Ике роман (җыентык). Әхәт Сафиуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Ике роман (җыентык) - Әхәт Сафиуллин страница 44

СКАЧАТЬ дә. Бара торгач, Егор аңа, бер өйгә күрсәтеп:

      – Менә шушында кереп кара әле, атакай! – диде. – Мин бераж ужып китәм дә, шине көтеп, шушы тирәдә йөренеп торырмын…

      Архимандритның урамнан ул күрсәткән өйгә таба борылуы булды, капка төбендә балта белән бүрәнә кабыкларын юнып яткан ир, аны күрүгә үк, тиз генә тактадан ясалган капкасыннан кереп китте. Атакай килеп җиткәндә, өйнең кече капкасы бикле иде инде. Ул аны шакырга кереште, тик нихәтле генә шакыса да, аны ачучы булмады. Шулай уйланып басып торганда, борылып, бу хәлне күз кырые белән генә күзәтеп торган Егор килеп җитте һәм, капканы йодрыгы белән төя-төя, ачу белән:

      – Ач әле капкаңны, Шәмигулла, ач! Бала-чага түгел бит шин… – дип кычкырды. – Шинең кереп киткәнеңне күрдем ич мин. Ач әйдә, ач!

      Бераздан ишегалдыннан өй хуҗасы Сәмигулланың:

      – Синме соң ул, Егор дәдәй? – дигән тавышы ишетелде.

      – Әйе, мин, мин. Ач капкаңны!

      – Хәзер, Егор дәдәй, хәзер. Сабырсызланма!

      Капка ачылып китте дә, аннан башта Сәмигулла дигән бу ир-атның башы күренде, аннан төп шикелле тәбәнәк, юан гәүдәсе килеп чыкты.

      – Исәнме-саумы, Егор дәдәй!

      – Ишән әле, ишән. Гомердә булмаганны, нишләп көпә-көндеж капкаңны бикләп утырашың шин?!

      – Арыдым да бераз ял итеп алыйм дигәнием. Ә нәрсә, берәр йомышың төштеме әллә миңа, Егор дәдәй?

      – Минем шиңа бернинди йомышым да юк, менә бу кешенеке бар, – диде Егор, Раевскийга күрсәтеп.

      – Ә минем поплар белән бернинди алыш-бирешем дә юк! Булырга да мөмкин түгел…

      – Ашыкма шин, Шәмигулла! Башта өеңә чакыр, кунакны капка төбендә тоту килешми…

      – Анысы шулай, әйдә, өйгә керегез! – дип чакырды өй хуҗасы.

      Аның артыннан өйгә керделәр. Анда чисталык вә пөхтәлек хөкем сөрә иде. Утырыштылар. Шундук Сәмигулла:

      – Йә, попның ни йомышы бар миндә? – дип сорады.

      – Малаеңның олышы ничә яшьтә әле шинең?

      – Монда минем малайның ни катнашы бар?!

      – Рекрут яшенә житеп килә түгелме?

      – Ундүртенче яше белән бара…

      – Менә күрәшең, рекрут булырга да күп калмаган! Вакыт дигәнең тиж ужа ул, Шәмигулла. Димәк, аны яныңда калдыру турында уйларга да вакыт. Беләшеңдер, Пётр патшаның шундый фәрманы бар: кем дә кем хриштиан динен кабул итә, шул рекрутлыктан котыла. Шижәшеңме? Һич тә начар фәрман түгел бит! Шунышын да беләшеңдер: рекрутлар гомерлеккә алына! Инде шин аны башка күрә дә алмыйшың дигән шүж.

      – Димәк, бу поп мине динебезгә хыянәт итәргә үгетләргә килгән? Ә син, Егор дәдәй, авылдашыбыз була торып, аңа ярдәм итеп йөрисеңме? Сиңа күпме түли ул моның өчен?

      – Вәт жүләр! Мин бит, ахмак булмашаң, шине бәладән коткарырга телим!

      – Әйдә, без болай килешик, Егор дәдәй: син мине бернинди бәладән дә коткармыйсың, минем турыда кайгыртмыйсың… Әгәр дә минем йортка СКАЧАТЬ