Китап / Книга. Марат Кабиров
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Китап / Книга - Марат Кабиров страница 34

Название: Китап / Книга

Автор: Марат Кабиров

Издательство: Татарское книжное издательство

Жанр:

Серия:

isbn: 978-5-298-03369-5

isbn:

СКАЧАТЬ да үзе белән нәрсәләр булганын онытмасмы? Монда сорау алышу да шикләрдән азат итмәячәк.

      – Илдар, сиңа ял итәргә кирәк.

      Тавыш дөрес сөйли иде. Чынлап та, бүгенгә җитеп торыр. Һәрнәрсәнең  –  үз вакыты. Вакыты җиткәч, бөтенесе дә үзеннән-үзе ачыкланыр. Ашыгырга ярамый. Сабыр итәргә кирәк. Һәм әлеге китаптан алган белемнәрне, ул кузгаткан хисләрне ныклап яшерергә, онытып торырга… Алар система күзенә чалынырга тиеш түгел. Әмма моңа ничек ирешергә соң?

      Илдар бер мәлгә уйга калды. Һәм Рамил Әхмәтович биргән кечкенә флаконны исенә төшерде. Кайчан, кайда, ничек кулланырга кирәген үзең белерсең. Шкаф янына килгәндә, Илдар боларның берсен дә белми иде әле. Әмма флаконны кулына алу белән, ул барысын да хәтерләде. Һәм, аны ачып, бер-ике тамчы сыекчаны теленә салды. Авызны бөрештерә торган әчкелтем нәрсә иде бу. Илдар флаконны кабат урынына куйды да авызына җыелган төкерек катыш сыекчаны йотып җибәрде. Һәм шкафны ябып, өстәл артындагы кәнәфигә барып утырды.

      – Син бөтенесен дә дөрес эшләдең,  –  диде ягымлы тавыш,  –  хәзер бераз утырып ял итәрсең. Кайчан кузгалырга икәнен үзем әйтермен.

      Илдар елмаеп баш какты. Бүлмәгә ниндидер якты музыка таралды. Илдар күзәнәкләренең ләззәтле тибрәнүен тойды.

      2. Итта-ритта-риттата…

      И в темноте вы тоже принадлежите городу, и город  –  вам, и вы спите вместе, как мертвецы, как камни на вашем поле. Это нельзя назвать жизнью: это медленное умирание дней, когда в город приходит смерть, она кажется такой же обыденной, сонной и сладкой, как жизнь. Как будто город предчувствует приход смерти и знает, в каком обличье она явится.

      Стивен Кинг. «Жребий»

14

      Илдар, гадәттә, төш күреп йокламый, әллә нигә бер күргән төшләре исә тик якты буяулардан гына тора торган иде. Бүген ул төне буе саташып чыкты. Өйдәге автоматик хезмәтләндерү системасы, ничек кенә тынычландырып татлы йокыга төрергә тырышмасын, максатына ирешә алмады. Әйтерсең Илдар үзара сугышучы ике көчнең уртасында иде, өй аны йоклатырга тырыша, ә тагы ниндидер кодрәт саташтырырга тели. Аларның әле берсе, әле икенчесе өскә чыга, тик берсе дә тулысынча җиңүгә ирешә алмый. Шул рәвешле Илдарга юньле йокы эләкмәде.

      Төшендә ул гел бер урынны, бер үк кешеләрне күрде. Ул күргән җан ияләрен бик зур авырлык белән генә «кеше» дип атарга мөмкин иде. Хәер, башта тирә-якта тик зәңгәрсу караңгылык кына иде. Шул караңгылык аша ул иң беренче күк йөзен шәйләде бугай. Ниндидер яктылыкны. Һәм күзгә күренмәс бер торба буйлап, шул яктылыкка шуып төште… Кояш нурына түзәлмичә, ул күзләрен йомды. Ниндидер сихри музыка агыла иде, ул, үзенә буйсындырып, бөтен дөньяңны оныттыра. Һәм ниндидер ис бар сыман… Саф һава… Юк… Тын юлларын иркәли торган саф һәм… бераз гына әчкелтем һава… Һәм салкынлык… ниндидер салкынлык… Илдарга бу күренеш таныш сыман тоелды. Моны аның күргәне, тойганы бар иде. Тик кайда икәнен генә хәтерли алмады. Ул күзләрен ачты һәм, үзенең кайда икәнен ачыкларга теләп, тирә-юньгә күз ташлады… Көтелмәгән күренештән коты алынып кычкырып җибәрде, тик СКАЧАТЬ