Китап / Книга. Марат Кабиров
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Китап / Книга - Марат Кабиров страница 33

Название: Китап / Книга

Автор: Марат Кабиров

Издательство: Татарское книжное издательство

Жанр:

Серия:

isbn: 978-5-298-03369-5

isbn:

СКАЧАТЬ башка нәрсә. Ниндидер иркенлек, күңел көрлеге ярылып ята. Әйтергә теләгән фикерне беркемнән дә курыкмыйча, беркемнән дә кыенсынмыйча җиткерә белү. Хәтта үзенең уңышсызлыклары турында сөйләгәндә дә, аны аңларга, хөрмәт итәргә мәҗбүр буласың. Шул ук вакытта аның күңелендә авыр тойгы да тулы иде. Югалту ачысы. Үзенең элегрәк туып, менә шундый язучылар белән якыннан аралаша алмавына үкенү. Һичьюгы, менә шундый китапларны күпләп укый алса да, бүгенгедән бәхетлерәк булыр иде. Узган заман кешеләре ул әсәрләрне ник сакламадылар икән? Ни өчен үзләренең киләчәген, балаларын, оныкларын тормышның шундый гүзәл күренешеннән мәхрүм иттеләр икән? Ул әрнүле дә, нәфрәтле дә иде.

      Башта ул Даутовны өзгәләп ташлар чиккә җиткән иде. Соңрак ачуы сүрелә төште. Даутовның гаебе генә түгел иде бу. Әгәр ул дәвер кешеләре әдәбиятка, китапка кул селтәмәсәләр, Даутов кына берни дә эшли алмас иде. Һәм үзен бер сәер уйда тотып тынып калды. Моңа кадәр, дөньяда китап дигән нәрсә барлыгын белгәнче, бернинди югалту да тоймый яшәде ич. Бәхетле булып яшәде. Ә хәзер… Ул Рамил Әхмәтовичның сүзләрен хәтерләде: Автоматик хезмәтләндерү, ә асылда, автоматик күзәтү, хәтта идарә итү системасы… Киендерү-ашатулар, тибрәтеп йоклатулар, мәхәббәт назлары… Болар барысы да аларның игътибарын ниндидер мөһим нәрсәдән читкә юнәлтү өчен түгелме соң? Һәм ул Ләйлә яныннан чыкканда үзенә биргән соравын кабат исенә төшерде: «Ничә тапкыр сөю ләззәтенә бирелдек без бүген?» Тик бу юлы инде үзен гайрәте ташып торган ир итеп тоймады. Мәхәббәт уеннары бары тик аларның күзен каплау өчен генә, автоматик хезмәтләндерү системасы тарафыннан көчләп тагылган бер шөгыль булып күренде. Нормаль кеше ул кадәр назга бирелә алмый. Бу  –  нормаль күренеш түгел. Уйлап карасаң, нормаль булмаган күренешләр санап бетергесез иде. Мәсәлән, аларның бер дусты да юк. Алар беркем белән дә йөрешмиләр, хатыны белән беркайчан да өйләреннән чыгып кая барганнары булмады. Башка фатирда яшәгән чакларында да, аларның барысы да гади һәм ачык иде  –  эшкә бару, өйгә кайту, ашау-эчү, юыну, сөю назлары… Хәтта күршеләрендә кемнәр яшәгәнен дә белмәделәр, аларның берсен дә күргәннәре булмады. Ә бит бер тирәдә яшәүчеләр кайчан да булса бер очрашырга тиеш. Ә алар…

      Китап моңа кадәр буылып яткан уйларны иреккә җибәрде. Уйлаган саен, әлеге тормышның кыеш яклары күзгә күренә барды, сораулар өстенә сораулар туды, ә бернинди дә җавап табылмады.

      Илдар, бу шәһәрдә күптән яшәсә дә, бары тик берничә кешене генә белә иде: Рамил Әхмәтовичны, Илдусны, Зифаны, ишек төбендә утыручы вахтёрларны, Ләйләне… Һәм… һәм… Һәм башка беркемне дә… Шулай гына микәнни соң? Аның бу хакта беркайчан да уйлаганы юк иде. Әле менә гомер буе яшәгән шәһәрендә танышларының шулкадәр аз булуын ачыклагач сискәнеп китте. Ничек алай булырга тиеш инде?! Болай булырга тиеш түгел, ул бит башка кешеләр белән дә таныш булырга тиеш иде…

      Таныш… Танышу… Ә Ләйлә белән кайчан таныштылар?

      Илдар моны һәрвакыт исендә тотадыр шикелле иде. Әмма әле хәтерли алмады. Хәтта елның нинди вакытында икәнен СКАЧАТЬ