Название: Ике роман (җыентык)
Автор: Әхәт Сафиуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Жанр: Современная русская литература
isbn: 978-5-298-03034-2
isbn:
– Ә намус белән нишләргә? – дип, крәстиән Шакир үзенең шомырттай кара күзләре белән аның йөзенә төбәлде. – Шушы дин белән яшәгән әби-бабаларым рухы, шул динне миңа күкрәк сөте белән сеңдергән әнием, миңа изге догалар өйрәткән әтием, бабамнар каршында динебезгә хыянәт иткән намусым белән ничек яшәргә соң аннары бу дөньяда?!
– Әти-әниең, әби-бабаларың исән түгелләрдер бит инде?
– Үзләре исән булмаса, рухлары исән! – диде Шакир, өстәлдәге ипи өстенә тастымал ябып. – Рухлары исән! Менә монда аларның рухлары… – дип, ул кулы белән күкрәгенең йөрәк турысына суккалап алды.
– Үлгәннәр рухы белән генә яшәп булмый бу дөньяда… – Монысын поп Тимофей кыстырып куйды.
– Ә без яшәргә тырышабыз. Әйтә алмыйм, сездә бардырмы бу, әллә юктырмы, ә бездә бар: мөселман кеше үзенең җиде бабасын белергә тиеш! Һәр мөселман! Менә шулай, атакайлар… Шундый эшләр…
– Тагын менә нәрсә, Шакир: тиздән бу авылда чиркәү салыначак. Ул чагында Ярсуарны саф христиан динендәге, ягъни башка дин кешеләреннән азат авыл итеп калдыру мәсьәләсе килеп баса. Димәк?.. – Иеромонах, үзенең бу сүзләрен ничек кабул итүен белү өчен, Шакирның йөзенә текәлде. – Димәк, телисезме, юкмы, мөселман динендәге дүрт гаилә башка авылга күчерелергә тиеш була. Мәҗбүри рәвештә! Уйланыр нәрсә бар монда! Кыскасы, эшне тыныч кына хәл итү турындагы карарга килүгә үк, Тимофей атакайга хәбәр итәрсең. Шунда без, тиз генә ярдәм кулы сузып, беркемгә дә кирәкмәгән үҗәтлегең аркасында алда үзеңне һәм гаиләңне көтә торган бик күп бәла-казалардан коткара алырбыз. Хәзергә хуш! Озакка аерылышмабыз дип уйлыйм.
– Хушыгыз! – Шунда Шакир өстәл өстендә калган шикәрне күреп алды да аны, тиз генә чүпрәккә төреп, иеромонахка сузды. – Ал, батюшка, ал!
– Юк, юк, кирәкми, сезгә күчтәнәч ул! – дип, кулларын селкеде Раевский.
– Рәхмәт, сыйландым. Ә калганын үзең белән алып кит! – диде Шакир һәм шикәрне иеромонахның кесәсенә салды. – Безгә кешенеке кирәкми.
– Бигрәк кызык кеше икән син! – диде священник, башын чайкап.
– Аллаһ ничек яралткан, шулай инде…
Христиан дине әһелләре, Шакирның бу сүзләренә каршы берни дә әйтмичә, мыштым гына чыгып китәргә ашыктылар.
Алар ул көнне тагын әле һаман мөселман динендә кала биргән теге өч гаиләдә дә булдылар. Алар белән әңгәмә вакытында да Шакирга әйткән шул ук үгет-нәсыйхәт, шул ук янау һәм куркыту сүзләре әйтелде. Тик аларның нәтиҗәләре дә Шакир өендәге шикелле тәмамланды: ул өч гаилә дә, ике СКАЧАТЬ