбендә озак кына басып торды. Боларның килүендә бернинди гаҗәп нәрсә дә юк сыман тоелса да, ул күңеле белән сизде – бу бер дә юкка гына түгел. Бер дә юктан гына йөрми болар. Бу – автоматик хезмәтләндерү системасын тикшерүдән бигрәк, Илдарны кисәтү шикеллерәк бер чара иде. Ә бәлки, алар нәрсәдер эзләгәннәрдер? Тик нәрсә? Кинәт ул боларның ни өчен килүләрен төшенгәндәй булды. Һәм атылып эш бүлмәсенә керде. Шкафка ташланды. Ул бая гына калдырып киткән җирдә китап юк иде. Рамил Әхмәтович биргән флакон да юкка чыккан. Димәк, болар нәкъ шушы китапны эзләп килгәннәр… Ләкин… Илдар дисклар тезелгән шкаф ишеген ачты һәм үзенә кирәклесен эзләп тапты. Монысына тимәгәннәр иде. Димәк, күрмәгәннәр. Игътибар итмәгәннәр.

      – Илдар, сезгә бераз тынычланырга кирәк, – диде бүлмә. – Өстәл артындагы кәнәфигә утырыгыз…

      – Рәхмәт. Хәзер… – Бүлмәнең кысылуына бераз ачуы чыкса да, ул сиздермәскә тырышты. – Хәзер тынычланабыз.

      Илдар клавишларга баскалады. Дискны алыштыргач, бүлмә эчендә тагын ниндидер иркенлек барлыкка килгәндәй тоелды. Әйтерсең аны бөтенләе белән алыштырып куйдылар.

      – Син шкафны дөрес япмадың… – диде ягымлы тавыш.

      Илдар бер мәлгә аптырап калды. Шкаф ишеге ябылган һәм дөрес ябылган иде. Шулай да ул аны тикшереп карарга булды. Һәм дөресләп бикләргә дип ишекне ачкач, үз күзләренә үзе ышанмыйча бертын басып торды. Профессор биргән флакон да, ак пакет та урынында иде.

      – Сиңа бернинди дә хәвеф янамый, – диде ягымлы тавыш. – Эшеңне дәвам итәргә мөмкин.

      Ләкин Илдар эшкә тотынырга ашыкмады.

      – Соңрак, – диде ул, мөмкин кадәр ягымлырак булырга тырышып, – эшне соңрак дәвам итәрбез.

      Һәм дискны, тартып алып, баягы урынына куйды. Бүлмә тагын үзгәргәндәй тоелды. Хәзер ул үзен меңләгән кешенең күзәтүе астындагы шикелле итеп сизде. Һәрхәлдә, күңелдә булган ниндидер иркенлек, хөрлек юкка чыкты.

      Шуны ачыклагач, өстәл янындагы шкафка килде. Һәм ниндидер битарафлык белән ишеген ачты. Бертын карап торды. Күзләрен угалап алды. Шкафта бернәрсә дә юк иде. Китап та, флакон да. Ул әлеге күренешне хәтеренә СКАЧАТЬ