Китап / Книга. Марат Кабиров
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Китап / Книга - Марат Кабиров страница 35

Название: Китап / Книга

Автор: Марат Кабиров

Издательство: Татарское книжное издательство

Жанр:

Серия:

isbn: 978-5-298-03369-5

isbn:

СКАЧАТЬ Һәм ул кинәт туктап калды. Ул нәрсәнедер аңлап туктап калды. Бик мөһим нәрсәне. Тик аның ни икәнен шундук онытты. Онытудан бөтен булмышы белән тетрәнеп куйды. Һәм уянып китте. Бары тик шунда гына, төштән өнгә кайткан юлда гына, ул теге уйны хәтерләде. Бер мизгелгә генә. Әмма шул җитте. Моны аңлау искиткеч авыр иде.

      «Мин аларның берсе,  –  дип уйлады ул, күзләрен ачканда.  –  Мин дә теге тере әрвахларның берсе идем».

      Күзләрен ачу белән, бүлмәдә якты музыка уйный башлады. Урынның ул яткан өлешендә генә күзәнәкләрне тынычландырып җибәрерлек җылылык барлыкка килде. Бераздан Илдарның күңелендәге хәвеф тойгысы бөтенләй юкка чыкты. Һәм ул татлы йокыга талды. Әмма мондый халәт озак сузылмады, күз алдына тагы баягы күренешләр килде, колагында таныш музыка яңгырады. Ул кабат тере әрвахлар арасында иде…

      Илдар шул рәвешле бер уянып, бер саташып ятты. Ә таң алдыннан, мондый хәлдән тәмам гаҗиз булып торып утырды. Бүлмәгә таралган музыка да, җаныңны эретерлек җылылык та тыя алмады бу юлы. Илдарның күңеле болар өчен бикле иде. Һәм ул, аңында чиксез сораулар калка башлавын сизеп, ашыга-ашыга үзенең эш бүлмәсенә атлады…

15

      «КИТАП» тан өзекләр

* * *

      Күңелне авыр тойгылар биләп алган мәлләрдә, базардагы карчык миңа тынгылык бирми, көн дә диярлек төшемә керә иде. Бүген дә шулай булды. Мин урамда йөри идем. Үзәк базар янында. Ул, нәкъ тә өндәгечә итеп, ике кулы белән беләгемнән эләктерде дә күзләремә текәлде.

      – Кабахәт,  –  дип пышылдады аннан соң,  – нәрсә эшләдең син! Ник бардың бу адымга?! Ул бит Иблис иде!

      Аның кыяфәте дә, тавышы да өндәгедән күпкә ямьсезрәк иде.

      – Иблис!  –  Кинәт ул минем битемә төкерде, әмма ул ялгыштымы, минем янтаеп калуым ярдәм иттеме, төкереге, миңа тимичә, тротуар читендәге чәчәкләр түтәленә төште. Бер мизгелдән чәчәкләр төбеннән тонык кына төтен күренде дә түтәл буйлап китте. Бу сәер күренеш иде. Чәчәк сабакларының төбеннән шуышкан төтенгә гаҗәпләнергә дә өлгермәдем, бөтен түтәлне ялкын ялмап алды. Кызгылт, аксыл, зәңгәрсу чәчәкләр күз алдында куырылып соры төскә керде, яшел яфраклар шәлперәеп төште.

* * *

      Ту-ту-ту ту-ту… Та-та-та…

      Итта-ритта-риттата…

      Бу җырны мин шул көнне үк сәхнәдән ишеттем. Сәхнә йолдызының күкрәгеннән бик күп нужалар күреп шуышып чыккан гарип тавышны да. Гариплек, әлбәттә, төрлечә була. Кемнеңдер кулы урынына ботак үскән була, һәм син аның кулы урынында ботак үскәнен беләсең. Әгәр әлеге тавышны адәм сурәтендә күзалласаң, аның башы да, аягы да юк, һәм алар урынында нәрсә үскәнен дә төгәл генә әйтерлек түгел иде. Бу тавыш гырылдау, ыңгырашу, үкерү арасындарак торган бер нәрсә иде. Ләкин мине гаҗәпләндергән нәрсә бу булмады. Кешеләр төрле булган сыман, аларның тавышлары да төрле. Хәтта әлегедәй гариплек үрнәге булырдайлары да бар. Мине хәтта шундый тавышлы җырчының сәхнәгә менүе дә түгел, ә халыкның аны яратуы гаҗәп иткән иде. СКАЧАТЬ