Ике роман (җыентык). Әхәт Сафиуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Ике роман (җыентык) - Әхәт Сафиуллин страница 22

СКАЧАТЬ һәм аның тәкъдимнәре даими рәвештә бу эшнең нәтиҗәлелеген күтәрү турында уйланган Синод хезмәткәрләре күңеленә бик тә хуш килде бугай, Синод 1731 елның 23 августында төп нигезен Раевский тәкъдимнәре тәшкил иткән указ чыгарды. Ул указ Идел – Урал арасында яшәгән урыс булмаган халыкларны, бигрәк тә мөселман татарларны, христиан диненә тарту юнәлешендә һәм юлында яңа этәргеч булып тора дип бәяләнергә хаклы иде.

      Ничек кенә әле! Указ епархиягә килеп төшкәч, монда казначей булып эшләүче иеромонах Алексий Раевский, аның эчтәлегенә ышанмыйча, хәтта тораташтай катып калды. Шулай булмыйча соң! Чөнки бу указда аның Синодка язган мөрәҗәгатендәге уйлары һәм тәкъдимнәре тулысы белән урын алган лабаса! Шушы указ нигезендә, Зөя шәһәренең Богородицк монастыре архимандриты Гавриил Владимир шәһәрендәге Рождественский монастырена күчерелеп, Казан епархиясе казначее иеромонах Алексий Раевскийга архимандрит дигән дәрәҗәле рухани исем бирелеп, ул аның урынына монастырь җитәкчесе итеп куелырга һәм аның мондагы төп вазифасы башка диндәге халыкларны чукындыруны оештыру һәм алар белән идарә итү саналырга тиеш иде. Алексий атакайга шулай ук эзлекле рәвештә иноверецларны изге православие диненә өндәү, христиан диненә күчәргә теләк белдергәннәрне чукындырып, шушы диндә ныгыту, аларга христиан дине тәртипләрен өйрәтү, күчкәннәрнең тормышларын, православие йолаларын ничек үтәүләрен, чиркәүләргә йөрү-йөрмәүләрен күзәтеп тору бурычы да йөкләнелде. Шушы изге гамәлләр йөкләнгән Зөя шәһәрендәге Богородицк монастыре монахларына, хезмәтчеләренә, аңа караган крестьяннарга миссионерлык эшеннән башка бернинди вазифалар йөкләмәскә, монастырь башлыгы Алексий Раевскийны да башка чиркәүләрдә гыйбадәт кылырга билгеләмәскә боерылды. Алай гына да түгел, киләчәктә бу изге эштә бернинди аңлашылмаган нәрсәләр һәм кыенлыклар килеп чыкмасын өчен, Зөянең бу монастыре турыдан-туры Санкт-Петербургка – Синодка буйсындырылды, ә бу вакыттагы Казан епархиясе башлыгы архиепископ Тихон монастырь белән җитәкчелектән азат ителде.

      Указның тагын бер бик тә мөһим яңалыгы шунда иде: аның нигезендә Идел һәм Урал арасындагы халыкларны чукындыру үзәгенә әйләнергә тиешле Богородицк монастыре каршында, чукындыру тарихында беренче адым буларак, «Яңа керәшен эшләре» конторасы оештырылды һәм монастырь башлыгы архимандрит Алексий атакай бер үк вакытта аның беренче җитәкчесе итеп тә билгеләнде! Гәрчә Синодка үз тәкъдимнәрен юллаган булса да, бу кадәресен ул үзе дә көтмәгән иде, әлбәттә. Указ белән танышканнан соң, аның башта шулай тораташтай катып калуы гаҗәп тә түгел иде.

      Башка диндәге мөселманнар һәм мәҗүсиләр арасында миссионерлык эшен югары дәрәҗәдә оештыру өчен, указда Казан епархиясе, гадәттә, татарлар әрхәрәй йорты дип йөрткән архиерей йорты керемнәреннән Яңа керәшен конторасына елына 636 сум акча бүлеп бирү каралган. Башка елларда бу изге эшне башкару өчен бирелми калган 2573 сум 78 тиен акчаны да кичектермичә түләргә боерылган СКАЧАТЬ