Ике роман (җыентык). Әхәт Сафиуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Ике роман (җыентык) - Әхәт Сафиуллин страница 19

СКАЧАТЬ ир-ат – үзе килеп чыкты. Инде аңа таныш булган күрше авыл побы янында аныкы шикелле үк озын кафтан кигән ят кешене күргәч, ул ничектер югалып калгандай булды.

      – Нихәл, Шакир, сау-сәламәт кенә йөрисеңме? – дип елмайды аңа Тимофей, күрешергә кулын сузып.

      – Аллага шөкер, әлегә исән-сау, – диде хуҗа, ишеккә күрсәтеп. – Әйдәгез, өйгә узыгыз! Ни йомыш белән йөреш?

      Аның бу соравына җавап биреп тормыйча, аның артыннан ияреп өйгә керделәр. Анда да чисталык күзгә ташланды. Утырыштылар.

      – Менә нәрсә, Шакир, – дип сүз башлады иеромонах Алексий йомшак тавыш белән. – Миңа аңлатуларынча, хәзерге көндә керәшен авылы дип йөртелгән шушы авылыгызда дүрт гаилә, шул исәптән синеке дә, мөселман динендә кала бирә, димәк, патшабыз Бөек Пётр сагындагы христиан динен танымый булып чыга. Бу исә патша галиҗәнапларының башка диндәге кешеләрне православиегә күчерү турындагы указына каршы килә…

      – Ләкин анда, белүемчә, беркемне дә христиан диненә көчләп кертергә диелмәгән бугай? – дип бүлдерде аны Шакир. – Тели икән – сезнең динне кабул итә, теләми икән – үз динендә кала.

      – Дөрес, бик дөрес! – диде Раевский. – Шуңа күрә сине көчләүче юк та бит! Белүемчә, күпме вакыт сиңа Русиядә христиан диненең иң дөрес, иң изге, иң ышанычлы дин икәнен аңлатып кына киләләр. Димәк, синең шуны аңларлык акылыңа ышаналар. Әгәр дә мәгәр көчләп кертергә кирәк булса, инде синең гаилә, күптән чукындырылып, дөрес дин белән яшәгән булыр иде. Алай эшләмибез бит, үзең күреп торасың! Шунысы да күз алдында: безнең динне кабул иткән авылдашларыгыз берни дә югалтмады! Һич аңламыйм, нишләп алардан калышыргадыр?!

      – Һәркемнең үз башы, үз иреге, теләге бар. Башкалар күчкән икән, бу – аларның үз эше, күчәргә теләмим икән, монысы – минем һәм гаиләмнең шәхси эше.

      – Үзең уйлап кара, соңгы вакытта Бөек Пётр патшабыз христиан диненә күчкән кешеләргә нинди ташламалар бүләк итте! – дип, сүзгә моңарчы өстәл янында дәшми генә утырган поп Тимофей кушылды һәм берәм-берәм бармакларын бөкли-бөкли санап китте: алар өч ел салым түләүдән, рекрутлыктан, булган бурычын түләүдән, ә җинаять кылганнар төрмәдән азат ителәләр. Күрдеңме, никадәр изгелек каралган андыйларга! Уйла, Шакир, уйла! Аннары үкенергә туры килмәгәе… Синең дә малайларың үсеп килә бит, ә? Ничәү алар синдә?

      – Икәү. Берсе – ун, икенчесе – тугыз яшьтә. Икесе – кыз балалар…

      – Менә күрәсеңме, димәк, ике малаең рекрут булачак!

      – Алар үсеп рекрут булганчы әле-е-е! – дип сузды өй хуҗасы.

      – Алай димә! Вакыт дигәнең су шикелле ага ул! Сизми дә калырсың, рекрут яшенә җитеп, аерылышыр көн килгәнен! – диде иеромонах Раевский. – Үзең турында уйларга теләмисең икән, актыгында балаларың турында уйла!

      – Әнисе, чәеңне чыгар инде син юлдан килгән кешеләргә! – дип дәште Шакир йомшак тавыш белән, өйнең эчке ягына таба борылып.

      – Хәзер, әтисе, хәзер, чәем әзер инде.

      Чыннан да, аның әмерен генә көткән бугай, хуҗаның үз яше чамасындагы хатыны Сәлимә СКАЧАТЬ