Ике роман (җыентык). Әхәт Сафиуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Ике роман (җыентык) - Әхәт Сафиуллин страница 23

СКАЧАТЬ тырышса да, ул аның күңелен һаман борчып торды. Ләкин, ничек кенә булмасын, ул борчуын өскә җиткерә алмый, чөнки указ дәүләтнең бер канаты, дин эшләре белән шөгыльләнүче иң югары баскычы булган Синод тарафыннан, димәк, Сенат белән дә килештерелеп дөнья күргән!

      Алай да ул, ниндидер йомыш белән кергән, ләкин инде Зөягә китәргә җыенып йөргән, яңа гына архимандрит дәрәҗәсе алган Алексий атакайдан сорамый булдыра алмады:

      – Әйт әле, Раевский, мондый хөрмәткә ничек ирешә алдың син? Гаҗәп бит: аерым Синод указы белән! – диде ул.

      – Үзем дә гаҗәпләнәм, атакай! Мин Санкт-Петербургта хезмәт иткәндә, бер тапкыр Патриарх идарәсе хезмәткәре епископ Афанасий белән очрашып, аңа миссионерлык эшенә кагылышлы берничә тәкъдимемне әйткән идем. Анда ул, аларны Экзарх митрополит Стефан атакайга да җиткереп, алар турында уйлашырга вәгъдә бирде. Аннан соң ничә еллар үтеп китте, идарә бетерелеп, аның урынына Изге синод барлыкка килде. Мин очраклы рәвештә генә Афанасий атакайның да Синодта эшләвен белдем дә, ул тәкъдимнәрем турында яңадан искәртеп, Синодка хат юлладым. Бәлки, дим, шуннан соң анда алар турында уйлашканнардыр? Мондый изге эшне аерым, фәкать шушы эш белән генә шөгыльләнүче оешма кысаларында алып бару, аны нәкъ менә кайчандыр татарларныкы булып, аннары Иван Васильевич тезләндереп безнекенә әйләндергән, Казанны алыр алдыннан, аның гаскәрләре көч туплаган, һөҗүмгә әзерләнгән Зөя шәһәр-кирмәненнән башлау үзенә бертөрле символик әһәмияткә ия бит, атакай!

      – Моның өчен Богородицк монастырен нигә Казан епархиясеннән аерырга кирәк иде? Шунсыз гына булмый идеме?

      – Монысын һич тә әйтә алмыйм, атакай, чөнки минем беркайчан да андый тәкъдим керткәнем булмады. Дөресен әйтәм, атакай: мин тәре каршында ант итә алам, – дип, Алексий Раевский чукынып куйды. – Миңа Алла Изге синодның уйларын белергә язмаган…

      – Ярар, бу яңа һәм изге эшеңдә уңышлар телим!

      – Рәхмәт. Ярдәм сорап килгән чакларымда, кире какмассың дип ышанам, атакай.

      – Әлбәттә, әлбәттә, батюшка. Бер үк эшне башкарабыз бит! – диде архиепископ, ә үзе эченнән: «Үзең, монастырьны тартып алганда, миннән ярдәм сорамадың!» – дип куйды.

      Дүрт көннән соң, епархиядәге эшләрен тәмамлап, казначейлык эшен бер иеромонахка тапшырып, архимандрит Алексий Раевский Зөя шәһәренә китеп барды. Аның алдында Яңа керәшен конторасын оештыру кебек зур һәм дә бик җаваплы эшләр тора иде.

      Ул конторадагы оештыру эшен яңа хезмәткәрләр кабул итүдән башлады. Канцеляриядә язу-сызу эшләрен алып бару өчен, писер итеп Никита Свинолобов, киләчәктә миссионерлык эшенә чукындырылган халыкның үз дини кешеләрен әзерләү, укыту максатын һәм инде андый мәктәпнең Казанда да булуын күздә тотып, укытучы Василий Прыщаков, кирәкле кәгазьләрне күчереп язу өчен Андрей Башмаков һәм Сергей Иванихин дигән копиист-күчереп язучыларны эшкә алды. Алар яңа контораның беренче хезмәткәрләре иде.

      Оештыру СКАЧАТЬ