Ике роман (җыентык). Әхәт Сафиуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Ике роман (җыентык) - Әхәт Сафиуллин страница 17

СКАЧАТЬ дип ышанам, иеромонах, – диде архиепископ. – Динебезне тарату эшенә керешергә әзер булуың да шатландыра. Мин сиңа бу изге эшне моннан утыз чакрым чамасы ераклыктагы Ярсуар авылыннан башларга тәкъдим итәм. Күптәннән чукындырылган керәшеннәр авылы ул, тик анда яшәүче дүрт гаилә, балалары белән егерме дүрт кеше, үзләренең мөселман диненнән безнең православие диненә күчәргә һаман аяк терәп каршы тора. Менә шуларны да үзебезнең якка аударсак, бу авыл тулысы белән христианлыкта булачак дигән сүз. Әйе, тулысы белән! Берочтан анда чиркәү салу мәсьәләсендә дә үз фикерләреңне җиткерерсең. Ул авыл әллә ни зур түгел, чиркәү-фәлән кирәк булырмы икән анда?

      – Аңлашылды, атакай.

      – Ярсуарга күрше Кәтиринкә авылы побы Тимофей атакай белән бар, башта шунда сугыл! Ул шул тирә халкын яхшы белә. Бу авылда үземнең дә булганым бар. Безнең дингә күчәргә теләмәгән гаиләләр алтау иде анда, тик, шөкер, былтыр шуларның икесе тавышсыз-тынсыз гына – төнлә, йорт-җирләрен калдырып! – каядыр китеп барганнар. Чиләбе өязенә үк диделәр бугай. Янәсе, анда урыс диненә керергә өндәп аптыратмыйлар. Беркатлы халык: кайда гына яшәсәләр дә, тора-бара барыбер безнең дингә керергә мәҗбүр булачакларын белергә дә, аңларга да теләмиләр! Кайдан килгән үҗәтлектер инде бу, һич тә аңлый алмыйм!

      – Әйе, татарлар белән эш итү авыр шул, атакай, бик авыр. Үземнән беләм… Үзләрен горур халык дип танытмакчы булалар.

      – Олаучы белән кайсы вакытта юлга чыгуыгыз турында сөйләшеп куй! Алай да син анда бер атнадан артык булма, чөнки монда да эшләр бар бит.

      – Истә тотармын, атакай. Тик әлегә минем бер соравым бар: чукынган кешеләр белән сөйләшүне нәтиҗәлерәк оештыру өчен, бүләккә берәр нәрсә каралганмы соң сездә?

      – Шакмаклы шикәр бар, бераз алырсың. Мин кушты диярсең, – диде архиепископ. – Тик карап кына тот, басурманнарны бер дә файдасызга шикәр белән сыйлама!

      Иеромонах Алексий Раевский Кәтиринкә авылына кичкә таба гына килеп җитте һәм тиз генә поп Тимофей атакай өен эзләп тапты. Башка йортлардан берние белән дә аерылмаган, шундый ук салам түбәле, саламын җил-давыллар очыртып алып китмәсен өчен, бастырык юанлыгындагы агачлар белән кара-каршы бастырып бәйләгән, бер почмагы җиргә иңә төшкән тәбәнәк кенә өй. Аның алгы ягындагы бакчасының инде күпне күргән рәшәткәләренең кайсы сынык, кайсы черек, кайсы кубып төшкән. «Тимофей атакай дөньялыкны бик кайгыртмый торган кеше, ахрысы, – дип уйлап алды иеромонах, аларга күз ташлап, – шуларны да рәтләп куймаган!»

      – Ходай бу йортка иминлек бирсен! – диде Раевский, өйгә кергәч. – Исәнлек-саулык сезгә!

      Ләкин аның сәламен алучы да, аңа җавап бирүче дә күренмәде. Тик бераздан гына өйнең алгы өлешендәге уң яктагы почмактан кырык-кырык биш яшьләр чамасындагы хатын-кыз килеп чыкты. «Попның хатыны бугай», – дип уйлап алды иеромонах.

      – Исәнлек-саулык сезгә, анакай! Ходай йортыгызга иминлек бирсен! – дип кабатлады Раевский һәм почмактагы лампа тәресенә карап, чукынып алды. – Миңа поп Тимофей кирәк иде.

      – Яхшы теләкләрегез СКАЧАТЬ