Ике роман (җыентык). Әхәт Сафиуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Ике роман (җыентык) - Әхәт Сафиуллин страница 46

СКАЧАТЬ кеше алдында гел язылганга карап сөйләү бик яхшы нәрсә түгел дип санады.

      Ниһаять, курка-курка, дулкынлана-дулкынлана көткән ул көн килеп тә җитте. Рәислек итүче Экзарх башта Синод әгъзаларына кыскача гына Яңа керәшен конторасы, аның җитәкчесе Алексий Раевский турында белешмә биреп китте, аннары, аның бу вакыт эчендә нинди эшләр башкаруы турында сөйләр өчен, сүзне аңа бирде. Шундый дәрәҗәле, православие диненең асыл затлары утырган зал алдына чыгып баскан архимандрит, әлбәттә, башта бераз каушап калды. Ләкин шунда күңеленнән: «Нигә куркырга әле, алар да минем шикелле кешеләр ич!» – дип, үзен кулга алырга тырышты, бераздан, чыннан да, тынычланып ук калды кебек. Тынычланырлыгы да бар иде шул. Әйтик, 1731 елда ул җитәкләгән контора тарафыннан башка диндәге 108 кеше чукындырылса, икенче елда алар саны 201, ә быел инде христиан динен кабул итүчеләр 290 кешегә җитте! Ул тагын берничә кешегә артыр дип көтелә, чөнки ел бетмәгән бит әле!

      Гәрчә бу саннар нишләптер Синодтагылар белән бик үк туры килеп бетмәсә дә, аның җитәкчелегендә эшләгән Яңа керәшен конторасының эше уңай бәя алды. Дөрес, хисабын тәмамлаганнан соң, аны бик күп сораулар биреп аптыраттылар. Раевский шунысына игътибар итте: аларның күбесе һаман конторага бирелгән акчаларның ничек, нәрсәләргә, күпме тотылуы хакында булды. Ул бу мәсьәлә белән кызыксынган Синод әгъзаларына, кемдер әйтмешли, акчаларның тиененә хәтле төгәл, берни дә бутамыйча аңлатып бирде. Ә тыңлаучыларны аның бу саннарны кәгазьгә карап та тормыйча, яттан белүе гаҗәпләндерде.

      Раевский Синодтан күтәренке күңел белән чыкты, чөнки башкарган эшен дә хупладылар, тотылган акчалар мәсьәләсендә дә бернинди хилафлык тапмадылар. Алай гына да түгел, бу изге эшен шулай дәвам итәргә кушып, киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешүен теләделәр.

      Синод утырышыннан соң аның иңнәреннән йөз потлы йөк төшкәндәй булды. Аннан бүлмәсенә кайткач, караватына сузылып ятты да, кулларын баш астына куеп, күзләрен йомды. Юк, йоклап китмәде, бу аның бераз вакыт арыганлыгыннан ял итүе иде. Ярты сәгать чамасы шулай ятып торганнан соң, кинәт башына: «Берәр җиргә барып кайтсам яхшы булыр иде» дигән уй килде. Чыннан да, әллә нигә бер Санкт-Петербургка килеп чыккан икән, буш вакытын көпә-көндез менә шушылай караватта ятып үткәрү килешми бит инде! Тик кая, кемгә барасы? Ул күңеленнән мондагы танышларын барлый башлады. Әйе, нәкъ танышларын, чөнки флотта ике ел священник булып эшләү дәверендә ул монда беркем белән дә артык дуслашып китмәде. Хәер, теләмәде дә, дип әйтергә була. Беренчедән, христиан диненә бөтен җаны-тәне белән бирелгән, аның кануннарын бик яхшы үзләштергән, белгән һәм аларны һәрчак төгәл башкарырга күнеккән дини кеше буларак, ул таныш-белешләре арасыннан дуслашыр кешеләрне эзләмәде дә, моңа омтылмады да. Моның сәбәбе дә бар иде. Үз ише священниклар, поплар белән дуслашыр иде, аларның күбесе – үзе шикелле үк бик эчпошыргыч кешеләр, җитмәсә, бераз салып алганнан соң, кайберсе ни сөйләгәнен дә белми, хәтта араларында үзе хезмәт итә торган христиан диненә чын күңеленнән инанмаучылары да очрады. Әлбәттә, бер-ике мәртәбә очрашырга туры килгәннән соң, СКАЧАТЬ