Китап / Книга. Марат Кабиров
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Китап / Книга - Марат Кабиров страница 30

Название: Китап / Книга

Автор: Марат Кабиров

Издательство: Татарское книжное издательство

Жанр:

Серия:

isbn: 978-5-298-03369-5

isbn:

СКАЧАТЬ ышангач, күңелне әллә нинди сәер хис биләп алды: бер үк вакытта, күккә талпынып, канатларымны җәеп очып китәсем дә, җиргә ятып, ауный-тәгәри елыйсым да килде. Һәм бу  –  гаҗәп тә түгел. Мин үз дигәнемә ирештем. Шушы мизгелдән алып мин  –  популяр һәм бик бай язучы. Моңа кадәр нәшер ителгән китапларымның бөтенесе сатылып беткән!

      Бу инде әдәбиятның юкка чыгуы мөмкин түгел дигән сүз иде. Бу хәтта татар әдәбияты да табыш китерә дигән сүз иде. Бу Даутов белән бәхәстә минем тулысынча җиңүем иде. Һәм мин үзебезнең халык өчен горурланып куйдым. Бөтен күңелне ниндидер яктылык биләп алды. Һәм тамакка төер тыгылды. Халкымны шундый якты сыйфаты, өметсез булып күренгән хәлләрдә дә көтелмәгән ягы белән балкып китә алуы мине сөендерә, һәм бу сөенечтән елыйсым килә иде. «Бетәбез, югалабыз…»  –  дип лаф оруларның тулысынча җирлексез булуы иде бу. Без бетмибез, югалмыйбыз әле. Күңелләрдә якты хисләр яши. Һәр халыкны халык итеп саклаучы һәм барлык милләт вәкилләрен рухи туганлыкка әйдәүче әдәбият яши. Без яшибез…

      Хәзер минем нәрсә эшләргә тиешлегем билгеле иде инде. Тиз арада яңа романны карап чыгарга да аны типографиягә илтеп тапшырырга. Шул исәп белән кабат эшкә тотындым. Тәмәке тартырга чыкканда, мин урамда капчык күтәреп каядыр ашыккан бер-ике кешене тагын күрдем, әмма өйгә кергәч, бу хакта баш ватарга вакыт булмады, шундук эшкә чумдым. Яңа әсәрне әдәби эшләнешеннән алып хәреф хатасына кадәр тикшереп-төзәтеп чыгарга кирәк иде. Миңа, яхшылап ял иткән кешегә, бу шөгыль артык зур авырлык тудырмады, икенче көнгә әсәр типографиягә тапшырырлык хәлгә килгән иде. Кулъязманы дискка яздырып алдым да типографиягә киттем.

      Почта белән килгән исәп-хисап кәгазьләре шикләнерлек урын калдырмаса да, юл уңаендагы китап кибетенә кереп, киштәләрдә үземнең бер романым да калмаганына үз күзләрем белән күреп ышанасым килде.

      Һәм мин Проспекттагы «Китаплар» дип язылган кибетнең ишек төбенә килеп бастым. Ишек бикле иде. Башта берничә кабат тарткалап карадым да пыяла тәрәзә аша ялтырап торган буш киштәләрне күреп туктап калдым. Һәм, үз күзләремә ышанырга теләмичә, арткарак китеп, кибетнең өстенә күз салдым. Юк, ялгышмаганмын. Кибетнең өстенә зур хәрефләр белән «Китаплар» дип язылган иде. Һәм мин кабат ишек янына килеп, эчке якка карадым. Киштәләр буш иде. «Димәк…  –  Мин әлеге күренешнең нәрсә аңлатырга мөмкинлеген башыма китерә алмыйча тынып калдым.  –  Димәк, бу кибет эшләми башлаган…» Ләкин ул әле күптән түгел генә ачылган иде һәм ремонтка ябылуына бер дә ышанасы килмәде. Мин ишекнең сул як яңагындагы төймәгә бастым. Эчтә берәрсе булса, чыгып ачар да минем соравыма җавап бирер. Әмма озак кына шылтырытсам да, беркем дә чыкмады, һәм мин бу урыннан китәргә мәҗбүр булдым. Бер тукталыш чамасы арырак тагын «Планета» кибете бар иде.

      Кинәт светофор янында басып торган бер абзыйны күреп калдым. Ул капчыгын җиргә куйды да кул сырты белән маңгаен сөртеп алды һәм яшел ут янганын көтә башлады. Мин йөгереп диярлек аның янына СКАЧАТЬ