Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр. Адлер Тимергалин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр - Адлер Тимергалин страница 18

СКАЧАТЬ белән җиңел тарантас та юк. Колония штатында хисапланган кара борынлы Полкан да Вася агайдан калмаган, ахрысы…

      Акылын җуйган ефрейторны исә мотоцикл коляскасына салып алып китәләр. Бер-ике көннән аларның җимерек машинасын таш юл буендагы куаклар артында күрәләр. Монда нинди хәлләр булганлыгы турында гөман итәргә генә мөмкин, ә фашистларның итәкләренә ут капкан чак була – алар Киевтан кире чигенеп маташалар. Бу чигенү вакытлы гына булса да, малайлар күңелендә өмет чаткысы кабынсын өчен җитә кала: димәк, дошман ул кадәр үк көчле түгел, димәк, аны чыннан да тукмарга була!

      Фашистлар, яңадан һөҗүмгә күчеп, Совет Армиясен тагын кысрыклый башлыйлар. Хутор аркылы Киев юнәлешендә аларның эт чирүе кебек яңа гаскәрләре уза.

      Азатның миен һаман бер сорау бораулый. Нишләргә? Нишләргә хәзер? Кая гына барып cыенырга? Өч төркем малай, тәвәккәлләп, юлга чыгып китә. Роберт һаман дәшми. Бөтенесен аңлый, нидер әйтмәкче булып омтылып та карый, ләкин аның табигатендә нәрсәдер бозылган, ниндидер бик нечкә пружинасы өзелгән…

      Ләкин барыбер моннан ычкынырга кирәк, ычкынырга. Кыякларга. Монда калырга ярамый. Немецлар айныячак, кабат бу йортны искә төшерәчәк бит. Аннары юләр ефрейторның һәлакәтендә казына башларлар. Шикләре беренче нәүбәттә Азатка төшәр…

      Ахырда Азат энесе каберенә куелган тактага аның исем-фамилиясе язылган калай кадакларга ниятли. Бу аның монда соңгы эше булачак. Ул абзар тирәсендә кул яссуы кадәр җиз калай кисәге табып ала һәм шуңа, без белән төртке-төртке эз ясап, «Сәйдәшев Айдар Нәҗип улы. 1934–1941» дип яза.

      Менә шушы язуны Айдар кабере өстенә бастырып куелган тактага кадаклап маташкан вакытта, аның янына качып-посып кына Вася агай килеп чыга.

      – Исәнме, сынок, – ди ул, шыпыртлап. – Матур итеп җирләгәнсең энеңне. Рәхмәт…

      – Вася агай, сез… каян?

      – Син сорама, мин әйтмим, Азатко. Миңа теге мотоцикл авариясеннән соң яшеренергә туры килде. Ә хәсисләр… ефрейторлар тиешлесен алдылар, җәһәннәм кисәве алар хәзер.

      Вася агай Азатны күрергә дип кенә килеп чыккан икән. Хәзер инде ул малайларга «йорттан» тизрәк таралышырга киңәш итә.

      – Сугыш өч-дүрт елга сузылырга охшаган, – ди карт. – Сиңа мин бер адрес бирәм, аны минем алдымда ятла да, аннары кәгазьне юк итәрбез.

      «Гродно өлкәсе, Довбучишки авылы, Сөләйман Богданович» дип язылган була кәгазьдә.

      – Татар кешесе ул үзе, – дип аңлата Вася агай. – Авыллары да – татар авылы, хәтта хан заманыннан калган мәчетләре дә бар. Ихтимал, бөтен Рәсәйдә андый борынгы мәчет юктыр да әле… Үзләре белорусча сөйләшәләр, әмма диннәрен тоталар, тик Коръәннәре дә белорус хәрефләре белән язылган… Сулейман белән без дүрт ел Германиядә әсирлектә булдык, бер сыныкны икебезгә бүлеп, бер табактан ашадык, сугышлар тынып беткәч кенә, рәхмәт төшкере, Финляндия булышлыгы белән илебезгә кайтырга насыйп булды. Юл уңаенда туктап, мин аларның авылында төн кундым, рәхәтләнеп мунча кердем. Елга бер-ике СКАЧАТЬ