Ике роман (җыентык). Әхәт Сафиуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Ике роман (җыентык) - Әхәт Сафиуллин страница 14

СКАЧАТЬ Габдрахман исә, аска таба иелеп, күзен дә алмыйча, бер кырмыска артыннан күзәтә. Ә ул үзеннән күпкә зур бер кортны өстерәпме өстери! Ояларына алып кайтып барышы – алар ашап утырган урыннан ерак түгел генә яшиләр икән. Тырыш та инде бу кырмыскалар! Менә монысы да үләннәр арасыннан, тырыша-тырыша, шул кортны алып кайтып килә, ул исә әле бер үлән сабагына, әле икенчесенә эләгә, тик кырмыска табышын барыбер ташлап калдырмый. Әтиләре Сибгатулла ике кулын тезләренә куйган да ни турындадыр уйланып утыра.

      – Ни турында уйлыйсың, әти? – дип сорый аннан Искәндәр, аның коңгырт күзләренә карап. – Нинди уй басты?

      – Әй улым, әллә нәрсәләр керә башка, – ди әтисе, шул «әллә нәрсәләр» не таратырга җыенгандай, уң кулы белән битен сыпырып. – Менә, мин әйтәм, бу печәннәр безнеке булсыные, ә!

      – Хыял диңгезендә йөзәсең икән әле! – дип көлә Искәндәр.

      – Хыялсыз кеше – җансыз кеше ул, улым. Әгәр дә Ходай Тәгалә кешене хыял белән өметтән мәхрүм иткән булса, аңа тормыш икеләтә-өчләтә авыр булып тоелырые. Ярый әле, Ходай безгә шуларны бүләк иткән, мең шөкер аңа!

      Моңа каршы Искәндәр берни дә әйтмәде, бары тик, тапкансың шөкер итәр нәрсә дигәндәй, иңбашларын гына җыерып куйды. Шулчак тау өстенә атка җигелгән җиңел арба килеп туктады да, аннан алпавыт – отставкадагы генерал Березняковның калын тавышы ишетелде:

      – Һаман ял итәбезме? Ә кайчан эшләргә уйлыйсыз?

      – Әбәт капкалап алырга гына туктадык, хәзер тотынабыз, – диде әтиләре, ашыкмыйча гына урыныннан күтәрелеп. – Бездән калмас! Торыгыз, балалар, булды, хәзер – эшкә!

      Кинәт шунда тирә-якны ниндидер кара-кучкыллы караңгылык басты: күк йөзен кап-кара, шомлы һәм куркыныч болыт каплады, әле генә кыздырып торган кояшның шәүләсе дә күренмәс булып калды. Җилнең әсәре дә булмаган мәлдә кисәк кенә җил-давыл купты, ул исә, багана сыман очлаеп бөтерелә-бөтерелә, болынның буеннан-буена печәннәрне туздырып йөри башлады. Тирә-яктагы кап-кара болытка һавада очып йөргән печәннәр болыты кушылды. Куркыныч, шомлы. Кая монда эшләү! Давыл очыртып алып китмәсен дип, көчкә аякларында басып торалар! Шунда болын буенча бөтерелеп-тузынып йөргән бер давыл баганасы Искәндәрне күтәрде дә башта тау өстенә, аннары Шәдке урманына таба алып китте.

      – Әти-и-и! Габдрахма-а-а-н эне-е-е-м! – дип кычкырды Искәндәр һәм еларга тотынды. Үзе елый, үзе кычкыра.

      Тагын күпме кычкырган булыр иде, тик аны күршесендә йоклап ятучы матрос уятты:

      – Икенче ягыңа борылып ят!

      Искәндәр уянып китте дә, бу куркыныч хәлнең төш кенә икәнен аңлап, чын күңеленнән сөенде: «Шөкер, төшкә генә кергән икән бу коточкыч давыл!»

      Ул бу төше турында иртән йокыдан торгач та: «Керсә дә керер икән шундый куркыныч төш!» – дип уйланып алды. Хәтта аны күз алдына китереп, бөтен гәүдәсе белән калтыранып куйгандай булды. Көндезен дә берничә мәртәбә исенә төшеп, аны бу төшенең мәгънәсе турында төрле фаразлар юрарга мәҗбүр итте. Үзен күңелсез уйларга этәргән фаразларын һәрчак: «Берүк, хәерлегә генә була күрсен инде, Ходаем!» – дип тәмамлады. СКАЧАТЬ