Китап / Книга. Марат Кабиров
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Китап / Книга - Марат Кабиров страница 28

Название: Китап / Книга

Автор: Марат Кабиров

Издательство: Татарское книжное издательство

Жанр:

Серия:

isbn: 978-5-298-03369-5

isbn:

СКАЧАТЬ style="font-size:15px;">      Мин, чынлап та, белми идем. Даутов елмаеп куйды:

      – Белмисез?

      – Ходай безне шуның өчен яралткан. Димәк, кирәк.

      Даутов көлеп җибәрде.

      – Ходайга ышануыгызны белми идем… Ха-ха-ха…

      – Ә нәрсә?!

      Һәм ул, урыныннан торып, эш өстәле артына барып утырды да, тартмасыннан бер газета алып укый башлады:

      – «…дин инде үз вазифасын үтәде. Ул аң кереп, һәрнәрсәнең сәбәбен белергә теләгән адәмнәр өчен, кешелекнең бала чагы өчен матур әкият иде. Бүген инде кешелек үзенең сабыйлык чорын үтте, һәм әкиятләр аны кызыксындырмый. Һәрхәлдә, мин ике мең ел элекке кешедән фикер йөртү рәвешем белән дә, тормышка карашым белән дә нык кына аерылам. Ике мең ел элек үлеп терелгән Гайса пәйгамбәр сыны  –  әйтик, минем өчен табыну объекты түгел, ә антиквариатның бер төре генә. Дин үзе дә шулай…»  –  Һәм укуыннан бүленеп, миңа карады:  –  Йә, ничек?

      Мин иңнәремне генә сикертеп куйдым. Ул укуын дәвам итте:

      – «…Бүген безнең Аллабыз  –  акча. Миллионерлар  –  пәйгамбәрләр урынында. Экономистлар  –  дин әһелләре сыман. Мәчетләргә, храмнарга йөрүне супермаркетларга керү алыштырды. Хәтта тәмуг белән оҗмах та байлык һәм хәерчелек тәңгәллегендә үлчәнә. Бер-береңә изгелек итү төшенчәсе урынына алыш-биреш килде. Мәчетләрдән азан әйткән сыман, радио-телевидениедән акчага дан җырлары яңгырый, туктаусыз рәвештә акча культын пропагандалау бара…»  –  Ул кабат минем каршыга килеп утырды һәм, елмаеп, күзләремә төбәлде:  –  Болар барысы да  –  сезнең сүзләр…

      – Беләм,  –  дип елмайдым мин.  –  Һәм бик дөрес сүзләр.

      – Ләкин…

      – Ә мин дин белән Ходайның бер уртаклыгын да күрмим… Дин ул  –  Ходайның асылын аңларга тырышу нияте белән барлыкка килеп, ахырда халык белән идарә итү коралына әйләндерелгән бер формула гына. Шуңа да диннәр үзгәреп, алышынып тора, ә Ходай кала. Ул үзгәрми.

      – Димәк, Алла бар, һәм ул сезгә президент булырга кушмый,  –  дип, сүзне шаяруга борды Даутов.  –  Чөнки ул сезне язучы итеп яралткан…

      Мин җитди килеш калдым:

      – Без нәкъ шушы дәвердә һәм нәкъ шушы рәвешле булып туганбыз икән, димәк, һәркемнең бу дөньяда үз миссиясе, үз вазифасы бар. Мин язучы булып яралганмын. Мин нәкъ шушы гомердә, нәкъ шушы әсәрләрне язып, үз вазифамны үтәп китәргә тиеш. Әгәр үземне башка һөнәргә багышласам, әйтик, бизнесмен, яки президент булсам, гомерем әрәм булачак. Һәм тормышта ниндидер гармония җимереләчәк, ә аны кабат тергезү өчен, инде бер язучы гомере генә җитмәскә дә мөмкин. Аны кабат тергезү өчен, миллион еллар кирәк булырга мөмкин.

      Даутов миңа бертын текәлеп торды.

      – Син чынлап шулай уйлыйсыңмы?!  –  диде ул, минем баш чайкавымны көткән сыман.  –  Үзең үк әйтеп торасың ич… Ничек әле… «Бүген безнең аллабыз  –  акча. Миллионерлар  –  пәйгамбәрләр урынында. Экономистлар  –  дин әһелләре сыман…» Шушы дәвердә әдәбиятның нинди дә булса әһәмияткә ия булуына СКАЧАТЬ