Ике роман (җыентык). Әхәт Сафиуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Ике роман (җыентык) - Әхәт Сафиуллин страница 47

СКАЧАТЬ style="font-size:15px;">      – Йа Алла, сине дә күрер көннәр булыр икән! Рәхмәт төшкере, нинди җилләр ташлады сине Санкт-Петербургка?! – дип, Аполлон кәнәфидән урын күрсәтте һәм бер-бер артлы сораулар яудыра башлады: – Утыр да сөйлә. Исән-сау гына йөрисеңме? Ничек яшисең? Һаман буйдакмы? Ниләр маташтырасың? Контораңда эшләр ничек бара?

      – Ашыкма әле син! Сулыш алырга ирек бир! – дип елмайды Алексий. Тик сакал-мыек баскан йөзендә елмаюы сизелмәде дә. – Беренчедән, күреп торасың: Аллага шөкер, әлегә исән-сау, саулыкка зарланган юк шикелле. Әлбәттә, нишләмәк кирәк, еллар барыбер үзенекен ала бирә. Әйе, тәки өйләнмәдем, син әйтмешли, һаман буйдак булып яши бирәм. Нишләптер гаилә тормышы беркайчан да тартмады мине. Шул Яңа керәшен конторасында эшлим. Һаман башка диндәге халыкны христианлыкка тарту буенча. Эшләр бара болай, ләкин бер дә без теләгәнчә түгел…

      – Аңлашылды, – диде Аполлон. – Бер дә җиңел дип әйтмәс идем мин бу эшеңне. Юкка киттең син флоттан, юкка. Эшең менә дигән иде! Бернинди җаваплылыгы да, кыенлыгы да…

      – Мин тере эшне яратам. Ә монда мине, кемдер әйтмешли, һаман шул бертөрлелек изде, бертөрлелек басты. Көн дә бер үк нәрсә, бер үк хәл, бер үк күренеш! Алай да рәхмәт сиңа, флот хезмәте белән дә таныштым, матрослар психологиясен өйрәндем. Син үзең дә киттең бит армиядән! Димәк, сине дә туйдырды бу хезмәт.

      – Мин синең шикелле ике генә ел эшләмәдем бит анда! Китүем дә туйганнан түгел, чиркәүгә чакырдылар.

      Ул арада Аполлонның хатыны, өстәл әзерләп, ашарга дәште. Сөйләшә-сөйләшә ашап эчтеләр. Табын шактый мулдан иде. «Яхшы яши атакай белән анакай!» – дип куйды анда куелган берничә төрле ризыкны күргән Раевский.

      – Карале, Алексий, бая син: «Эшләр бара, тик без теләгәнчә түгел», – дидең. Моны ничек аңларга? Ниндидер кыенлыклар бармы?

      – Алай әллә ни кыенлыгы юк шикелле югын да, тик тырышасың-тырышасың, ә эшнең нәтиҗәсе күренми! Аеруча мөселман динендәге татарлар арасында эшләгәндә. Үҗәт халык! Һич аңлый алмыйм: нигә диннәренә шулхәтле ябышып яталар?!

      – Килешәм, хәрби частьта священник булып эшләгәндә, шактый очраштым мин бу халык рекрутлары белән! Аларны аңлау өчен, беләсеңме, нишләргә кирәк?

      – Нишләргә?

      – Үзеңне алар урынына куеп карарга.

      – Ничек инде?

      – Шулай. Син үзеңне христиан динендәге кеше итеп, ә аларны сине мөселман диненә кыстый торган… Ничек дип атала әле аларның изге атакайлары? Әйе, мулла. Әнә шул мулла итеп күз алдыңа китереп кара!..

      – Әйтерсең тагын! Гомердә булмаслык нәрсә бит бу!

      – Мин дә була торган нәрсә дип әйтмим бит. Күз алдыңа гына китереп кара, дим. Әгәр дә менә шушындый хәл була калса, йә, үзең нишләр идең? Бик теләп күчәр идеңме алар диненә?

      – Син минем башны юк-бар нәрсә белән катырма! Ничек күчим ди инде мин басурман диненә?! Христианин була торып!

      – Менә алар да нәкъ синең шикелле уйлый! «Мөселман була торып, ничек күчик инде без христиан диненә?!» – диләр. Аңлашыламы?

СКАЧАТЬ