Китап / Книга. Марат Кабиров
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Китап / Книга - Марат Кабиров страница 27

Название: Китап / Книга

Автор: Марат Кабиров

Издательство: Татарское книжное издательство

Жанр:

Серия:

isbn: 978-5-298-03369-5

isbn:

СКАЧАТЬ Һәм ниндидер битарафлык белән ишеген ачты. Бертын карап торды. Күзләрен угалап алды. Шкафта бернәрсә дә юк иде. Китап та, флакон да. Ул әлеге күренешне хәтеренә сеңдереп кенә куйды, бернинди нәтиҗә дә чыгарырга ашыкмады. Һәм шкаф ишеген әйбәтләп ябып, бүлмәдән чыгып китте. Ләйлә янына. Моңарчы Ләйлә турында уйлаулары, аның белән бергә булуны күз алдына бастырулары бары тик акылын тиешсез фикерләрдән читкә юнәлтү өчен генә иде. Әлеге ике кеше бик тә шикле булып тоелды, һәм аларның яхшы ният белән килмәгәнлеге көн кебек. Әмма алар киткәч, хатыны янына керү теләге чынлап та көчәйде, аның бөтен ихтыяҗларыннан да өстенрәккә әйләнде.

12

      «Бүген ничә тапкыр сөю ләззәтенә бирелдек без?!»  –  дип уйлады Илдар, хатыны яныннан чыкканда һәм бармакларын бөкли-бөкли эш бүлмәсенә юнәлде. Кул бармаклары гына җитәрлек түгел иде. Моны уйлаудан күңелен чиксез сөенеч биләп алды. Ул үзен гайрәте ташып торган чын ир-егет итеп тойды. Шул тиклем назлашканнан соң, теләсә кем хәлдән таеп егылыр иде. Ә ул селкенеп тә карамады. Хәтта куәте артканнан арта гына барды, һәм теләсә, ул, хатыны янына кереп, барасын да яңадан кабатлый ала. Илдар бу уйларыннан елмаеп куйды. Ул, әлбәттә, өлгерер. Тик хәзергә эш белән шөгыльләнергә кирәк.

      Илдар, бүлмәгә керү белән, автоматик хезмәтләндерү системасының сүзләренә игътибар да итеп тормастан, дискны алыштырып куйды да өстәл янындагы шкафка килде. Китап тагы пәйда булган иде. Ул аны кабат кулына алды да укый башлады. Һәм тигез тасма булып сузылган юллардан күзен алырга да куркып, кармалана-кармалана өстәл артына барып утырды.

      «КИТАП» тан өзекләр

* * *

      Даутов мин килүне көткән икән. Аның бүлмәсендә нәкъ тә моннан ел ярым элекке күренеш иде. Хәтта без утырып сөйләшкән өстәл дә шул килеш, анда ике чынаяк, берсендә  –  яшел чәй, икенчесендә, татлы ис аңкытып, мин яраткан кофе ясалган. Хәтта «Пётр I» кабы да урыныннан күчмәгән, һәм анда бары тик бер сигарет кына җитми иде. Әйтерсең ел ярым вакыт үтмәгән дә, ул чактагы сөйләшүдән бүленеп, мин берничә секундка гына бүлмәдән чыгып торганмын…

      Даутов өстәлдән скрепка белән беркетелгән кәгазьләр алды.

      – Теге вакытта, син бик тә ышанычлы кыяфәт белән чыгып киткәч, белгечләремнән китап базарына анализ ясауларын үтендем. Алар бик яхшы белгечләр, минем таянычым. Бу  –  аларның доклады. Теләгең булса танышып чык.

      Мин баш селкедем.

      – Бу кәгазьләр буенча, татар телендә дистәләгән китап чыгарган нәшриятнең бүгенге көндә чыгымнарын капларлык та мөмкинлеге булырга тиеш түгел… Сүз нәшрият турында бара… Зур оешма турында… Шуңа күрә синең җиңеләчәгең көн кебек ачык иде…

      Бу сөйләшү миңа авыр иде. Сүзне озакка сузарга теләмичә, кулымдагы папканы аның өстәленә салдым.

      – Монда төп-төгәл миллион ярым,  –  дидем мин, арыганлыгымны яшерергә дә теләмичә.  –  Процентларын бераз көтәргә кирәк булыр. Әлегә мөмкинлегем юк.

      Даутов бер мәлгә тынып калды, тәмәке кабызды.

      – Димәк, син СКАЧАТЬ