Ике роман (җыентык). Әхәт Сафиуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Ике роман (җыентык) - Әхәт Сафиуллин страница 18

СКАЧАТЬ йөзен читкә борырга мәҗбүр булды. Батюшка Тимофей шактый ук салмыш иде. Ул, аның йөзен читкә боруын күреп, аңлатма бирергә кирәк дип тапты:

      – Бүген чиркәүдә ике сабыйны чукындырдык. Аннан соң, билгеле инде, бу юанычлы вакыйганы бераз билгеләп үтәргә чакырдылар. Шунда катнашырга туры килде. Халыктан аерылып булмый, атакай! Алар арасында яшибез, алар белән эш итәбез бит!

      Тегесе-монысы турында сөйләшә-сөйләшә, табынга утырулары булды, шунда Маланья анакай өстәлгә бер шешә аракы белән ике стакан китереп куйды.

      – Йә атакай, очрашуыбыз хөрмәтенә берәрне күтәреп куйыйк, булмаса! Да хранит нас Бог, батюшка! – диде поп, стаканнарга аракы салып. – Да поможет нам Бог в нашем святом деле!

      – Син эч, Тимофей атакай, ә мин бу нәрсәгә битараф, – диде Алексий, шешәгә күрсәтеп. – Мавыкмыйм.

      – Безнең дин эчүгә каршы түгел бит. Чамасын белеп кенә эчкәндә, бернинди зыяны да юк.

      – Мин аны гомеремдә дә эчеп карамадым, тартмый да. Син миңа карама, атакай, тик иртәгә иртән шакшы ис аңкып торырлык булмасын инде! Кешеләрдән уңайсыз булыр…

      – Әлбәттә, әлбәттә! – диде поп һәм стаканын кулына алып эчеп җибәрде. – Аңлыйм: иртәгә безнең алда җитди эш тора! Дөресен генә әйткәндә, мин үзсүзле ул татарлар белән очрашырга бер дә атлыгып тормыйм. Менә алар минем кайда утыра! – Поп – ул сулагай иде бугай – сул кулындагы кашыгын өстәлгә куйды да кулы белән муены артына сугып алды. – Ул авылда, ачуым килмәгәе, кырык мәртәбә булып, ул үҗәт татарлар белән кырык тапкыр сөйләшү шаһиты булдым инде мин! Безнең ише җирле поп кына түгел – искесе өстенә яңасын өстәгәннән соң исерә башлаган Тимофей кулын түшәмгә таба күтәреп алды – Казаннан, епархиянең үзеннән килгән изге җаннар күпме үгетләп карады ул татарларны! Юк! Үз тугызлары тугыз! Менә син дә шулар аркасында азап чигеп йөрисең…

      – Эшебез шул бит безнең.

      – Анысы шулай да, тик, белмим, файдасы булырмы икән?..

      Попның исерек килеш лыгырдавы иеромонахка һич тә ошамады. Шуңа күрә ул, ачуы килеп:

      – Алдан фаразламыйк әле, атакай! – дип, буш сүзне туктатуны хуп күрде.

      Алар икенче көнне иртүк Ярсуарга киттеләр. Ул биек булмаган таулар арасындагы үзәнлеккә, Мишә елгасының сул кушылдыгы Нырсы елгасы буена урнашкан, әллә ни зур булмаган авыл икән. Бер төн кунарга туры килгән урыс авылы Кәтиринкәдән беренче карашка ук йорт-җирләренең төзегрәк булуы белән күзгә ташлана. Бу исә әллә кайдан, монда тырыш, уңган халык яши, дип әйтеп тора иде.

      Ярсуар урамына килеп керү белән, аларга урта яшьләрдәге бер ир-ат очрады.

      – Исәнлек-саулыкмы, Фёдор? – дип күреште аның белән поп, арбадан төшеп. – Ни хәлләр бар? Үз диннәренә кире кайтучы еретиклар[5] барлыгы сизелмиме?

      – Юк, юк, атакай, сизелми дә, күренми дә! Чукынганнар арасында кире мөселман диненә кайтучылар юк бездә.

      – Ә теге татарлар ничек?

      – Ничек булсын? Моңарчы ничек яшәгәннәр, хәзер дә шулай яши бирәләр: беркемгә дә тимиләр, беркемгә дә комачауламыйлар.

      – Мөселман СКАЧАТЬ



<p>5</p>

Еретик – хөкем сөргән дини догмаларга каршы килүче.