Ике роман (җыентык). Әхәт Сафиуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Ике роман (җыентык) - Әхәт Сафиуллин страница 16

СКАЧАТЬ шундый миссионерлар кирәк!» – диде ул Экзарх Стефан Рязанский (Яворский) һәм Феофан Прокоповичка, Раевский белән әңгәмәсе турында сөйләп биргәннән соң.

      Ул указ буенча, аңа басурман динендәге кешеләрне христиан диненә өндәү һәм теләгәннәрне чукындыру, аларга христиан дине кануннарын өйрәтү өстенә, элек чукындырылганнар белән идарә итү, дини тормышларын күзәтеп тору эше дә йөкләнелгән иде.

      Алексий Раевский кайтуының икенче көнендә үк Казан епархиясе җитәкчесе архиерей[4] Тихон янына килде. Күрештеләр, ул, Тихон атакайның соравы буенча, үзе турында бик тәфсилләп, кемдер әйтмешли, энәсеннән җебенә хәтле сөйләп бирде. Аннары кая, нинди эшкә билгеләнүе турында кызыксынды.

      Священник нигәдер архиепископ Тихон атакайга ошап бетмәде бугай, сүз эш мәсьәләсенә күчкәч, ул шактый озакка тынып калды.

      – Белмим шул, нинди эш тәкъдим итәргә соң сиңа?.. – диде ул аннары, телгә килеп һәм кулы белән озын сакалын сыпырып. – Бу тирәдәге чиркәүләрдә дә буш урыннар юк…

      – Бәлки, епархиянең үзендә табылыр? – Священник үзенең төссез күзләре белән архиепископның йөзенә текәлде. – Миңа, атакай, күбрәк вакытны миссионерлык белән шөгыльләнергә ирек бирә торган эш кирәк…

      Епархия җитәкчесе бу кадәресен көтмәгән иде. «Кара син аның сөмсезлеген! – дип уйлап алды ул, моңа тагын бер мәртәбә инанырга теләгәндәй, каршында утырган Раевскийга күз ташлап. – Санкт-Петербургта хезмәт иткәч, үзен әллә кем дип саный бугай…»

      – Без, христиан диненә хезмәт итүчеләр, бу эш белән барыбыз да шөгыльләнәбез, – диде Тихон. – Бу – барыбызның да изге бурычы.

      – Нәкъ шулай, атакай! Нәкъ шулай, бик дөрес әйтәсең, – дип җанланып китте священник. Һәм, эшне озакка сузмас өчен, үзе алып кайткан указ турында хәтерләтеп алуны нәкъ менә шушы мизгелдә бик вакытлы вә урынлы дип санады. – Миңа патша кул куеп биргән указда да нәкъ менә шул турыда әйтелә, атакай. – Ул, ашыкмыйча гына, кулын кесәсенә тыкты да аннан бик яхшы итеп төрелгән указны тартып чыгарды. – Менә укып кара, атакай!

      – Нәрсә бу? Нинди указ ул?!

      – Укы, атакай, укы! Анда барысы да язылган…

      Архиепископ Тихон үзенә сузылган кәгазьне теләр-теләмәс кенә кулына алды да укый башлады. Аны укыган саен, аның йөзе караңгылана барды. «Карале син аны, ә! Карап торырга юк кына бәндә шикелле, хәтта озак еллар монастырь һавасын сулап ябыгып беткән монах дип белерсең. Ә үзе патша тикле патша кул куйган исемле указ алуга ирешкән!» – дип уйлап алды ул эченнән, ни өчендер ачуы килеп. Хәер, ачуы килүенең сәбәбе дә ачык: әле моңарчы аның янына мондый җитди кәгазь белән килгән кеше юк иде. Ләкин ул ачуын күрсәтүнең үз файдасына түгеллеген дә яхшы аңлады. «Алла сакласын, аның монда нинди максат белән җибәрелгәнен кем белгән? – дигән уй йөгереп узды аның башыннан. – Бәлки, шымчылык итәргәдер? Сак булырга кирәк».

      – Епархиянең үзендә, дисең, алайса? Барын бар бездә бер урын… – диде архиепископ, бераз уйланып торганнан соң һәм өстәп куярга ашыкты: СКАЧАТЬ



<p>4</p>

Архиерей – югары православие дине руханиларының (епископ, архиепископ, митрополит) гомуми исеме.