Ике роман (җыентык). Әхәт Сафиуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Ике роман (җыентык) - Әхәт Сафиуллин страница 48

СКАЧАТЬ башкаларны куркыту максатында, плацта барлык солдатлар алдында асып үтерделәр. Икенчесен, үзен «татарва» дип мыскыл иткән офицерга әйткән тупас сүзе өчен шпицрутенга тарттылар, ягъни шомполлар белән суктырып, строй аша үткәрделәр. Исән калмагандыр ул… Тик андыйлар барыбер табыла торды. Менә бит ничек, хәтта үлем белән дә куркытып булмый аларны!

      – Килешәм, дөрес әйтәсең. Мин хезмәт иткәндә, дисциплинаны бозган яисә башка берәр гаебе өчен матросларны да, строй аша үткәреп, линь (очы төенләнгән нечкә бау) белән суктыралар иде. Каты җәза, хәтта аны күзәтеп торуы да авыр… Ә файдасы тимәде диярлек…

      – Яндырырга кирәк берәрсен! Башкаларны куркыту өчен. Андыйлар авыллардагы керәшеннәр арасында да бар, тик моны раславы бик авыр, чөнки авыл халкы бер-берсен яклый, түрәләргә җиткерүче юк…

      – Бу – инквизиция, кыргыйлык. Аннары ул чиркәүнең «Үтермә!» дигән канунына да каршы килә… Белмим, бу да уңай нәтиҗә бирмәскә мөмкин. Хәтта киресенчә килеп чыгуы да бар: иноверецлар христианлыкны бөтенләй күралмый башлар аннары…

      – Тик бу изге эшебезне алга таба да уңышлы дәвам итү өчен нәрсәдер эшләргә кирәктер бит?!

      – Сүз дә юк, кирәктер, әлбәттә. Тик монда бик уйлап эш итү сорала.

      – Минемчә, төрле халыклар, хәтта бер үк милләт кешеләре арасында да, әкрен-әкрен, сиздермичә генә, әле генә син әйткән бердәмлекне бетерергә тырышырга, әйтик, шул ук татарлар белән керәшеннәр арасындагы дуслыкка чөй кагарга кирәк. Аларда бер-берсенә карата дошманлык хисе тусын. Шуннан соң алар бер-берсен яклап тормас…

      – Алар арасында болай да сизелә инде андый нәрсә.

      Әле бу мәсьәлә турындагы сүз, билгесез, күпме дәвам итәр иде. Шунда алар белән бергә ашап-эчеп утырган Анна анакайның түземлеге төкәнде бугай, ул үзенең йомшак тавышы белән:

      – Әллә соң сезнең ничә ел күрешми торганнан соң да сөйләшер башка сүзегез юкмы?! – дип гаҗәпләнүен белдерде. – Һаман шул бер үк нәрсә турында баш ватып утырасыз! Калдырыгыз ла шул иноверецларны! Аларны безнең дингә кертү турында патша кайгыртсын! Үз хәлләрегез турында сөйләшегез!

      – Көфер сөйлисең, анакай, көфер сөйлисең, – диде Аполлон, хатынына кырын карап. – Безнең эшебез турында сөйләшү бит инде бу.

      – Калдырыгыз тынычлыкта шул иноверецларыгызны! Нишләп көчләп тагарга аларга безнең динне? Яшәсеннәр үзләре теләгәнчә! Алар кемгә комачаулый?

      «Матушка» сының мондый сүзләре өчен Аполлон Алексий алдында уңайсызланып калды.

      – Дәүләт белән чиркәүнең бу мәсьәләдәге максатының асылын аңлап бетермисең бугай син, анакай, – дип, ул аңа ачу белән карап алды.

      – Бик яхшы аңлыйм, тик бу әллә нигә бер очрашканда да сөйләшә торган тема түгел лә инде! – диде Анна, үпкәле тавыш белән һәм, аларның әңгәмәсен башка сүзгә күчерергә тырышып, архимандритка мөрәҗәгать итте: – Үзең ничек яшисең соң, Алексий? Синең яшьтә монах тормышы җиңел түгелдер… Ашарыңа кем әзерли? Керләреңне СКАЧАТЬ