Китап / Книга. Марат Кабиров
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Китап / Книга - Марат Кабиров страница 36

Название: Китап / Книга

Автор: Марат Кабиров

Издательство: Татарское книжное издательство

Жанр:

Серия:

isbn: 978-5-298-03369-5

isbn:

СКАЧАТЬ дә кирәкми идем. Алай гына да түгел, кайчандыр танылган язучы булуымны һәм әдәбиятны яклап чыгышлар ясавымны хәтерләүчеләр миңа ниндидер бер сантыйга караган шикеллерәк карый иде. Һәм бер урында да сүзем үтми, фикеремне санга сугучы юк. Шул рәвешле мин җәмгыятьнең читкә тибелгән бер үги баласына әверелдем. Бу, әлбәттә, җиңел түгел иде. Әмма иң авыры  –  үзләренең ни кылганын да аңламыйча, ниндидер упкынга атлаган адәм балаларына ярдәм итә алмау булгандыр. Хәер, бар җирең дә чамасыз әрнегәндә, кайсы төшең ныграк авыртканны дөрес билгеләп булмыйдыр да әле. Мин әрнүдән генә тора идем.

      Гуля миннән унбиш яшькә кечерәк иде. Әдәбият аның өчен бөтенләй диярлек ят, һәм ул бөтен булмышы белән үз заманының баласы иде. Бу дәвер кешеләрен бик өнәп бетермәсәм дә, Гуля миңа кайсыдыр ягы белән ошый иде. Бәлки, моны мәхәббәт дип тә атап буладыр әле. Һәм мин Гуляны аңларга, тормышка аныңча карарга тырышам. Ул күргән нәрсәләрне күреп, ул сокланган нәрсәләргә сокланырга, ул сөенгән күренешләргә сөенергә омтылам. Кайчагында үземне шушы кыз баланың итәгенә ябышып тәпи басарга маташкан сабыйга да тиңләп куям. Әмма мин тәпи басалмыйм. Аны көлдергән күренешләргә авыз ерсам да, күңелдә ниндидер авыр тойгы кала. Шулай да аның янымда булуы җаныма рәхәтлек бирә. Шундый яшь гүзәлне каратырлык булгач, бик үк беткән баш ир дә түгелмендер кебек, кемгәдер кирәгем бардыр сыман тоела.

      Әлбәттә, боларның чынбарлыктан ерак торганлыгын мин яхшы аңлыйм.

      Ә чынбарлык котылгысыз иде. Ул бәйрәм шавы, кыргый шатлык авазлары булып тәрәзәләрдән, теге яки бу тамаша булып телевизор экраннарыннан килеп керә. Мин телевизорны яба алмыйм, чөнки бу Гуляны рәнҗетәчәк. Һәм күргәннәремнән тәм табарга тырышып, экранга төбәләм. Ә анда менә ярты сәгать инде «Бәхетеңне сынап кара!» тапшыруы бара. Алып баручы кыз чибәр дә, сөйкемле дә. Ул дәртле, назлы тавыш белән тамашачыларны экрандагы алты хәрефтән сүз төзергә чакыра. Д О Г О Р О. Шушы хәрефләрдән исем табарга һәм кесә телефоныннан 72344 номерына шылтыратырга, яки sms хәбәр җибәрергә кирәк. Беренче булып дөрес җавапны әйтүчеләргә  – биш мең сум акча. Әлбәттә, тамашачылар шылтыратып кына тора. Тик берсе дә дөрес җавап бирми. Билгеләнгән ике минут вакыт инде үтеп китә, һәм алып баручы кыз тагын уфтанырга мәҗбүр була.

      – Ике минут үтеп тә китте,  –  ди ул, авыр көрсенеп.  –  Әмма минем сезне бәхетле итәсем килә. Шушы хәрефләр ярдәмендә акча эшләр өчен, сезгә тагын ике минут вакыт бирелә. Мин бүләкнең бәясен алты меңгә кадәр күтәрәм һәм сезнең җавапларны көтәм. 72344 номерына шылтыратып дөрес җавапны әйткән кешене алты мең сум бүләк көтә. Хәзер үк шылтыратыгыз! Әгәр соңласагыз, сезнең алты мең акчаны бүтән кеше алачак. Менә безгә шылтыраталар да. Мин аның җиңүче икәненә шикләнмим. Алло!..

      – Исәнмесез,  –  ди ягымлы хатын-кыз тавышы,  –  мин теге сүзне әйтергә телим.

      – Исәнмесез,  –  дип елмая алып баручы,  –  мин сезнең җиңәчәгегезгә шикләнмим. Рәхим итегез!

      – Дорога!

СКАЧАТЬ